Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаиләдә ата тәрбиясе

Тормышта төп таяныч, яклаучы һәм саклаучы көчле кешеләр – әтиләр.

Хәзерге чорда ата тәрбиясенә игътибар арттыру мөһимлеге ачык чагыла. «Ана өйрәтсә, бала җитез булыр, ата өйрәтсә, бала акыллы булыр» дигән халык әйтеменең асылында да тәрбиянең никадәр җаваплы, дәвамлы һәм зур түземлек сорый торган эшчәнлек икәнлеген тоярга мөмкин.

Әтиләрне дә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә активлаштыру максатын күздә тотып, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мин тәрбия программасы төзедем. Программада тәрбия сәгатьләре, бәйрәм кичәләре, сәламәтлек сәгатьләре, экскурсияләр, әтиләр катнашында төрле чаралар урын алды. Журнал укучылар игътибарына I сыйныф өчен аның кыскартылган вариантын тәкъдим итәм.

1. «Әтием мине җитәкләп озата сиңа, әй мәктәп». (Бәйрәм тантанасы.)

Белем бәйрәменә әти-әниләр чакырыла, укырга керүче балалар шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар. Тантанадан соң балалар үзләре укыячак класс бүлмәсенә керәләр, танышалар. (Әтиләрнең катнашуы төп шарт булып тора, алар укытучы белән якыннан танышалар, балаларының классташларын күрәләр, үзләренең бәләкәй чакларын искә төшерәләр һәм балалар белән балачак хатирәләрен уртаклашалар.

2. «Әти миңа булыша, мин әтигә булышам». (Тәрбия сәгате.)

Тәрбия сәгатендә укучылар белән түбәндәге юнәлештә әңгәмә үткәрелә.

– Өйдә әтиең белән нинди эшләрдә катнашасың?

– Син әтиең белән нинди уеннар уйныйсың?

– Син әтиеңә охшарга телисеңме? Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа бигрәк тә ошый?

– Әтиең белән бергәләп ясаган әйберләрне әйтә аласыңмы?

– Укырга-язарга өйрәнгәндә әтиең сиңа ничек ярдәм итә? Һ.б.

(Әңгәмәдә һәр укучыны катнаштыру аеруча мөһим, тәрбия сәгатенә берничә әтине дә чакырырга мөмкин.)

3. Өлкәннәр көне уңаеннан «Буыннар алмашы» дигән кичә үткәрү.

 Кичәгә укучыларның әби-бабайлары, әти-әниләре бергә чакырыла. Кичә барышында нәсел шәҗәрәләре экранда чагылдырыла.

 4. «Һәр эшкә оста әтием». (Тәрбия сәгате.)

Тәрбия сәгатенә әзерлек барышында әтиләрнең һөнәрләрен чагылдырган «Безнең өйдә әти терәк» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелә. Тәрбия сәгатендә укучылар һәркайсы әтиләренең кайда, кем булып эшләүләре турында сөйлиләр.

5. «Ачык ишекләр» көне.

Бу көнне әтиләр дәресләр тыңларга чакырылалар. Алар балаларның дәфтәрләрен карыйлар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.

6. «Әтинең әтисеннән үк килгән миңа җитезлек». (Сәламәтлек сәгате.)

Сәламәтлек сәгатенә әтиләр, дәү әтиләр чакырыла. Гаиләдә нинди спорт уеннары, физик шөгыльләр һәм хәрәкәтле уеннар алып барылуы турында сөйләшү үткәрелә. Әтиләр һәм дәү әтиләр буыннан-буынга күчеп килгән спорт төрләре, хәрәкәтле уеннар белән таныштыра.

7. «Бар һөнәр дә яхшы». (Экскурсия.)

Әтиләрнең эшләгән җирләренә экскурсия оештыру. Экскурсия барышында күзәткәннәрне өйдә рәсемгә төшереп килергә тәкъдим ителә.

8. «Кар сыннары өябез». (Сәламәтлек сәгате.)

Сәламәтлек сәгатендә кардан сыннар ясаганда әтиләрне дә ярдәмгә чакыру, бергәләшеп уен-көлке белән эшне оештыру.

9. «Хуш киләсең, Яңа ел!». (Бәйрәм кичәсе.)

Бәйрәмгә төрле маскалар, киемнәр әзерләүдә әти-әниләрнең ярдәмнәренә таяну, бәйрәмдә үзләренә дә маскалар киеп катнашырга тәкъдим итү.

10. «Мин әтидән өйрәнәм, мин әнидән өйрәнәм». (Тәрбия сәгате.)

Тәрбия сәгатенә әзерлек барышында укучылар әти-әниләренең һәм үзләренең кул эшләреннән күргәзмә төзиләр, әти-әниләргә багышлап иншалар, шигырьләр язалар, җырлар өйрәнәләр. Кичәдә әти-әниләрнең үзләренә дә сүз бирелә.

11. «Әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз». (Бәйрәм кичәсе.)

Укучылар алдан ук әтиләренә бүләкләр әзерлиләр, җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр. Бәйрәм барышында әтиләр дә күмәк биюләрдә, уеннарда катнашалар.

12. «Әтием белән бергәләп без кошларны каршылыйбыз».

 Мәктәп күләмендә үткәрелә торган «Кошлар кичәсе»нә әзерлек барышында әтиләр белән бергәләп сыерчык оялары ясау. «Иң матур оя»га бәйге игълан итү.

13. «Безнең гаилә бик тату». (Бәйге-бәйрәм.)

Әти-әниләр һәм балалар катнашында, «Космонавтика көне» уңаеннан спорт уеннары һәм интеллектуаль биремнәрдән төзелгән бәйге-бәйрәм үткәрү.

14. «Язның бер көне ел туйдыра». (Экскурсия.)

 Игенчелектә хезмәт куючы әтиләрнең эш урынына экскурсия оештыру.

15. «Гөрләшеп яшик». (Тәрбия сәгате.)

Тәрбия сәгатенә әзерлек барышында уку елы буенча үткәрелгән белем һәм тәрбия чараларында төшерелгән фотолардан стенд урнаштырыла, әти-әниләр катнашында үткәрелгән чаралардан презентация төзелә һәм тәрбия сәгатендә күрсәтелә.

 

 

Ләйлә НУРЛЫЕВА, Актаныш районы Богады төп мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысы

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ