Без күтәрми кем күтәрер җиһан йөген?!
Мин – авылда туып үсеп, югары белем алганнан соң, хезмәт юлымны үз туган авылымда башлаган һәм менә инде ике дистә елга якын туган мәктәбемдә эшләүче укытучы.
Руфия Билсур кызы Мифтахова,
Балтач районы, Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стаж – 18 ел.
Яратып эшләгән эш куаныч китерә.
Татар халык мәкале
Мин – авылда туып үсеп, югары белем алганнан соң хезмәт юлымны үз туган авылымда башлаган һәм менә инде ике дистә елга якын туган мәктәбемдә эшләүче укытучы. Моның рәхәт ягы белән беррәттән җаваплылыгы да бик зур. Үз укытучыларыңның эшен лаеклы рәвештә дәвам итү, туган җиреңне җаның-тәнең белән ярату гына түгел; туган авылың өчен армый-талмый хезмәт итү – минем тормыштагы төп бурычларымның берсе. Төрле якка таралышкан күпсанлы туганнарымны җыйнап, элеккеге йолаларны барлап, газиз әти-әнием рухын шатландырып, төп нигеземне саклау – шулай ук минем бурыч. Туган илгә лачындай биш егет үстергән олы яшьтәге каенанама ярдәм итүче игелекле килен булу – тагын бер бурыч. Зур бурычларымның берсе – гаилә җылысын саклаучы, тәмле ризыгы белән генә түгел, татлы сүзе, ягымлы йөзе белән үзебез төзегән дәүләттә рухи яктан баетучы, җиңүләргә рухландыручы, назлы һәм кабатланмас хатын-кыз, кадерле һәм бердәнбер әни була белү. Ике улыма гомер биргәнмен икән, димәк, мин аларны туган илебезнең лаеклы гражданнары, ышанычыбызны аклардай тырыш, игелекле һәм, иң мөһиме, бәхетле булулары өчен җаваплы. Бу – минем бурыч!
Бурычларымның тагын бер бик әһәмиятлесе – чын укытучы булу. Кечкенәдән яраткан һөнәргә ия булып укучылар алдына чыгу – бу бәхет кенә түгел, бу – зур җаваплылык. Ышаныч тулы самими күзләрдәге өметне дөрләтү, ярату белән сугарылган нәни йөрәкләрдәге җылылыкны тою – минем бурыч. Мин белем бирүче генә түгел, мин чандыр иңнәрдән кочып юатучы да, юллар чатында юнәлеш бирүче дә, киңәшче дә, сердәшче дә, яхшыдан яманны аерырга өйрәтүче дә... Дистәләгән бала язмышы өчен җаваплы булу ул – укучыларга уңышка менү юлларын түгел, ә юнәлешен күрсәтү дигән сүз.
Шушы мөһим бурычлар минем яшәү максатымны булдыра. Максатым исә бик гади – кирәкле кеше булып яшәргә! Һәр яшәлгән көнем, һәр кылган гамәлем әлеге максатка юнәлгән.
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында, –
дигән Муса Җәлил. Чынлап та, яшисең икән игелекле эшләр кылып, яңалыкка омтылып, үз учагың янына башкаларны да җыеп, яктың һәм җылың белән уртаклашып яшәргә кирәк.
Максатыма ирешүдә үзем өчен берничә кагыйдә булдырдым. Кагыйдәләрнең беренчесе: Яратырга! Дөньяны, кешеләрне, табигатьне. Китаплар, шигырьләр, җырлар... Гомумән, бар тормышны...
Укучыларның да яхшы укыганын да, дәресен өйрәнмәгәнен дә, чиста-пөхтәсен дә, бераз ялкаурак, бераз җыйнаксызрагын да – барысын да яратканда гына үзеңне тулаем эшкә багышларга һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип саныйм. Әгәр сайлаган һөнәреңне яратмасаң, аннан тәм һәм ямь тапмасаң – нигә үзеңне дә, башкаларны да газапларга?!
Икенче кагыйдә: Ышанырга!
Иртәгә тагын да яхшырак булачагына гына түгел, ә бүгенге көнгә, бүген башкарган эшеңнең нәтиҗәле булачагына ышанырга.
Алда саналган барлык бурычларымны да башкарырга мине ярату этәрә, ярату ярдәм итә. Ә ярату өчен ышаныч булу мөһим. Әнә шулай дисбе төймәләре кебек бер-берсенә бәйләнеп, тезелеп килгән максат-бурычларым минем бербөтен яшәешемне тәшкил итә дә инде. Бу – минем тормышым, үзем сайлаган язмышым. Үз тормышың белән үрнәк булганда гына яшь буынны тәрбияләргә алыну тиештер. Бәхетле кеше генә башкаларны бәхетле итә ала.
Шагыйрь Зөлфәтнең Якты уйлар якты итәр дөнья күген дигән шигъри юлларын минем үз сүзләрем белән дәвам итәсем килә:
Без күтәрми кем күтәрер җиһан йөген?!
Фото: "Татар-информ"
Комментарийлар