Гади авыл укытучысы – олы хөрмәткә лаек шәхес
Кадрия Рәдиф кызы ХӘКИМОВА,Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы Югары Оры башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы. Эш стажы - 29 ел. Яңа ел иртәсе. Иртәдән телефонымның тынып торганы...
Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы Югары Оры башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле укытучысы. Эш стажы - 29 ел.
Яңа ел иртәсе. Иртәдән телефонымның тынып торганы да юк. Укучыларым мине туган көнем белән котлыйлар. Шуңардан да зур бәхет бармы соң ул?! Гади авыл укытучысы – олы хөрмәткә лаек шәхес.
Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, юллама белән кайткан авылда 3 ел укытырмын да Чаллыга китәрмен дип уйладым. Хезмәт юлымны әнием эшләгән Югары Оры башлангыч мәктәбендә башладым. Менә инде 29 ел үтеп тә киткән. Хезмәт кенәгәсендә бер генә язма. Бөтен тормышым, хезмәтем шушы авыл мэктәбе белән бәйләнгән.
Мин үземнең эшли башлаган елларым белән бүгенге көнне чагыштырам. Җир белән күк арасы, ә укучылар шул ук самими, ихлас. Укытучы апа нәрсә әйтә икән дип, синең күзеңә текәләләр. Мәктәптә укучыларның талантлары һәм мөмкинлекләре ачыла. Алар яратып һәм кызыксынып укыйлар.
Безнең бүгенге мәктәп яңа бинада урнашкан. Балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган – компьютерлар, Интернет, спорт мәйданчыгы, сәламәт туклану.
Авыл мәктәбендә начар белем бирү дигән сүз – ул элек-электән килгән фикер. Чынбарлыкта азкомплектлы башлангыч мәктәптә балаларга заманча сыйфатлы белем бирелә. Укучылар Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар. “Зирәк Тиен” Бөтенроссия уен-бәйгедә татар мәктәпләрендә укучы балалар арасында 2 нче урын, “Әлифба” дәреслеге авторлары С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитоваларның якты истәлегенә багышланган “Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” Россиякүләм интернет-конференциясе кысаларында үткәрелгән “Әлифба дөньяга юл ача” рәсем бәйгесендә 3 нче урын – ул минем хезмәтемнең җимеше.
Класста укучылар саны аз булу практикада һәрбер укучыга индивидуаль якын килергә мөмкинлек бирә, бу яңа педагогик технологиялар куллануда чагыла. Авыл мәктәпләрен информацияләштерү дә үз эшен эшли. Уку процессы укучы өчен кызыклы була, ул информацияне 2-3 тапкыр күбрәк ала. Без хәзер көндәшлеккә сәләтле, заман белән бергә атлаучы укучылар тәрбияләргә тиеш. Авыл укытучысының һөнәри эшчәнлегенең сыйфатыннан балаларның киләчәге тора. Һәм бигрәк тә авыл башлангыч мәктәбе укытучысы сәламәт булырга тиеш, чөнки ул алыштыргысыз!
Комментарийлар