Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы ул - үз эшенең остасы

Алинә Айдар кызы ЯРУЛЛИНА,Яшел Үзән районы Олы Яке авылы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 4 ел.Яңа гына укытучы һөнәрен үзләштергән яшь егетләр-кызлар үзләренең никадәр зур эшкә алынг...

Алинә Айдар кызы ЯРУЛЛИНА,
Яшел Үзән районы Олы Яке авылы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы. Эш стажы – 4 ел.

Яңа гына укытучы һөнәрен үзләштергән яшь егетләр-кызлар үзләренең никадәр зур эшкә алынганарын белеп бетермиләрдер дә. Әйе, нәкъ менә укытучы яңа буынның киләчәген, аларның кемнәр булуына өлеш кертә, Кеше тәрбияләүдә катнаша. Бүгенге авыл укытучысына тормыш зур таләпләр куя: без – укытучылар  -  алдынгы карашлы, замана таләпләренә яраклашкан, акыллы һәм тирән белемле шәхес тәрбияләргә тиеш. Интернет дөньясына кереп чумган буынны шундый югарылыкка җиткерер өчен, авыл укытучысына бигрәк тә, үз эшен профессиональ дәрәҗәдә башкару, һәрвакыт белемен күтәрү өстендә эшләү, замана белән бергә атлау, яңа информацион технологияләр белән эшли белү, шул ук вакытта эзләнүчәнлек, сабырлык, матурлыкны  күрә белү, балаларны  телевизор һәм интернет дөньясыннан аерып алып, реаль тормышка әзерләүче, димәк белем алуга кызыксыну уяту сорала.


Үзем китап укып үскән буын буларак, хәзерге балаларның, яшүсмерләрнең дусларны, аралашуны һәм кызыксынуны, тормыш сорауларына җавапларны  интернет челтәрендә генә эзләп утырулары гаҗәп тоела. Мин интернетка каршы түгел, белеп кулланганда файдалы әйбер. Тик хәзерге балаларның  барысы диярлек тормышларын интернеттан башка күз алдына да китерә алмаулары, кайда булсалар да кәрәзле телефон  кнопкаларын баскалап утырып вакытларын бушка үткәрүләре борчый.


XXI гасыр авыл укытучысын информацион технологияләр әйләндереп алган: ноутбук, интерактив такталар, төрледән-төрле белем сайтлары, мультимедиа һәм презентация программалары. Менә шулар арасыннан һәр бала күңеленә үтеп керерлек методлар куллану – һәр авыл укытучысының бурычы. Авыл баласының тормышы мәктәптән соң өйгә кайткач, көндәлек мәшәкатьләр, ягъни  эш  белән бәйле. Авыл баласы – әти-әнисенең ярәмчесе, уң кулы. Һәрхәлдә, безнең Яшел Үзән районында  халык бик тырыш, балалары да хезмәт белән тәрбияләнә.  Авыл укытучысы укучы күңелендәге “мәктәп” һәм “өй” төшенчәләрен тоташтыручы, алтын урталыкны сайлап, күренмәс җепләр белән ныгытучы булып тора.


Авыл укытучысы эше шәһәрнекеннән аерылмый диярлек. Чөнки шул ук таләпләр, бурычлар куела, конкурслар, олимпиадалар һәм аттестация узулар. Аерма шунда: авыл укытучысы өчен вакыт һәм җирлек таррак, соңгы елларда мәҗбүри рәвештә  мәктәп автобусында балалар озатып йөрү дә өстәлде. Бүгенге көндә арлык авыл мәктәпләре дә заманча технологияләр белән җиһазландырылмаган. Мәктәбенә 3-4 данә булырга мөмкин. Кимендә 15 укытучы эшләгән белем йорты өчен бу азрак, әлбәттә. Ишетеп белүгә караганда, экранда күрсәтеп сөйләнгән һәрчак яхшырак истә кала. Оптимизация сылтавы белән кыскартылган авыл мәктәпләрендә бүген бер кабинетта икешәр сыйныф укыту бер дә җиңелләрдән түгел. Бер дәрестә биреләсе белем вакыты шәһәрнекеләрдән ике тапкыр азрак булып чыга. Авыл укытучысы башлангычта шул “яртылаш” дәресләрдә укыган балаларны киләчәктә БДИ бирерлек итеп әзерләргә тиеш, конкурсларда, олимпиадаларда шәһәр һәм авыл балалары өчен таләпләр һәм биремнәр бер үк.  Үз эшен яраткан укытучы өчен бу нормаль күренештер, бәлки. Ләкин авыл укытучысының шундый шартларда белеме ягыннан бүтәннәрдән калышмаслык буын тәрбияли алуын батырлыкка тиңләр идем.


Нәрсә әйтсәләр дә, бүгенге көндә авыл укытучысының абруе бар.  Дәүләт әле авыл укытучысын онытмый, ара-тирә булса да, укытучыларга кагылышлы законнар чыгара. Бу законнар үзенең уңай һәм тискәре яклары белән була. Әти-әниләр балалары белән бәйле очракларда иң беренче баласын укытучыга мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый, яки киресенчә гаепли. Мәктәп укучысы яхшылык кылса да, начарлык эшләсә дә, укытучы җавап бирә.  Шуңа күрә яңа заман авыл укытучысы һәр бала күңеленә ачкыч таба белергә, сабыр һәм мәрхәмәтле, зыялы һәм тирән белемле, вакыт белән бергә атлаучы,иҗади,  һәрчак югары сыйфатка һәм үрләргә омтылучы булырга тиеш. Укытучы буларак минем максатым шундый. Яши-яши тормыш итәргә өйрәнгән кебек, күбрәк укыткан саен “оста” дигән сыйфатка якынаясың. Үзең укыткан укучы киләчәктә: “Минем укытучым – үз эшенең остасы” диеп әйтсә, чын укытучы өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ