Һөнәрем - горурлыгым
Флера Фәрди кызы МАНСУРОВА,Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең югары белемле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 39 ел.Мин – авылда башлангыч класслар укытучысы. Хезмәтем белән бәхетле м...
Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең югары белемле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 39 ел.
Мин – авылда башлангыч класслар укытучысы. Хезмәтем белән бәхетле мин, чөнки үзем укыган һәм әнием укыткан мәктәптә, яраткан, хөрмәт иткән укытучыларымның хәер-фатихасын, ярдәмен тоеп хезмәт куям. Әниемнең башлангыч класс укытучысы булып эшләве, аның үз хезмәтен яратып башкаруын күреп үсү миндә балачактан ук укытучы һөнәренә ия булу теләген уятты. Мин кечкенәдән үк укытучының белем бирүче генә түгел, ә укучысының язмышы өчен борчылучы, аларның фикерләрен, мөстәкыйль һәм инициативалы булуларын хуплаучы, балаларның сөенечен дә көенечен дә уртаклаша белүче икәнен күреп үстем.
Мин, балачак хыялына тугры калган педагог, укытучы, тәрбияче. Үземнең һөнәремне башка һөнәрләр белән чагыштырып, минем хезмәтем башка һөнәрләргә караганда катлаулырак, җаваплырак, кирәклерәк икәнен аңладым. Үз һөнәремне ярату, балалар белән туктаусыз аралашып тору, хезмәттәшләремнең тәҗрибәсе һәм энтузиазмы, заманча технологияләрне өйрәнү, аларны үз тәҗрибәмдә куллану, интернет-ресурлардан файдалану – миңа дәрт өстәүче шартлар.
Һәр көн иртән мин үземнең яраткан укучыларым янына ашыгам. Әйе, чын-чынлап яратам мин үземнең укучыларымны! Сиңа төбәлгән эчкерсез күз карашлары, әниләредәй якын күреп хисләрен, борчу-сөенечләрен синең белән уртаклашулары, синең һәр сүзеңнең алар өчен кирәкле булуын тою хезмәтемә илһам һәм дәрт өсти. Ш.А.Амоношвилиның түбәндәге фикерләрен һәрвакыт күңелемдә йөртәм: “Баланы бөтен барлыгың белән яратырга кирәк. Укытучы мәктәптә уза торган һәр көнне, һәр дәресне балаларга бүләк дип күзалларга тиеш. Баланың үз тәрбиясе белән аралашуы аңарда шатлык тудырырга тиеш”. Шуңа күрә дә мин балаларның дусты булырга, һәрчак намуслы, эчкерсез, гадел булырга, укучыларымның ышанычын акларга, фикерләре белән исәпләшергә тырышам.
Укыту-тәрбия системасында нәрсәләрне үзгәртергә кирәк соң?
– балага шәхес итеп карауны, аңа ышануны төп принцип итәргә;
– мәктәпләрдә үткәрелгән шөгыльләрне тормыш чынбарлыгын исәпкә алып уздырырга;
Мин үз тәҗрибәмдә баларның шәхси үсеш диагностикасын булдыруны, аларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнү, шуңа карап индивидуаль якын килеп эш оештыруны максат итеп куйдым, күп еллар инде В.Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китабын кулланып эшлим.
Укытучы – авылның йөзек кашы. Аннан үрнәк алалар, аңа тиңләшергә тырышалар, акыллы киңәшләр көтәләр. Минемчә, укытучының кайда яшәве мөһим түгел. Мораль йөзең нинди, ничек киенәсең, гаиләдә үзеңне ничек тотасың, якыннарыңа, күршеләреңә мөнәсәбәтең ничек – болар барысы да авыл халының күз алдында.
Авыл балаларына шәһәр балаларына караганда мөмкинлекләр азрак булса да, район, республика күләм үткәрелә торган бәйге-олимпиадаларда алар шәһәрнекеләр белән бер дәрәҗәдә катнашып, призлы урыннар алалар.
Укыту- тәрбия процессына яңа укыту ысуллары, методлар, технологияләр килеп керде. Беренче класстан башлап яңа федераль дәүләт стандартлары буенча белем бирүгә күчтек. Мәктәбебездә һәр класста интерактив такталар, балаларга компьютерлар урнаштырылган.
Мин авылларның искиткеч матур табигатенә, авылдашларымның тырыш,изге күңелле булуларына, үзем белем биргән балаларның эчкерсез, самими, шул ук вакытта әхлаклы булуларына сөенеп яшим. Укытучы хезмәтенең югары дәрәҗәдәге һөнәр икәнлеген тою белән чиксез бәхетле мин.
Тавык төшенә тары керә, - диләр,
Мәктәп керә минем төшемә.
Яңа баштан туып булса әгәр
Кайтыр идем нәкъ шушы эшемә.
Комментарийлар