Һөнәрлегә тормыш җиңел булыр
Алсу Илгиз кызы ГАФУРОВА, Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының озынайтылган көн төркеме тәрбиячесеПедагогик стажы – 10 елБүгенгедәй хәтеремдә, әнием, әтием белән җитәкләшеп, кулыма чәчәк бәйләм...
Алсу Илгиз кызы ГАФУРОВА,
Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасының озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе
Педагогик стажы – 10 ел
Бүгенгедәй хәтеремдә, әнием, әтием белән җитәкләшеп, кулыма чәчәк бәйләме тотып, белем алырга омтылып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән чакларым...
Ә менә бүген нәкъ шундый балалар, минем каршымда тезелешеп, миннән күзләрен дә алмыйча, игътибар белән, һәр әйткән сүземне тыңлап, мин өйрәтергә теләгән һәр күнекмәне отып калырга тырышып утыралар.
Өй эшләреннән тыш, без балалар белән иҗат дөньясына кереп китәбез: төрле материаллардан уенчыклар ясыйбыз, чигәбез, бәйлибез – һөнәргә, эш эшләргә өйрәнәбез. Минем төркем балалары бу дәресләрне аеруча ярата: алар үзләре “Апа, әйдәгез әле шуны ясыйк, әйдәгез әле моны ясыйк дип” теләкләрен белдереп кенә торалар, балаларның нәрсәдер эшләргә, өйрәнергә ашкынып торулары аларны да, үземне дә эзләнергә этәрә, әле моныңчы эшләп карамаган, ясап карамаган әйберләрне ясап, эшләп карау теләген көчәйтә.
Инде ничә еллар балалар белән эшләү дәверендә тупланган тәҗрибәм һәм үземнең дә кечкенәдән формалашып килгән иҗади компетентлыгым, балалар белән алдыбызга куелган төрле дәрәҗәдәге максатларга ирешергә ярдәм итә.
Иҗади эшчәнлекне җиңеләйтү, балаларның нинди мохитта тәрбияләнүләрен күзалдына китерү өчен, мин кабул итеп алган һәр беренче сыйныф укучыларын һәрберсен башта шәхси өйрәнеп чыгам. Бу үзе бер кызыклы гына иҗади эшкә әверелә, без моны балалар белән берлектә эшлибез: балалар үзләре турында, үзләренең осталыклары, нәрсә белүләре яки белмәүләре, нәрсә белергә теләүләре; әти-әниләренең, әби-бабайларының нинди кул эшенә иҗади осталыклары турында хикәя язып, фотолардан альбомнар төзеп яки презентация формасында оештырып алып киләләр. Җыелган бай материалны без һәрберсен сокланып, тын да алмый, мөккиббән китеп карыйбыз, аннан соң шау-гөр килеп анализлыйбыз, сораштырабыз, мактыйбыз. Балалар мондый эш төреннән соң бер-берләрен яхшырак, якыннанрак белә башлыйлар, аларда танып белүчәнлек, эзләнүчәнлек, шәхси сыйфатлар үсүдән тыш, дуслык, иптәшлек, ярдәмлек хисләре тагы да ныгый, кызыксынучанлык, коммуникатив активлык арта, иҗади эшкә сәләт, үз кулың белән эшләнгән эш нәтиҗәсенә ирешү теләге тагы да көчәя.
Озынайтылган көн төркемендәге иҗади эшчәнлегебезнең тагы бер кызыклы ягы бар: мин еш кына балаларга ирекле темага эш тәкъдим итәм, “эшегезне кемгәдер багышлагыз”, дим, яки “бу эш белән син нәрсә әйтергә, аңлатырга теләдең, нигә шушы әйберне ясарга булдың?” дигән сораулар бирәм. Сорауларга һәр укучының үзенең төпле, ачык җавабы була: ул җаваплар минем укучыларның акыллыгын, үз-үзләренә җавапчанлыгын, таләпчәнлеген, төгәл, ярдәмчел, кеше хәлен аңлый белүчән, нечкә хисле, уйлап эш итә белүчәнлекләрен күрсәтеп тора. Шулай итеп без һәр эшне төгәлләгәч, балалар белән әңгәмә корабыз, эшләгән эшебез турында гына түгел, ә гомумән, эш эшләү, хезмәт сөю, һөнәр иясе, оста булу турында, кулың нинди дә булса эш белсә, тормышта аның бик ирәклеге турында сөйләшәбез, сөйләмебезне, фикерләребезне халкыбызның тапкыр сүзләре, мәкаль-әйтемнәре белән ныгытып барабыз – һәр укучының тышы төсле ташлар, үз куллары белән чигеп-бизәп ясалган матур китабы бар, бу китапка алар халкыбызның асыл фикерләрен теркәп баралар.
“Агач − җимеше белән, кеше − эше белән”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Балалар да инде бу әйтемнәрнең мәгъньсен аңлыйлар, тормышта килеп чыккан кыенрак хәлләрдә, көтелмәгән четерекле тормыш борылышларында алар бары үз осталыкларына, үз белемнәренә, үз һөнәрләренә таяна алачакларына ышаналар, чөнки бүген инде алар һәрберсе һөнәр иясе. Мин үз эшемнең нәтиҗәсе белән, укучыларымның әле кечкенә генә булсалар да, инде күпмедер дәрәҗәдәге осталыклары, кулларының эш белүләре белән горурланам, алар өчен сөенәм, киләчәкләренең якты булуын телим.
Комментарийлар