Хезмәтемнең асыл нәтиҗәсе – яңалыкка омтылу
Рузия Зөфәр кызы Гаделшина,Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Педагогик стажы - 17 елХәзерге заман укытучысы нинди соң? Аны көн үзәгендә торган нинди мәсьәләләр борчый? Зама...
Рузия Зөфәр кызы Гаделшина,
Зур Кукмара урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы - 17 ел
Хәзерге заман укытучысы нинди соң? Аны көн үзәгендә торган нинди мәсьәләләр борчый? Заман укытучысын мин мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләүче, иҗади, әйдәп баручы, яңалыкка омтылучы, үз фәненә мәхәббәт тәрбияләүче, төрле проектлар, программаларны тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертүче күпкырлы шәхес дип атар идем. Укытучыга бик зур бурычлар йөкләнә. Бер үк вакытта ул сыйфатлы белем бирүче дә, укучылар күңеленә дөрес тәрбия орлыклары чәчүче дә. Бу – һәр укытучының мөһим бурычы. “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дип яза күренекле мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин.
Укытучының икенче өстенлеге – аның төпле белемгә ия булуы, укытучылык итү осталыгы, булдыклылыгы. Бүгенге көндә авыл мәктәбе укытучылары да шәһәр мәктәбендә эшләүче укытучылардан түбән түгел. Авылда яшәп, тырышлык, хезмәт белән көн күргән укытучылар да бүген заман сулышын тоеп, максатчан эш алып бара. Куелган бурычларны җиренә җиткереп эшләүчеләр дә, төрле эзләнү эшләре башкаручылар да нәкъ менә авыл укытучылары дип әйтер идем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, шуны әйтергә телим: авыл укытучысына үз фәне буенча төрле ачышлар ясарга, дәрәҗәсен үстерү өстендә эшләргә мөмкинлекләр зур. Авыл җирендә адым саен тарих. Мин үзем авыл тарихы, әби-бабаларыбызның яшәү шартлары белән кызыксынып, алар башкарган хезмәтләргә сокланып, төрле фәнни-эзләнү конференцияләренә хезмәтләр туплаган, укучыларны да шушы юнәлештә эшләргә өйрәткән укытучы. Хәзер мондый эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик зур. Комьютерда язарга, фотога төшерергә, сайтка куярга һәм башка заман таләпләренә туры килә торган эшләр башкарырга була. Бу исә укытучыны да, укучыны да осталыкка, бай тәҗрибә тупларга өйрәтә.
Бүгенге көндә ФДББС ка нигезләнеп укыту тормышка ашырыла. Аның уңай ягы – укучыны иҗади, мөстәкыйль фикер йөртү осталыгына өйрәтү. Укытучы – идарә итүче, юнәлеш бирүче. Ул күрсәткән юнәлеш алымнарын оста итеп тоеп алу, баскычлап үстерү һәм уңай нәтиҗәгә килү укучылар тарафыннан башкарыла торган катлаулы да, файдалы да хезмәт. Миңа аның нәкъ менә шушы ягы ошый. Чөнки укытучы тарафыннан бирелгән әзер хезмәтне генә кабул итеп утыру бүгенге заман укучысы өчен аз булыр иде. Һәрвакыт яңалыкка омтылырга, эзләнергә өйрәнгән укучы тәрбияләү укытучы эшчәнлеген дә дөрес бәяләргә юнәлеш бирә.
Бүгенге дәресне интернет материалларыннан башка гына күз алдына да китереп булмый. Дәресләргә өстәмә материал, презентацияләр туплыйм, электрон почта аша өстәмә эшләр җибәрәм. Болай эшләү укучыларда фәнгә карата кызыксыну тудыра, балаларны эшкә тартуның кызыклы, мавыктыргыч юлларын табарга этәргеч бирә. Алар өстәмә мәгълүмат, рухи азык алып, тәрбияви яктан да камилләшәләр. Бүген парта артында утыручылар XXI гасырның иң катлаулы бурычларын хәл итәчәк кешеләр. Шуңа күрә мәктәп тормышының төп юнәлешләрендә балаларда, белемгә омтылыш белән бергә, илебезгә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам, үз-үзеңне тоту культурасы, матурлыкны тою хисе, мөстәкыйльлек һәм оешканлык тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур әһәмият бирергә кирәк.
Мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү” дип аталган методик тема өстендә эшлим. Мондый тема өстендә эшләү минем өчен кызыклы да, файдалы да. Үземнең эшчәнлегемдә география, биология, рус әдәбияты, хезмәт, музыка кебек фәннәр белән бәйләнешле хезмәтләр кулланам. Укучыларымны төрле фәнни-гамәли эшләр башкарырга өйрәткәндә бу фәннәрне белү, аларны хезмәттә дөрес итеп файдалана белү отышлы. Авыл топонимикасын өйрәнгәндә географияне белү файдалы булса, язучылар иҗатын чагылдырганда, рус әдәбияты, музыка белән бәйләнешле өлешләргә юлыгасың. Туган җирнең җылы туфрагын тою, һәр үләнен белү биологиядән белемле булуны таләп итә. Менә шулай, эзләнү барышында, без укучылар белән предметара бәйләнеш тудырабыз. Шулай булмаса, минем сәләтле укучыларым республика күләмендә үткәрелгән Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Ибраһимов, Әбрар Кәримуллин, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани иҗатларын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булмаслар иде бит! Болар минем укучыларымның да, үземнең дә күңел җылысы биреп эшләгән хезмәт җимешләре. Үзем дә иҗади шәхес. Язган шигырьләремне иң беренче тыңлаучыларым да, бәя бирүчеләрем дә укучыларым минем. Аларның янып торган күз карашларын тою, игътибар белән тыңлауларын күрү, бәяләүләрен ишетү – болар барысы да мине иҗатка рухландыра. Татар әдәбияты дәресләрен укучылар күңеленә үтәрлек итеп үткәрү дә эзсез калмады. Берничә ел рәттән районда гына түгел, республика олимпиадаларында призер булып кайткан укучыларым бар. Мин алар белән һәрчак горурланам. Шулай ук укучылар белән иҗади эшләү тәҗрибәне үстерә, тагын да күбрәк яңалыкка омтылырга этәргеч бирә. “Яшь иҗатчылар” программасы, электив курс программалары төзү, эш тәҗрибәм буенча төрле җыентыкларда материаллар туплап чыгару – хезмәтемне яратып башкаруымның сокландыргыч нәтиҗәләре.
Гомумиләштереп әйткәндә, чын укытучы булу өчен балаларны яратырга, әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә эшләргә, балаларның ирешкән аз гына уңышларын да аларга вакытында җиткерергә, үз фәнеңне яраттыра белергә кирәк.Укытучы хезмәте – катлаулы хезмәт. Шулай да аның җимешләрен тату бик рәхәт.
Комментарийлар