Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүгә бер адым

Алсинә Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,Апас районы Сатмыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 10 елЭш стажым – ун ел. Бер яктан карасаң, бу – бик аз да к...

Алсинә Наил кызы НИГЪМӘТҖАНОВА,


Апас районы Сатмыш төп мәктәбенең I квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик стажы – 10 ел



Эш стажым – ун ел. Бер яктан карасаң, бу – бик аз да кебек. Мәктәп тормышына 40 – 45 ел яки аннан да күбрәк гомерләрен багышлаган остазларыбыз бар бит. Икенче яктан карасаң, бер дә аз түгел. Шушы ун ел эчендә никадәр укучы мәктәп тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан... Аларның тормышка әзер булып җитлегүләрендә минем дә өлешем бардыр, дип саныйм.


Дәресләрдә белем биргәндә укучыларны белемле итүне генә түгел, тәрбияле итүне дә максат итеп куям. Берәүгә дә сер түгел, хәзерге заман балаларында шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү җиңел түгел. Аларның күбесе аз эшләп яисә бер дә эшләмичә күп акчалы булу турында хыяллана. Минем максатым: укучы мәктәптән белемле генә түгел, кешелекле дә булып чыгарга тиеш. Ул – Ватанны, туган җирен, үзе яшәгән тирәлекне, аның табигатен, җәмгыятьне яратырга; халкының үткәне, хәзергесе белән горурланырга тиеш.


Әдәбият дәресләрендә укучыларда язучыларның тормыш юлы, иҗаты аша мин шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышам.


Рус теле дәресләрендә телнең үзенчәлекләрен, кагыйдәләрен өйрәнәбез. Телне камил белү өстендә эшләү белән беррәттән, бердәм дәүләт имтиханнарына да әзерләнәбез. Имтиханнар укучыдан да, укытучыдан да зур әзерлек, түземлек сорый. Укучыларны нәтиҗәле итеп әзерләү – укытучының төп бурычы. Әлбәттә, укучыдан да күп нәрсә тора. Беренче чиратта, ул тырышып укырга тиеш. Белемнәре ныграк булган саен, имтиханны тапшырасы җиңелрәк. Имтиханга системалы рәвештә әзерләнергә кирәк.


Мин әзерләнү барышында биремнәрне төрләндерергә тырышам. Бу вакытта укучы имтихан биремнәрен эшләргә өйрәнә. Нинди бирем очраса да, ул югалып калмаячак. Шулай ук онлайн-биремнәр эшләү дә нәтиҗә бирә. Без «Решу ЕГЭ», «Капканы ЕГЭ и ОГЭ» сайтларын теләп кулланабыз. Барлыкка килгән хаталарны бергә тикшерәбез. Кайвакыт көчлерәк укучылар йомшаграк укучыларның эшләрен тикшерә. Алар бу вакытта бер-берсе белән аралаша, үзара ярдәм итә.


Имтиханның нинди критерийлар буенча тикшерелүен укучыларга җентекләп аңлатам. Алар кайсы җавап өчен ничә балл куеласын төгәл белергә тиеш.


Укучыларым ел дәвамында берничә тапкыр (мәктәп кысаларында) имтихан тапшырып карый. Бу алым аларда үз-үзләренә ышаныч уята, курку хисен киметә.


Шушы эш алымнарын кулланып эшләгәндә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Шулай итеп, без укучыларым белән, көн саен җиңүгә бер адым ясыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ