Әдәби укудан тестлар
Рус телендә белем бирү мәктәбенең татар балалары өчен. III сыйныф.
Әдәби уку – башлангыч сыйныфларда төп предметларның берсе. Бу дәресләрдә балада дөрес һәм йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырыла, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Укучы халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләрнең чәчмә һәм шигьри әсәрләре белән таныша.
Уку елы ахырында һәр предмет буенча ел дәвамында алган белем һәм күнекмәләр тикшерелә. Шул максаттан III сыйныф укучылары өчен тестлар тәкъдим ителә.
Материал.
1. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк. – Казан: “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты, 2013. (Рус телендә белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, татар балалары өчен)
2. Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мәгариф–Вакыт” нәшрияты, 2013. (Рус телендә белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, татар балалары өчен)
1 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
-–Әйе, – диде кояш, – беләм,
Мин әйтәм,
Тыңлап кара:
Иң матур җир – Туган җир ул,
Онытма моны бала!
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. “Комсыз эт” мәсәлендә этнең авызыннан суга нәрсә төшеп китә?
а) ипи
ә) сөяк
б) ит
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
– Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
4. Роберт Миңнуллин –
а) балалар шагыйре
ә) җырчы
б) биюче
5. Хикәянең тулы исемен билгелә: “Яңа …”
а) чиләк
ә) көрәк
б) урындык
6. “Даниянең тополе” әсәре –
а) әкият
ә) шигырь
б) хикәя
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Калган эшкә ...
а) җил исә
ә) су ага
б) кар ява
8. Җәй башында кайсы бәйрәм була?
а) Сабан туе
ә) Әниләр бәйрәме
б) Ватанны саклаучылар бәйрәме
2 нче вариант.
1. Өзекне укы, әсәрнең исемен билгелә:
Дуслар, һәммәгез дә хаклы
Идел-сусыз бик моңсу.
Алтын-көмешләрдән артык
Идел суы, Идел-су.
а) “Иң матур җир”
ә) “Идел суы”
б) “Алтын безнең җир”
2. “Песнәк белән Әнисә” хикәясендә Әнисә песнәккә нәрсә бирә?
а) ипи валчыгы
ә) бодай
б) туңмай
3. Шигырьдән өзекне укы һәм авторын билгелә:
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
а) Роберт Миңнуллин
ә) Габдулла Тукай
б) Шәүкәт Галиев
4. Резеда Вәлиева –
а) җырчы
ә) шагыйрә
б) композитор
5. Хикәянең тулы исемен билгелә:“Көтелмәгән …”
а) шатлык
ә) сорау
б) кеше
6. “Туган көндә” әсәре –
а) шигырь
ә) хикәя
б) әкият
7. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
Тырышкан табар, ...
а) кайнар ашка пешәр
ә) тапса аны югалтмас
б) ташка кадак кагар
8. Март аенда кайсы бәйрәм була?
а) Әниләр бәйрәме
ә) Ватанны саклаучылар бәйрәме
б) Сабан туе.
Мәрьямия ГАЛЛӘМОВА,
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Тукай бүләгенә кандидат: Рабис Сәлахов
Иртәгә Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булучыларның исемнәре билгеле булачак.

Олы бүләккә дәгъва белдерүчеләр арасында рәссам Рабис Мөгаллим улы Сәлахов та бар. Ул бу бүләккә татар халык җырларына, риваятьләргә багышланган 41 эштән торган серия өчен тәкъдим ителде. Ә менә сез көйнең вибрациясен киндердә ничек сурәтләр идегез икән? Сәнгать сөючеләр рәссамның иҗат күргәзмәсе белән Г.Камал исемендәге академия театрында таныша ала.
– Тукай бүләгенә тәкъдим ителү ул һәркем өчен иҗатында икенче бер дәрәҗәгә чыгу, югарырак баскычка күтәрелү сыман.Тукай ул, гомумән, татар халкының дөньяга карашын, кыйбласын билгели кебек. Кыска гына гомерендә никадәр якты, җылы, яхшылыкка өндәүче шигырьләр язган бит! – ди рәссам.
Җырларга багышланган циклда исә без “Гөлҗамал”ны да, “Олы юлның тузаны”н да, “Озата барма”ны ишетү генә түгел, күрәбез хәтта.
–Бу кызык халәт: рәссам җыр тыңлый икән, көйне төсләр белән күзалларга, ә сынчы аны башка пластикада, яссылыкта күрәдер. Мин дә җырның вибрациясен үзем аңлаганча күрсәтәсем килде. Җырны бит аны адәм баласы үзенең күңел халәтен кушып тыңлый. Бер үк көйне көнгә биш тапкыр тыңлый икән, ул һәр кайсында беренче тапкыр ишеткән кебек өр-яңа хисләр кичерергә мөмкин. Без авыл балалары кечкенәдән җыр тыңлап үстек, радиодан яңа җыр башкарсалар, шунда ук отып алып, көйләп йөри башлый идек,– ди ул.
Җыр димәктән күңеленә балачактан уелып калган бер хатирәне дә искә төшереп уза рәссам.
–Мин үзем Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылыннан. Авылда Кургы чокыры дигән бер урын бар. Әнкәй белән болынга печәнгә бардык. Шунда үзе күренмәсә дә, чокырның икенче ягында ат арбасының шыгыр-шыгыр килгән тавышын һәм ат хуҗасының “Көзге ачы җилләрдә” җырын көйләп барганын ишетәм. Менә шушы җырның моңы күңелгә табигать үзе җырлаган кебек булып уелып калды...
Расиха Фаизова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар