Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмəтемне чиксез сөям мин

Дилүс Мирзасалих улы Шәвәлиев,Актаныш районы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле математика һәм информатика укытучысы, эш стажы – 12 ел. Һəркем үз һөнəрен мактый дил...

Дилүс Мирзасалих улы Шәвәлиев,

Актаныш районы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле математика һәм информатика укытучысы, эш стажы – 12 ел.


 

Һəркем үз һөнəрен мактый дилəр,


Хезмəтемне чиксез сөям мин;


Көлəч йөзле нəни дусларымны


Барыннан да якын күрəм мин.


З. Шəрифуллина


 

Туган авыл дигәндә, кайдадыр язлар, көзләр хөкем сөргән урман-таулар артына яшеренгән гади йортта яшәүче, төп нигезне барлап, җыеп торучы, иртә-кич каш өстенә кулын куеп, олы юлга күз нурларын түгеп багучы Әни хәтергә килсә, мәктәп дигәндә, иң беренче нәүбәттә, мәктәп баскычында балкып каршы алучы, яшьлеге белән гүзәл, мәктәп исе сарылган Апа күз алдына килә. Бактың исә мин үзем дә шушы укытучы исеме зур хәрефләр белән язылырга тиешле һөнәр иясе ләбаса!


Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Югисә нәселебездә дә әлеге һөнәр ияләре юк. Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки,  “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр.


Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...


Сыйныф ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт!


Һəр көнне күргəн укучыларымны мин беренче тапкыр күргəндəй шатланып каршы алам. Дистəлəгəн күзлəр миңа яңалык көтеп төбəлəлəр. Мин елмайсам, елмаялар, борчылсам карашларын түбəнгə алалар. Минем каршымда ни кадəр чиста күңел, саф йөзлəр! Шул күңелгə орлыкларны чəчəсе генə кала. Шытып чыксыннар алар ак кəгазь кебек чиста һəм саф күңеллəрдə, үссеннəр, өлгерсеннəр…


Элек-электән укытучы хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый. Шуңа да, бүгенге көндә укытучының иң төп бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Әлеге максатны укытучы бары тик укыту процессында гына чынга ашыра ала. Шуңа да укытучы бер урында таптанып тормыйча, шәхес буларак иҗади яктан эш итсә, ниндидер яңалык эзләсә, уйлап тапса гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә. Ә иҗатка төп этәргеч булып укучы тора.


Мин укучыларым өчен укытучы абый түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм  генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.


 Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән,  ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.


Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке  халәтен яхшы чамаларга кирәк.


Мәктәпнең бүген хәл итәсе мәсьәләләре күп. Шуларның иң мөһиме – кадрлар кытлыгыдыр.


Укытучы һөнәрен сайлаучы егетләр – кызлар саны елдан - ел кими.  Бу  ил күләмендәге мәсьәләгә әверелде. Соңгы елларда бүгенге мәктәп заман белән атларга тиеш, дигән максаттан чыгып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучыларга бик күп төрле Грантлар, кызыклы белем бирү чыганаклары барлыкка китерелүе аша укытучы һөнәренең абруе күтәрелә башлады. Ләкин бүген үк: ”Укытучы – горур яңгырый” дип ышанып әйтеп булмый.


Бүгенге белем учакларында күп нәрсә икенче. “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф башлангычы яңа таләпләр куя. Мәктәпләр яңа белем стандартларына күчте. Аннары - бүген мәктәп киң технологияләр мәйданы. Анда зирәк яшь кан, яшь акыл кирәк. Бүген мәктәп “Мәгариф турындагы” яңа закон кысаларында эшли. Анда куелган таләпләр белән бу системада эшләгән кешеләр генә якыннан таныштыр.


Димәк, яңа заман авыл укытучысы да үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог булырга тиеш. Чөнки китап аша бирелгән чыганаклар белән генә баланы кызыксындыру, өйрәтү авыр. Минем фикеремчә, заманнан калышмыйча, чыганак­лардан, иң элек, остазлар куллана белергә һәм, әлбәттә, балаларны да бу чыганаклардан куллана белергә өйрәтергә тиеш.


Ни генә булмасын белем алу - энә белән кое казу, ә  аның хезмәт җимеше татлы, бер могҗизалы дөнья. Шул дөньяга баланы нинди укытучы җитәкләп алып керә -  иң мөһиме шул!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ