Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәлең ничек, авыл мәктәбе?

Люция Әдһәм кызы ЛОТФУЛЛИНА,Биектау районы Каенлык төп мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 23 ел. ...Заманча алга киткән мәктәп өчен иң беренче чиратта сыйфатлы белем б...


Люция Әдһәм кызы ЛОТФУЛЛИНА,

Биектау районы Каенлык төп мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы – 23 ел.

 ...Заманча алга киткән мәктәп өчен иң беренче чиратта сыйфатлы белем бирә алырлык, ата-аналар белән, социум белән дөрес мөнәсәбәт урнаштыра, аларны укыту-тәрбия эшенә җәлеп итә белгән квалификацияле педагог-укытучылар кирәк.


Бүген авылларда тиешле дәрәҗәдәге белем бирелмәве турындагы ялгыш фикерне бик еш ишетергә туры килә. Чынлыкта авыл укытучысына, шәһәрдәге коллегаларына караганда, күпкә катлаулырак шартларда эшләргә  туры килә. Укытучының яшәеше һәм эшчәнлеге авылдагы тормыш-көнкүреш үзенчәлекләренә нык бәйле. Бер-берсен яхшы белгән авылдашлар арасында укытучы аерым “контроль” астында һәм, кагыйдә буларак, аның һәр адымы күз алдында. Ягъни, укытучы авылда – күз өстендә каш. Ул тулаем үрнәк булырга тиеш: киеме, сөйләшүе, үз-үзен тотышы, эше-хәрәкәте... Аның бәрәңге бакчасында бер бөртек чүп үләне булмаска тиеш (Шулай булмыйча – хезмәт тәрбиясе!), яшелчә бакчасы – гөлләр күк булырга, йорт-каралты тирәсе ялт итеп торырга, компьютерда иң “продвинутый”, дөньядагы яңалыклардан хәбәрдәр, яңа музыка юнәлешләрен белә һәм аңлый, балалары тәртипле, эшчән, акыллы (тормыш иптәше турында әйтеп тә тормыйм инде)... Ул бит – үрнәк, эталон! Үзеңдә булмаганны ничек башкаларга биреп булсын да, үзең белмәгәнне ничек өйрәтеп булсын! Авыл укытучысы – белем, зыялылык һәм культураны халыкка җиткерүче.


Минемчә, нәкъ менә шушылар укытучының профессиональ үсешенә зур йогынты ясый, этәргеч булып тора.


Авыл мәктәбенең беренче үзенчәлеге – балалар санының азлыгы. Бу һәр сыйныфта укытуны индивидуаль якын килеп оештырырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында, укытучы яңадан-яңа эш алымнарын, юлларын эзләргә мәҗбүр, чөнки укытуны индивидуальләштерү – бик четерекле категория, аны эшкә ашыру җиңелләрдән түгел. Хәтта традицион дәрес формасын гына алсак та, парлап, төркемдә эшләгәндә балалар санының җитәрлек булмавы читенлекләр тудыра. Белем бирүнең яңа стандартлары таләп иткәнчә, коммуникатив универсаль уку гамәлләре нәкъ менә шушы эш формалары аша үстерелә. Яки актив рәвештә илебез мәктәпләренә үтеп кергән Сингапурча методикасы укытканда да берникадәр кыенлыклар килеп чыга.


Авыл җирлекләрендә аралашу даирәләренең тарлыгы, мәгълүмат алу каналларының чикләнгәнлеге - авыл мәктәбенең тагын бер үзенчәлеге. Дәрестән тыш чараларның массакүләм һәм зур төркемдә үткәрү формасының мөһимлеген аңлау кирәктер. Бу балаларның белем-тәрбия алуларыннан тыш, социаль-мәдәни үсешләренә дә зур өлеш кертә.


Авыл мәктәбендә белем бирү процессы шактый гына үзенчәлекләре белән аерылып тора. Шулардан иң беренче аерып күрсәткәнем – укучылар саны аз булу (сыйныфтагы балалар саны икедән алып уникегә кадәр). Шунлыктан азкомплектлы сыйныфлар барлыкка килде. Укытучыга мондый сыйныфларда эшләүнең никадәр кыен икәнлеген сөйләп тормыйм, мәктәпкә азмы-күпме кагылышы булган кешегә бу болай да аңлашыла. Ә балаларның никадәр югалтуга дучар икәнлеген ассызыклап китми булдыра алмыйм. Балага тиешле вакытны, игътибарны урлауга тиң бит бу. Ул үзенә тиешленең яртысын гына ала. Хәзерге зур темплар белән үсеш заманында, көчле информация, яңарышлар заманында балаларның өлешен кисү кебек килеп чыга.


Кем соң ул – яңа заман авыл укытучысы? Ул - оптимальләштерү балтасы баш очында эленеп торуына карамастан, башын югары тотып, укучылары янәшәсендә мәгърур атлаучы. Мәктәбем, укучыларым дип янучы, бернәрсәгә карамый мәктәбенә ябышып ятучы. Кирәк булса, теләсә нинди предметны да укыта белүче. Авылдагы һәр эштә актив катнашып башлап йөрүче. Һәр яңалыкны, үзгәрешне үзендә сынаучы. Кыскасы, авыл җирендә укытучы – чын егет, чөнки аңа җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ