Логотип Магариф уку
Цитата:

Чөнки мин – укытучы

Тәнзилә Габдрахман кызы НУРИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Педагогик стажы - 24 ел Укытучы дигән олы исемне йөртү – минем балачак хыялым. Дусларымны җ...

Тәнзилә Габдрахман кызы НУРИЕВА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


 Педагогик стажы - 24 ел



Укытучы дигән олы исемне йөртү минем балачак хыялым. Дусларымны җыеп дәрес биреп, дәфтәргә билге куяр өчен сызыклар сызып журнал ясаган истәлекләрем әле дә чормада саклана. Укый башлагач, иң яраткан беренче укытучыларым (бәхеткә диимме, алар минем берничә иде) Җамалиева Миңнегөл, Гайнетдинова Гөлфия, Васильева Ольга, Мусина Фәсәхәт апалар минем нәни йөрәгемә мәңгегә кереп калдылар...


Ләкин шунысы кызык: өнемдә мәктәп дигән гыйлем сараеннан ерак булсам да, төшләремдә, журнал тотып, укучылар алдында басып тора идем... Бу хыял гына булыр кебек иде. Чөнки бер елга дип, авылда сыйныфыбыз белән эшкә калган идек.


Урта һәм югары сыйныф җитәкчеләрем һәм укытучыларым булган А.М.Алексеев һәм Ш.С.Шиһапов (бу сүзләрем алар рухына дога булып барсын), бүгенге көндә дә остазларыма әверелгән Мифтахова Сөембикә, Имамиева Фәнзилә апалар язмышыма һәм һөнәр сайлауга этәргеч биргәннәрдер. Аларга булган иң тирән ихтирамым, соклану һәм хөрмәт мине Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына алып килде. Мин, гап-гади авыл кызы, студент булу бәхетенә ирештем! Монда мине гаҗәеп олпат затлар Асылгәрәева Роза Әминовна, Галимуллин Фоат Галимуллович, Харисова Чулпан Мөхәрләмовналар үз кызларыдай каршы алып ныклы белем бирделәр. Ихтирам һәм хөрмәт белән аларга баш иямен.


Гомер сукмакларым яңадан туган авылыма тоташты. Күңелем түрендә йөрткән хыялым тормышка ашты: мин инде укытучы!


Мәктәбемнең таныш сукмаклары, койма буендагы ап-ак кәүсәле зифа каеннары, укытучыларым – берсе дә үзгәрмәгән кебек. Менә мин, яшь, тәҗрибәсез укытучы, күңелемдә туган исәпсез-хисапсыз сорауларга җавап табарга тырышып, кыюсыз гына кичәге остазларым белән аралашам. Алар әкрен-әкрен генә миңа шушы серле йомгакны җаен белеп кенә сүтәргә, тәрбия дигән хикмәтнең асылына төшенергә өйрәттеләр. Шундый остазларым булуга горурланган хәлдә, үз һөнәремнең серләренә өйрәндем.


Максатым изге иде: яраткан остазларым горурланырлык укытучы булу! Хыялымда яшеренеп яткан шул теләгемне тормышка ашыру өчен көчемне кызганмаска тырыштым. Әле дә хәтерлим, дәресләрдән соң икмәк заводына эшкә килеп, иртәләрен төнге сменадан соң укырга йөгерә идем.


1992 елның 1 нче сентябре минем күңелемдә гомерлеккә уелып калды . Чөнки нәкъ шул көнне мин, журнал тотып, укучылар алдына бастым. Шул көннән тормышым мәктәп белән бәйләнде. Бала чактан шәһәргә китәргә хыялланганым истә, әмма туган авылны бик нык яраткан, аның белән горурланган килеш шәһәрдә яши дә алмас идем мөгаен.


Инде ул көннән соң ничә язлар, ничә көзләр килде. Сизелмичә дә диярлек, 24 ел вакыт узып киткән. Ә артка борылып карасаң...


Быел да IV сыйныфны тәмамлыйсы укучыларым тикшерү эшләрен уңышлы гына башкарып чыктылар...


Укытучы иң-иң булырга тиештер инде. Чөнки табиб та, укытучы да, президент та белемне укытучыдан ала. Үзгәртүләрне гап-гадиеннән башларга кирәктер, минемчә. Укытучы булырга теләге булган югары уку йортларына көчле абитуриентлар килсен иде... Компетентлы булу да, толерантлы шәхес тәрбияләү дә үзебездән генә тора. Чөнки без укытучылар.


“Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше җитешмәс...”, – дигән олуг мәгърифәтче галимебез Р.Фәхреддин. Ә гүзәл кеше, ягъни намуслы, гадел, әдәп-әхлаклы, инсафлы, киң күңелле, сабыр, ихтыярлы, илен-җирен чын күңелдән яратучы төпле акыллы-зыялы шәхес ничек формалаша? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән гомерне файдалы, мәгънәле һәм бәхетле итеп уздырыр өчен хикмәтле ачкыч кем кулында? Күңел белән артка борылып караганда, тел һәм әдәбият укытучысы, соңрак башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, әнә шул сораулар аша нәтиҗә ясарга тырышам: алмалары күбрәкме, әллә миләшме...


Алмалары күбрәк шул, укучыларым мәгънәлеләр, тормыштан ямь-тәм табып яшәүчеләрдән булды... Кайсы журналист, кайсы пешекче (ир бала), кайсы җитәкче, кайсысы мактаулы хезмәткәр. Мин алар белән горурланам.


Хәзерге көндә башлангыч сыйныфларда укытам. Хезмәтемдә уңышларым да бар, өлкән укытучы булуым – шуларның берсе.


“Дөньяны матурлык коткара!” – дигән рус язучысы Ф.М.Достоевский. Шушы олуг хакыйкатьне бала күңеленә орлык итеп нәкъ менә без, укытучылар сала бит. Шуңа куанам, сөенәм: шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, “бер горурлык хисе яши миндә”...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ