Ф. Яруллинның «Кояштагы тап» әкиятенә анализ
5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
Эльвира ШӘМСИЕВА ,
Сарман районы
Мортыш-Тамак төп мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: Ф. Яруллинның «Кояштагы тап» әкиятенә анализлау күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтен үстерү өчен җирлек әзерләү. Дөреслекне ялганнан аеру өчен шартлар тудыру.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру
II. Дәресне оештыру
Уңай психологик халәт тудыру. Өй эшен тикшерү.
– Исәнмесез, укучылар. Барыбызга да яхшы кәефләр теләп,
дәресне башлыйбыз. (2 нче слайд)
III. Актуальләштерү
Укытучы. Балалар, мин – кояш. Мин, бөтен дөньяга ямь биреп, нурларымны таратам. Бөтен нәрсәне күзәтеп торам. Кешеләрнең яхшылык кылганнарын күрсәм, минем елмаясым килеп тора. Әгәр начарлык кылынса, кәефем кырыла, җылылык таратасым килми. Укучылар, сезнең фикерегезчә, нәрсә ул яхшылык?
Укучылар. Яхшылыкны санап бетереп булмый. Кеше белән исәнләшү дә – яхшы гамәл. Өлкәннәргә йорт эшләрендә булышу, кече туганнарны кыерсытмау да – яхшылык.
Укытучы. Яманлык дип нәрсәгә әйтәбез?
Укучылар. Яманлыкның да төрлесе бар. Начар сүз әйтү, сәбәпсезгә төртеп егу, кыйнау, төрлечә рәнҗетү һәм башкалар.
Укытучы. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә болай әйтелгән:
( 3 нче слайд)
Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.
Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.
IV. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Укучылар. Яхшылык һәм яманлык турында.
Укытучы. Кайсы әсәрдә яхшылык һәм яманлык белән очраштык?
Укучы. «Кояштагы тап» әкиятендә.
Укытучы. Бу әсәрне кем язган?
Укучы. Татарстанның халык
язучысы Фәнис Яруллин.
Укытучы. Яхшы, укучылар, сез үзегез дәреснең темасын әйттегез. Хәзер, темадан чыгып, дәреснең максатын да куегыз. Әсәрне укыганда нинди авыр сүзләр очраттыгыз?
Хәзер шул сүзләрнең мәгънәсен ачыклап үтәрбез. (Сүзләр тәңгәллеген таптыру.)
1 нче төркемгә бирем
Каф тавы | сусау, тамак кибү |
Бил турайтмыйча эшләү | күкләргә ашып торучы тау, Кавказ таулары |
Иреннәре кара көеп чыкты | армый-талмый эшләү |
2 нче төркемгә бирем
Көймә тавы артындагы чишмә | кояш бик нык кыздыра |
Зәңгәр офык | бик ерактагы чишмә |
Өтеп алырдай итеп кыздыра | күкнең җир яки су белән тоташкан урыны, горизонт |
Укытучы. Әсәр нинди жанрда язылган? Тормышта мондый хәлләр булырга мөмкинме?
Укучы. Әкият.
Укытучы. Әсәрнең беренче җөмләсен укыгыз әле. Анда нинди образлар бирелгән?
Укучылар. Каф тавы, кояш, малай.
Укытучы. Хәзер, укучылар, тау образына тукталыйк. Ни өчен автор әсәр башында бу образны кулланды икән? Тауга менү җиңелме? (5 нче слайд)
Укучы. Тау ул биек, аңа менү бик авыр, зур осталык, әзерлек сорала.
Укытучы. Әсәрдә нинди каршылыклар бар, шуны табыйк әле?
Укучылар. Бала белән ана каршылыгы. Яхшылык белән яманлык. Малайның үз эчендәге каршылык.
Укытучы. Газиз әниләребез турында язылган әсәрләр татар әдәбиятында күп. Шундый әсәрләрнең кайберләрен төркемнәрдә карап үтәрбез. Сезнең каршыгызда шигырьләр. Бу шигырьләр нәрсә турында икән?
1 нче төркем
Укучылар. Күчерелмә мәгънәдә кояш бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы дигәнне аңлата.
Укытучы. Моннан нинди нәтиҗә чыгара алабыз? Автор әсәрдә ни өчен әни һәм кояш образын чагыштырган?
(7 нче слайд)
Укучылар. Кояш та, әни дә
бер генә. Кояш кебек әни дә – бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. Ана җылысы – кояш җылысы.
Укытучы. Малай нәрсә эшли?
Укучылар. Малай көне буе уйнаган. Әнисенә канәгатьсезлек белдергән. Авырлык белән генә суга барырга ризалык белдергән. Ул әнисенә ялганлаган.
Укытучы. Нәрсә ул ялган?
Укучы. Ялганлау ул – начар сыйфат.
Укытучы.Тексттан әниләргә әйтергә ярамый торган сүзләрне табыгыз әле. Малай әнисенә ничек җавап бирә? Ә ни өчен бу сүзләрне әйтергә ярамый? Әниләр нинди кешеләр? Малайның әнисе нинди? Малайның начар гамәлен кем күрде?
Укучылар. Кояш күрде. Әнисе тырыш, эшчән, кояш белән бергә торган, бергә яткан.
Укытучы. Ул бу начарлыкны эшләгәннән соң, кояшта нинди үзгәреш булды?
Укучы. Кояш оялды, аның йөзендә тап барлыкка килде.
Укытучы. Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?
Укучы. Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган, кояшның оялудан йөзе каралган.
Укытучы. Әсәр азагында малайда нинди үзгәрешләр күрдек?
Укучылар. Үз хатасын аңлады, ялгышын төзәтте.
Укытучы. Әсәр азагындагы юлларга игътибар итик. «Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый».
Хәзер игътибар белән экранга карыйбыз. (8 нче слайд)
Без алдагы дәресләрдә укыган
Ф. Яруллинның нинди әкияте сурәтләнгән?
Укучылар. «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкияте.
Укытучы. Без Ф. Яруллинның шушы ике әсәрен чагыштырырбыз, уртак һәм аермалы якларын күрсәтербез. Мин сезгә эш кәгазьләре бирәм.
(9 нчы слайд)
1 нче төркем
«Зәңгәр күлдә Ай коена» әкияте | «Кояштагы тап» әкияте | ||
Геройларның эш-гамәлләре | |||
| – Кыз нәрсә эшли? |
| – Малай нәрсә эшли? |
2 нче төркем
«Зәңгәр күлдә Ай коена» әкияте | «Кояштагы тап» әкияте | ||
Геройларның уртак һәм аермалы яклары | |||
| – Ай нинди? |
| – Кояш нинди? |
Укытучы. «Кояштагы тап» әсәрендә малай яманлык эшләсә, «Зәңгәр күлдә Ай коена» әсәрендә?
Укучы. Айсылу яхшылык эшли, суга батучы айны коткара.
Укытучы. Автор ике әсәрне капма-каршы куя. Малай начарлык эшләгәч, кояшның йөзе карала. Айсылу яхшылык эшләгәч, Ай нәрсә эшли?
Укучы. Кызның битендәге олы ямьсез миңнәре дә юкка чыга.
Укытучы. Автор әсәрләрдә нинди нәтиҗә ясый?
Яхшылык эшләп карагыз, матурланып китүегезне тоярсыз. Дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый, ди.
V. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, сез үзегезгә нинди нәтиҗә чыгардыгыз? Автор «Кояштагы тап» әкияте белән безгә нәрсә әйтергә тели?
Укучылар. Ялганларга ярамый. Әнине хөрмәтләргә, аңа ярдәм итәргә кирәк. Начарлык эшләргә ярамый.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар, бик дөрес. Бер вакытта да начар гамәлләр кылмагыз. Дәрес шуның белән тәмам, сау булыгыз.
Комментарийлар