Логотип Магариф уку
Цитата:

ИҢ ЗИРӘК ЯШЬ КУЛИБИНЧЫЛАР – АРЧАДА

Мөхәммәт ӘЮПОВ,Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең президентыРинат НУРУЛЛИН,Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап...

Мөхәммәт ӘЮПОВ,
Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең президенты
Ринат НУРУЛЛИН,

Казан дәүләт энергетика университеты доценты, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, жюри рәисе


Ел саен «Мәгариф» журналы редакциясе, республикабызның Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә, яшь уйлап табучылар өчен конкурс игълан итә. Бу чара күркәм күренешкә әверелде инде. Аның соңгысын журналыбызның 2013 елдагы 11 нче санында «Ачышлар юлында» дигән язмада тәкъдим иткән идек. Конкурста катнашу нәтиҗәсендә яшь уйлап табучылар күнегүләр ала. Мускулларны ныгыту өчен спорт күнегүләре кирәк булган кебек, баш миенең эшчәнлеген үстерү өчен дә фикерләү күнегүләре кирәк. Гадәттәгечә, конкурста катнашучылар өчен бу юлы да 12 бирем тәкъдим иткән идек. Конкурс нәтиҗәләре 50 баллы система буенча бәяләнде.


2013 ел конкурсында республикабызның 5 районыннан 19 яшь уйлап табучы катнашты: Арча һәм Мамадыш районнарыннан – алтышар укучы, Кукмара районыннан – 5, Мөслим һәм Актаныш районнарыннан берәр укучы бәйге сорауларына үз җавапларын җибәрде.


Түбәндә әлеге конкурста 30 баллдан күбрәк балл җыйган яшь уйлап табучылар исемлеген тәкъдим итәбез:


Илшат Хәбибуллин, Арча районы Яңа Кенәр лицееның XI сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – физика укытучысы Т.Сәмигуллин) – 39 балл;


Рафил Аксаков, Арча районы Яңа Кенәр лицееның XI сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – физика укытучысы Т.Сәмигуллин) – 38 балл;


Илназ Хәйретдинов, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – тарих укытучысы Л.Константинова) –37 балл;


Ранил Шиһапов, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе –физика укытучысы Ш.Хәбриев) – 37 балл;


Камил Кәримов, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – физика укытучысы Р.Нуриева) – 35 балл;


Илназ Фәсхетдинов, Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Г.Фазылҗанов) – 34 балл;


Искәндәр Шәрифуллин, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең V сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – тарих укытучысы Л.Константинова) – 33 балл;


Илфат Хәйруллин, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы (фәнни җитәкчесе – тарих укытучысы Р.Хәйруллин) – 33 балл;


Азамат Вагыйзов, Актаныш районы Иске Кормаш төп мәктәбенең IX сыйныф укучысы – 31 балл.


Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшыралачак.


Башка катнашучылар ни өчен азрак балл җыйды соң? Билгеле инде уйлап табу мәсьәләсенә җавап бирелмәгән яки дөрес бирелмәгән очракта катнашучыга 0 балл куелып барылды. Иң күп баллар бирә торган мәсьәләләрне игътибарсыз калдыручылар да булды. Шул ук вакытта, Интернеттан алынган дилбегә буе материаллар да килми калмады: «Мәгез укыгыз, эксперт абыйлар! Шулардан кирәк җавапларны үзегез эзләп табыгыз!» – имеш. Жюри бу очракта җаваплар мөстәкыйль табылмаган дип карады. Шуны исәптә тотып, «Менә без бит бик җентекләп җавап әзерләгән идек. Нигә безгә беренче урын бирелмәде?!» – дип үпкәләүләр булырга тиеш түгел.


 «Мәгариф» журналы быел да яшь уйлап табучылар бәйгесен дәвам итәргә булды. Моның өчен яңа биремнәр әзерләдек.


Яшь уйлап табучылар конкурсы мәсьәләләре.


1. Бәрәңге базындагы дымлылыкны көйләү системасын тәкъдим итегез. (9 баллга кадәр)


2. Кырмыскаларны бакчадан ничек куып чыгарырга? (3 баллга кадәр)


3. Суган әрчегәндә күзләрне саклау маскасы нинди булырга тиеш? (4 баллга кадәр)


4. Кыздыру кыллы лампочканы кем уйлап тапкан? (3 баллга кадәр)


5. Кайсы фотосурәт төгәлрәк: фотоплёнкалымы яки цифрлы технологияләр белән ясалганымы? (2 баллга кадәр)


6. Нәрсә ул «кәшеф»? (1 баллга кадәр)


7. Каз мамыгын йолку машинасы уйлап табыгыз. (5 баллга кадәр)


8. Навигатор тизлекне дөрес күрсәтәме? (2 баллга кадәр)


9. Суалчаннарны ничек үрчетергә? (3 баллга кадәр)


10. Кояш батареяләре энергиясен файдаланып эшләүче вентилятор проектын ясагыз. (5 баллга кадәр)


11. Аяк киемнәрен саклау тартмасында нинди җайланмалар булырга тиеш? (3 баллга кадәр)


12. «Якташым – күренекле уйлап табучы» темасына инша. (10 баллга кадәр)


Искәрмә. Яңа уйлап табу әйбере тәкъдим ителсә, уйлап табуның формуласын төзү өстәмә баллар (10 баллга кадәр) белән бәяләнә.


Димәк, барысы 50 балл җыю мөмкинлегегез бар. Иң күп балл җыйган һәм бәйгедә иҗади сәләтен күрсәтә алган укучылар җиңүче дип табылачак. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сездән кызыклы тәкъдимнәр, яңа ачышлар, бәйге биремнәренә җавапларыгызны көтеп калабыз. Бәйге биремнәренә җавапларны 2014 елның 1 ноябренә кадәр «Мәгариф» журналы редакциясенә юллавыгыз сорала. Конверт тышына «Яшь кулибинчылар конкурсы-2014» дип язарга онытмагыз. Бу юлы республикабызның башка төбәкләрендәге яшь уйлап табучыларның да, Арча укучылары укытучыларыннан үрнәк алып, бәйгедә актив катнашуларын көтеп калабыз.


Җаваплар түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнеп язылырга тиеш:


1. Конкурста катнашучы авторның фамилиясе, исеме, әтисе исеме языла.


2. Биремнең номерын күрсәтергә һәм эчтәлеген күчереп язарга.


3. Җавап бирергә. Җавапны дәлилләргә.


4. Кирәк очракта аңлатучы сызымнар (схемалар, рәсемнәр) китерергә һәм сызымнарда сурәтләнгән өлешләрне сан белән күрсәтеп исемнәрен китерергә.


5. Яңа җайланманың төзелеше һәм ничек эшләвен аңлатучы язма китерергә. Ысулларның нинди тәртиптә башкарылуы һәм аларны башкару шартлары, режимнары (температура, басым һәм башкалар) языла.


6. Документлар ак кәгазьнең бер генә ягында кара төстәге шрифт белән басыла. Битләр А4 форматында (210 × 297 мм) булырга тиеш. Битләрдә өстән – 20 мм, астан – 20, уң яктан – 20 һәм сул яктан 25 мм кырлар калдырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ