Иң мактаулы, иң намуслы хезмәт иясе
Зөлфия Фәрит кызы ВӘЛИЕВА, Апас районы Чирмешән урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел. Иртәнге салкынча һава. Май башы. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам....
Зөлфия Фәрит кызы ВӘЛИЕВА, Апас районы Чирмешән урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 19 ел.
Иртәнге салкынча һава. Май башы. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да бар...
Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән агачларым бүген дә мине каршы ала. Саумы, агачларым? Мин кабат сезнең янга ашыгам. Агачта сыздырып-сыздырып кошлар сайрый. Әйе, алар миңа багышлап җыр җырлыйлар: “сез бик бәхетле, авылда туып, туган җирне ташламыйча, мәктәптә эшләп, балаларга ныклы белем биреп, табигатьтән илһам алып яшисез”.
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – авыл укытучысы. Авыл укытучысы... Кем соң мин? Укытучы, беренче чиратта, ул – балага тирән белем, яхшылык, рәхимлелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләүче дип уйлыйм. Әйе, авыл укытучысы укучыларны тормышка бөтен яктан әзерли: тырышып укырга, хезмәтне сөяргә, табигатьне сакларга, кешеләрне, хайваннарны рәнҗетмәскә. Ул табигатьтән илһам ала, челтерәп аккан чишмәләргә кушылып җырлый, серле табигать дөньясына чумып иҗат итә.
Татар халкының бик күп язучылары, шагыйрьләре, җырчылары, композиторлары, үзебезнең президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та авыл мәктәбен тәмамлаган. Димәк, авыл укытучысы республика белән идарә итә алырлык намуслы кешеләр үстерә икән, бу үзе – зур горурлык.
Тик шунысы җанны әрнетә: авыл мәктәбендә укучылар саны кими. Яшь гаиләләр бөтенләй авылда калмый. Чөнки авыл җирендә эш юк.
Ә бит мөмкинлекләр дә юк түгел кебек. Үткән ел мәктәбемә заман таләпләренә туры китереп ремонт ясадылар, бөтен шартлар тудырылды. Бездән шундый таләп: укучылар бөтен көчләрен куеп, тырышып укысыннар, имтиханнарны уңышлы бирсеннәр иде. Укытучы заман белән бергә атлый. Яңадан-яңа эш алымнары куллана, компьютерда эшли, интернеттан бик күп мәгълүмат ала... Болар барысы да – XXI гасыр авыл укытучысының алга китүе, яңалыгы. Әйе, укытучы авылда яшәсә дә, заман белән бергә атлый.
Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Менә инде ике дистәгә якын гомеремне үз укучыларыма багышлыйм.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул минем хезмәтем җимешләре. Мин – шигъри җанлы кеше. Шуңа күрә укучыларым да матур итеп шигырьләр иҗат итәләр, мәкаләләр язалар, конкурсларда теләп катнашалар, мактаулы урыннар алалар. Укучыларымның уңышына сөенәм. Мин мәктәптә оештырылган “Шигъри тәлгәшләр” түгәрәген җитәклим. Укучыларны шигырь язу серләренә өйрәтәм. Түгәрәктә иҗат ителгән язмаларыбыз “Йолдыз” гәҗитендә урын ала.
Авылда калып, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе – зур бәхет. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар тиздән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.
Минем теләгем шул: үзебездә укып чыккан укучылар, белемне туплап, туган авылына кайтып, намуслы хезмәт итсеннәр иде. Авыл мәктәпләре бетмәсен, сыйныф тулы балаларның шат авазы ишетелсен. Авылда мәктәп булса, авыл яши...
Комментарийлар