Хәлең ничек, авыл мөгаллиме...
Равия Рафаэль кызы Ситдикова,Саба муниципаль районы Мичән урта мәктәбе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы - 21 ел. Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?Заманадан а...
Саба муниципаль районы Мичән урта мәктәбе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Эш стажы - 21 ел.
Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?..
Фирдәүсә Кәримова
Бүгенге авыл мөгаллиме ничек яши, аның киләчәге турында кем уйлана? Гомумән, ни өчен “авыл укытучысы”? Без шәһәр укытучыларыннан кайсы ягыбыз белән аерылабыз соң? Бердәм дәүләт имтиханнары, бердәм дәүләт стандартлары керү белән укучылар бер калыпка салынгач, бер караганда, укытучыларны аерап карау кирәкмидер дә. Ләкин авыл укытучысының авыл балаларын тиешле югарылыкка җиткерергә омтылышы, тормыш–көнкүреш шартларына яраклашуы, мәгарифтә барган үзгәрешләрне куркусыз кабул итүе үзенчәлекле. Авыл кешеләре белән аралашканда да, урамнан үткәндә дә, кунакка баргач та укытучы буларак кабул итүләрен тоеп яшисең.
Авыл укытучылары электән үк һәр җирдә кирәкле активистлар булган: басу–кырларда иҗат концертлары белән чыгыш ясаган, партия оешмаларында әйдәп баручы булган, сайлаулар вакытында өйдән–өйгә йөргән, авыл кешеләренә кирәкле документ эшләрен эшләп биргән, һ.б. Заманалар үзгәрсә дә, авыл укытучылары активлыгын югалтмый: авылда мәдәният йортларында, район концертларында, театр бәйгеләрендә, спорт ярышларында, авыл өмәләрендә катнаша. Җәй көннәрендә колхозга ярдәм итү өчен ялын да кызганмый. Укучылар белән, коллектив белән театрларга, концертларга йөри, экскурсияләргә бара. Туган телебезне саклап калу, алдагы буыннарга җиткерү өчен тырыша.
Хезмәт юлымны шәһәр мәктәбендә башлап, 19 ел авыл мәктәбендә эшләвемә һич үкенмим. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак, укучыларымның рухи байлыгына, күңелләренең сафлыгына сөенеп туя алмыйм. Укытучының һәр сүзен йотлыгып тыңлап утырган, белемгә омтылышы булган, киләчәген уйлый белгән укучыларыбызның әти–әниләренә авырлык китергәннәре, мәктәп исеменә тап төшергәннәре юк. Еллар үткәч тә, өлкән яшьтәге укытучыларын онытмыйча, хөрмәт итә беләләр. Укытучының дәрәҗәсе менә шунда күренә дип саныйм мин. Ә мондый дәрәҗәгә ирешү җиңелләрдән бирелми. Авыл укытучысы баланы гына укытмый, бар гаиләне укыта. Гаиләдәге һәр кеше өчен “апа”, “абый”га әйләнә.
Яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң? Яңа заман укытучылары – безнең бүгенге укучыларыбыз. Бүгенге мәгарифтәге яңалыкларга ияреп барып, үз белемен күтәрү өстендә даими эшләгән укытучы укучыларына төпле белем һәм тәрбия бирсә, укытучы һөнәрен сайлауга этәргеч ясаса, киләчәктә мәктәпкә эшкә килергә теләге булган яшьләребез артыр дип өметләнәм. Яшь укытучыларга дәүләт тарафыннан яклау гына җитми, коллективка кертергә, һөнәри осталыкка төшендерегә кирәк. Ул, нур сибеп торган йолдызга әйләнеп, башкаларны да нурга күмәргә тиеш. Авылларның яшәешен, киләчәген алар укыткан укучыларга курыкмыйча тапшырырлык булсын иде.
Комментарийлар