«Ф.Садриевның «Таң җиле» романында детальләр төгәллеге» темасына мастер-класс*)
Айгөл НӘБИУЛЛИНА,Зәй районы Бура-Киртә төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– әдипнең әсәрен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымн...
Айгөл НӘБИУЛЛИНА,
Зәй районы Бура-Киртә төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– әдипнең әсәрен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү;
– Ф.Садриевның психологик анализ остасы икәнлеген аңлауларына ирешү;
– укучыларның хис дөньясының баюына шартлар тудыру; әдәби әсәр укуга кызыксыну уяту.
Материал: Ф.Садриевның «Таң җиле» романы, презентация.
Искәрмә. Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр.
Мастер-класс барышы
1. Укытучының кереш сүзе. (Үзе белән таныштыра.) (1 нче слайд). Эшне без ике яки өч төркемдә башкарырбыз. Үзара ярдәмләшеп эшләрбез дип ышанам.
2. Хәдис тыңлау. Алга мәсьәлә кую.
Укытучы. Ә хәзер бер хәдис тыңлыйк.
Элекке заманда бер мөгаллим яшәгән. Аның бик күп шәкерте булган. Ул һәр җомга көнне, яраткан бер китабын алып, вәгазьгә әзерләнер өчен, бүлмәсенә кереп китә икән дә аннары тирән мәгънәле вәгазьләр сөйли икән. Шәкертләре күпме сорасалар да, аларга китабын күрсәтмәгән дә, бирмәгән дә. Бары тик: «Мин вафат булгач, карарсыз», – дигән.
Көннәрдән бер көнне хәзрәт вафат булган. Шәкертләре, укытучыларын тирән кайгы белән соңгы юлга озатып кайткач, аның теге китабын эзләргә тотынганнар. Китапны табып ачып карасалар, аның буш битләрдән генә торуын күреп гаҗәпләнгәннәр. Фәкать бер урында гына мондый сүзләр язылган була: «Югалса табылмый, үтсә кире кайтмый – ул нәрсә?» (2 нче слайд)
Бу дәресебезне шушы табышмак белән башлап китәрбез. Ә хәдиснең мәгънәсен дәрес ахырында аңлатырбыз.
Табышмакның җавабы: вакыт. Әйдәгез, әлеге төшенчәгә тукталып китик. Сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
3. Зал белән эш.
• Вакыт төшенчәсен ачыклау
Вакыт – яшәеш дәвамлылыгын бүлеп исәпли торган кисем, аралык; тормышта бер чор, дәвер, чак. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 111 б.) (3 нче слайд)
• Хронотоп төшенчәсен ачыклау
Хронотоп – әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакында күзаллау; әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөньяның әһәмиятле өлешләре. (4 нче слайд)
• Вакытны белдерә торган төшенчәләрне санау
1 нче төркемдәге укучылар вакыт рәвешләрен һәм вакыт берәмлекләрен саный (кичен, былтыр, элек, таң, соң, секунд, минут, гомер буе, көн, ай, ел, гасыр);
2 нче төркемдәге укучылар урын берәмлекләрен саный. Иң еш кулланыла торганнарына тукталалар (Ык буе, җир йөзе, өй, җир куены, ата-бабалар янына барам, бер уй үтте, кыш-җәй). (5 нче слайд)
Укытучы. Кайсы әсәр белән эшлибез? (Фоат Садриевның «Таң җиле» романы турында сөйләшәбез.)
• Сорауларга җавап бирү:
1. Вакыт кайчан җитми? (Ашыкканда.)
2. Вакыт кайчан үтми? (Көткәндә.)
Укытучы. Дәреснең темасын искә төшерик. («Ф.Садриевның «Таң җиле» романында детальләр төгәллеге».)
• Тексттан өзекләр белән эш.
1 нче бирем. Һәр төркем үзегезгә бирелгән өзектән вакыт белән бәйле сүзләрне табыгыз. Аларны бер исем белән атагыз.
1 нче төркем – кереш өлеш: 3–5 нче битләр (вакыт күп);
2 нче төркем – төп өлеш: 18 нче бүлек (вакыт бик аз);
3 нче төркем – йомгаклау өлеше: 360–365 нче битләр (вакыт бетте?!) (6 нчы слайд)
2 нче бирем. Романдагы кеше исемнәренең мәгънәсен аңлатыгыз:
Нуриәсма – нурлы, якты, балкучы; бик югары, бөек
Сәгыйдулла – Аллаһының бәхетле кешесе, Аллаһ биргән бәхет
Бәрия – чүл, дала, сәхрә
Хәдичә – җитлекмәгән, вакытыннан элек туган (7 нче слайд)
3 нче бирем. Әсәрдәге детальләрнең очраклы булмавын дәлилләгез.
4. Нәтиҗә ясау
Укытучы. Нәтиҗә ясыйк. (Әсәрдә очраклы детальләр юк, алар мәгънәви бөтенлек хасил итә.) (8 нче слайд)
Дәрес башында тыңлаган хәдиснең мәгънәсен аңлатып китик. (Фикерләр тыңлана.)
Укытучы. Әлеге хәдисне башка бер хәдис белән дә аңлатып була: «Әй, кешеләр, бу гомер, чыннан да, бик кыска. Үткәрмә вакытыңны бушка. Үткәнеңнән гыйбрәт ал, хәзергесенең кадерен бел, киләчәгеңә әзерлән». (Хәдистән) (9 нчы слайд)
*Әлеге эш 2015 елда II Россиякүләм «Фоат Садриев укулары»нда укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре арасында иң яхшы мастер-класс дип табылды.
Май санының башка материаллары белән биредә танышырга мөмкин.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кереш сүзләр (Татар төркеме. VIII сыйныф)
Фәридә ӘХМӘТШИНА,Әлмәттәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:– сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләрнең кереш сүз дип...
Фәридә ӘХМӘТШИНА,
Әлмәттәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– сөйләүченең җөмләдәге уйга мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләрнең кереш сүз дип аталуын, алар янында тыныш билгеләре куелышын аңлауларына ирешү;
– рус һәм татар телләрендәге кереш сүзләрне чагыштырып нәтиҗә ясау;
– эшнең яшәү чыганагы булганлыгына аңлы караш булдыру.
Җиһазлау: дәреслек (Асылгәрәева Р.Ә., Юсупов Р.А., Зиннуров М.К. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011), презентация, интерактив такта.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт тудыру.
II. Актуальләштерү (1 нче слайд)
1. Тест.
Җансыз предметка төбәп эндәшү нинди сурәтләү чарасы була?
а) чагыштыру ә) аллегория
б) эпитет в) сынландыру
Эндәш сүз ул –
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр иткән сүз
ә) ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә төгәллек бирә торган сүз
б) сөйләм аңа төбәп әйтелгән затны яки предметны белдергән сүз
в) җөмлә кисәкләре белән бәйләнешкә кермәгән сүз
Кайсы ымлыклар белән эндәш сүз арасына өтер куелмый?
а) их, эх, аһ ә) и, ай, әй
б) ура, чү, тсс в) ай-һай, их, уф
2. Бирем.
Эндәш сүз янында тыныш билгесе куелышын аңлатыгыз.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! (Г.Тукай.)
Укытучы. Бу шигъри юлларга карата фикерегезне белдерегез.
– Әлеге юллар Г.Тукайның «Туган тел» шигыреннән. Нинди генә бәйрәм булмасын, нинди генә шагыйрьләр, артистлар, композиторлар белән очрашулар оештырылмасын, халкым шушы җырны горурлык хисе белән башкара. Ул туган телебезгә гимн булып яңгырый.
– Бу шигъри юлларда И туган тел – җәенке эндәш сүз, Ходам – җыйнак эндәш сүз.
– Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, шигырьнең соңгы ике юлын рус теленә тәрҗемә итеп карыйк. (Тәрҗемә итәләр.)
– Ә хәзер шагыйрь Равил Бохараев тәрҗемәсендә укыйк. (2 нче слайд)
О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:
«Боже, – я шептал, – помилуй мать, отца, помилуй нас».
3. Рус һәм татар телләрендәге эндәш сүзләрне чагыштыру.
Укытучы. Рус һәм татар телләрендә эндәш сүзләрне чагыштырыйк, кагыйдәләрен искә төшерик.
1) Сөйләм төбәп әйтелгән затны яки предметны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе эндәш сүз дип атала. (Обращение – это слово (сочетание слов), называющее того, к кому обращаются с речью.)
2) Эндәш сүз һәрвакыт II зат белән бәйләнгән була, һәм еш кына әлеге зат җөмләдә алмашлык белән бирелә. Мәсәлән: Кешеләр, сез нинди матурлар! Кешеләр! Мин сезне яратам! (Обращение имеет форму именительного падежа и произносится с особой звательной интонацией.)
3) Эндәш сүзләр җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала, җыйнак яки җәенке була. (Обращение может стоять в начале, в середине и в конце предложения.)
4) Кешедән кала башка җанлы һәм җансыз предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар. (В поэтической речи обращениями могут быть неодушевлённые существительные. Это один из приёмов олицетворения.)
III. Яңа теманы аңлату (3 нче слайд)
1. Бирем. Җөмләләрне укыгыз, җөмләнең грамматик кисәкләре буларак каралмый торган сүзләрне табыгыз.
1) Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк.
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк! (Г.Тукай)
(1 нче җөмләдәге һичшиксез сүзен җөмләнең грамматик кисәге итеп карый алмыйбыз, бу сүз сөйләүченең үз фикеренә нык ышанып әйтүен белдерә.)
Земляника и малина спеют в ягодном бору.
Не моргнув (несомненно), своё ведёрко переполнишь, не совру!
(Через слово несомненно говорящий выражает большую степень уверенности.)
2) Табигый, алар, хыялда гына булса да, үзләрен көчле итеп күрсәтергә тырышалар. (И.Нуруллин) (Табигый сүзе фикернең гадәтилеген белдерә.)
Естественно, они стараются показать себя сильными, хотя бы в мечтах. (Слово естественно обозначает утверждение.)
2. Эш, хезмәт турында язып килгән мәкальләрен тыңлау, хезмәт турында әңгәмә үткәрү.
Мәкальләр:
► Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.
► Эш яратудан осталык туа.
► Эшсез үткән бер көнең елдан да озынрак.
► Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык һ.б.
– Нинди кеше генә башлаган эшен азагына кадәр җиткерә ала? (Уңган, тырыш, максатчан, көчле, белемле кеше.)
– Андыйлар турында халыкта ни диләр? («Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр.)
IV. Теманы ныгыту (4 нче слайд)
1. Сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү.
– Кереш сүзгә билгеләмә бирегез. (Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләр дип атала.)
– Кереш сүзләр нинди мәгънәләрне белдерәләр? (Кереш сүзләр җөмләдәге фикергә төрле мөнәсәбәтне белдерәләр: ышану һәм раслауны, фикергә бәйле төрле тойгыларны, фикер чыганагын, фикер нәтиҗәсен һ.б. )
– Кереш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела? (Кереш сүзләр җөмлә башында килсә, алардан соң өтер, җөмлә уртасында килсә, ике яктан өтер, җөмлә ахырында килгәндә, алар алдыннан өтер куела.)
– Кереш сүзләр төзелеше (составы) ягыннан нинди була ала? (Кереш сүзләр җыйнак (димәк, әлбәттә һ.б.) һәм җәенке (дөресен әйткәндә, җыеп әйткәндә һ.б.) була һәм җөмләнең теләсә кайсы урынында килә ала.)
2. Дәреслек белән эш.
а) кагыйдәләрне чыгарган нәтиҗәләр белән чагыштыру;
ә) 211 нче күнегүне (I вариант – 1, 3, 5 нче; II вариант – 2, 4, 6 нчы җөмләләрне) язмача башкару, биремне үтәү, дөреслеген тикшерү).
V. Дәресне йомгаклау (үзбәя)
VI. Рефлексия
– Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?
VII. Өйгә эш: 138–139 нчы битләрдәге кагыйдәләрне өйрәнергә, 214 нче күнегүне эшләргә. Тест төзеп килергә.
Май санындагы башка материаллар белән биредә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар