Логотип Магариф уку
Цитата:

Игенчегә тиң укытучы һөнәре

Резедә Байрак кызы МИНХӘИРОВА,Чирмешән районы Иске Үтәмеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел. Укытучы һөнәрен игенче хезмәте белән тиңләр идем. Игенче кечкенә генә орл...

Резедә Байрак кызы МИНХӘИРОВА,

Чирмешән районы Иске Үтәмеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 22 ел.


Укытучы һөнәрен игенче хезмәте белән тиңләр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыклары чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала үсә, үсеп җиткәч алган тәрбиясен, белемнәрен кулланып, халкына хезмәт итә.


 Авыл укытучысының хезмәте заманның һәр чорында абруйлы иде. Авыл җирендә йорт саен 9-10бала булган. Әти-әниләр колхоз эшендә булганда балаларны әби- бабайлар, яисә өлкән балалар караган. 7яшенә кадәр гаиләдә уйнап үскән бала мәктәп бусагасын атлап керә. Беренче тапкыр аны укытучы каршы ала. Үзенең ягымлы карашы, сихри тавышы белән балалар күңеленә ачкыч таба. Зур сабырлык һәм түземлек белән белем диңгезенә алып керә. Һәр дәресен мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрә. Укытучы баланың һәр сулышын тоя- авырып китүен, кәефсез чакларын бик тиз сизеп ала, ярдәмгә килә. Кирәк вакытта киңәшче дә, сердәшче дә була. Әнигә әйтергә читенсенгән сүзләрне дә укытучы апага чишә, аның белән уртаклаша. Укытучыны әниседәй якын күрә. Мәктәпне тәмамлаганда бала искиткеч тәрбияле, заманына күрә белемле булып чыгалар. Ата- аналар да укытучыларга карата ихтирам, хөрмәт белән карыйлар. Шуның өчен дә, элегрәк укытучыларга әүлияләргә караган кебек карыйлар иде.


Бүгенге көн авыл укытучысы үзенең абруен бераз югалтты. Моңа укытучы үзе гаепле түгел, ә заман гаепле. Соңгы елларда аны кире кайтару, дәрәҗәсен күтәрү өчен шактый эш алып барыла, ләкин түбәннән югарыга күтәрелү авыррак. Ә бит кечерәк, картая барган авылларда балалар бакчалары юк, бала “урамнан” укытучы каршысына килә. Менә шуннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Шушы яшь ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр– укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыталар, үсәргә булышалар. Шуңа күрә укытучылардан бик күп сабырлык сорала. Кулына каләм тота белмәгән, хәреф танымаган баланы авыл укытучысы ФГОСС программасы белән ничек укытсын? Иң беренче каләм тотарга, матур итеп рәсем ясарга, хәреф танырга өйрәтә укытучы.


Үсә-үсә шушы балаларны дәүләт имтиханы алдына кадәр китереп бастыра. Күпме тырышлык, күпме хезмәт куя , укучыларының язмышы өчен күпме йокысыз төннәрен үткәрә авыл укытучысы. Дәүләт имтиханнары (ДЙА, БДИ турында сүз бара) укучыларны зур сынау алдына куйды. Барлык шартлар тудырылган, көчле заманча җиһазландырылган мәктәпләрдә укыган шәһәр укучылары белән беррәттән имтихан бирә авыл укучылары. Республика күрсәткеченнән дә югарырак булган күрсәткечләр бирә. Авыл укытучысы – укучыларына яраткан укытучы да, көчле репетитор да. Шул укучылар фән олимпиадаларында, төрле конференцияләрдә, сәнгать һәм спорт ярышларында катнашып зур уңышларга ирешәләр. Мактау грамоталары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр алалар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортларына укырга керәләр. Болар барысы да укытучының бәяләп бетерә алмаслык тырышлыгы. Шәһәр мәктәбеннән аермалы буларак көчле белгечләр, сандугач һәм чишмә тавышларын нигез итеп алган дистәләгән иҗат кешеләре, моң чишмәләре бүләк итүче җырчылар әзерли авыл укытучысы. Шәһәрдәге кебек сукбай балалар да юк авыл җирендә. Тырыш, хезмәт сөючән, үз авылын яратучы, хөрмәт итүче балалар тәрбияләнә авыл җирендә.


Буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, халыкның тел байлыгы да авылда яши. Халыкның югалып барган бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, телебезне югалтмыйча киләчәк буынга тапшыру - авыл укытучысының төп бурычы.


Шуның өстенә бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше, отчетлар бирү, акчалар түләп конкурсларда катнашу (аттестация үтү өчен), мәҗбүриләп сәнгать һәм спорт ярышларында катнашу, шул ук вакытта авыл җирлеге хезмәте дә өстәлә. Юл кырыйларын чүптән арындыра, сулыкларны-чишмәләрне төзекләндерә, буйый, чистарта. Ятим калган йорт тирәләрен кычыткан, чүптән арындыра. Сайлау алды пропагандасында катнаша һәм турыдан-туры сайлау эшен алып бара, мал учетын да ала, салым да җыя, сабантуй бәйрәмен дә оештыра, терлекләргә яфрак-азык та әзерли укытучы…саный китсәң, аяк бармаклары да җитми. Гомумән әйткәндә, укытучы - авылның иң актив кешесе, авылның көзгесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ