Азкомплектлы мәктәп шартларында белем сыйфатын күтәрүдә килеп туган кыенлыклар
Гөлназ Илдус кызы МАННАПОВА,Яшел Үзән районы Усман Әлмиев исемендәге Акъегет мәктәбенең инглиз теле укытучысыЭш стажы – 4 елКонкурент булырлык шәхес тәрбияләү өчен замана укытучының компетент булуын...
Гөлназ Илдус кызы МАННАПОВА,
Яшел Үзән районы Усман Әлмиев исемендәге Акъегет мәктәбенең инглиз теле укытучысы
Эш стажы – 4 ел
Конкурент булырлык шәхес тәрбияләү өчен замана укытучының компетент булуын таләп итә. Педагог – кешеләргә йогынты ясау серләрен, психологияне яхшы үзләштереп, һәркем белән җанлы әңгәмә кора белергә тиеш. Укучыларны туган халкы тудырган мәдәни, матди байлыклар белән горурланырга өйрәтә, шул байлыкларны тагын да арттыру өчен рухландыра!
Бу инновацион чорда укытучы берөзлексез үзбелемен күтәрү өстендә эшли.Үзенең нәтиҗәсе уңай булуын теләгән һәр педагогка кызыксынучанлык сыйфаты хас. Нәкъ менә шушы сыйфат миңа күп өлкәләрдә компетентлы булырга һәм үз укучыларымда компетентлылык формалаштырырга ярдәм итә. Компетентлы булу өчен проблеманы төгәл билгеләп чишелү юлларын эзләргә кирәк. Ә бу проблеманы махсус өйрәнүне, ягъни үзенең профессиональ үсеше өстендә эшләүне таләп итә.
Компетентлылык формалаштыру фән нигезләрен өйрәтүне генә түгел, ә укучыларның кызыксыну дәрәҗәләре эшчәнлеген, интеллектуаль үсешен күз алдында тота. Белем бирү һәм тәрбия өлкәсендә компетенцияләрне гомуми һәм махсус, ягъни профессиональгә бүлеп карыйлар. Гомуми компетенцияләргә ия булу шәхескә социаль тормышта үз урынын табарга, дөньяга билгеле бер караш тәрбияләргә, гражданлык позициясен ачыкларга булыша. Ә һөнәри компетенция нинди дә булса бер өлкәдә кирәкле белем, күнекмәләргә ия булуны аңлата.
Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек җирдәге кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен канат куя. Бу – һөнәрнең авырлыгын, җаваплылык, сабырлык таләп итүен белә идем. Шулай да мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Югары уку йортында укуымны тәмамлап, шәһәргә китеп бераз яшәгәч, үземнең туган районым Яшел Үзәнгә кайтып, Акъегет мәктәбенә укытырга килдем. Анда инглиз теле укытучысы булып эшли башладым. Үзем башкарган эшнең җаныма никадәр якын булуын еллар үткән саен яхшырак тоя бара идем.
Менә 4 ел инде балалар арасында, 60 ка якын баласы булган бик матур заман таләпләренә җавап бирә торган мәктәптә укытам. Кечкенәдән хыялланган теләгемә ирештем. Мин – укытучы. Укытучы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.
Бүген авылда яшьләр калмый, барыр мөмкинлеге булмаганы гына кала. Аларның балалары йомшак укучы булып мәктәпкә килә. Җитмәсә әле авылда мәктәпкәчә белем бирү йорты юк. Бу балалар белән махсус эшләү ысуллары табам. ФДББСка күчү шартларында проблема тагын да катлаулы. Бернинди хәзерлексез килгән баладан фикер алып булмый бит. Азрак җиңеллек булсын өчен мин балаларны ел дәвамында үземнең дәресләрем беткәч хәзерлек мәктәбенә чакырам. Балаларның төрле дәрәҗәдә тәрбия һәм зиһен үсеш алганнарын һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә аларга индивидуаль якын килеп укытуның төрле алымнарын кулланам. Иҗади үстерелешле укыту технологиясен файдалану – шуның ачык мисалы. Киләчәктә бу балалар белән эшлисе бик тә җиңелләшә. Димәк, мин бу проблемадан чыгу юлын да таба алдым.
Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Заман таләпләренә буйсынып компьютер фән-техника казанышларын да камил беләм. Дәресләрне интерактив такта, компьютер технологиясеннән, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрәм. Бала күреп, карап зиһенгә ала.
Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә, интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.
Дәресләрдә мөмкин булган кадәр интернет-технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бу чараларны яңа материал аңлату дәресендә (күрсәтмә-энциклопедик программалар, Stellarium, GoogleEarth), бирелгән теманы ныгыту дәресендә (тренинг – төрле аңлатма программалар), видео-дәресендә, белемнәрне тикшерү барышында (тестлар), мөстәкыйль эш вакытында; проектлар яклау, виртуаль экскурсияләр (Spherical Images) һәм башка шундый гадәти булмаган дәресләрдә кулланырга мөмкин. Бу икенче проблеманы чишә.
Укытучының бәхете – укучыларында. Эш тәҗрибәмдә балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясыйм. Күп еллар дәвамында “Иҗат” түгәрәген җитәкләдем. Укучыларыбызның матбугат битләрендә басылган язмаларыннан альбомнар тупладык. Республика, төбәкара, район күләмендәге фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясап укучылар призлы урыннар яулыйлар. Район олимпиадаларында призлы урыннарны алучыларым да шактый, төрле бәйге, конкурсларда да җиңүчеләрне күпләп әзерлим. Ел саен мәктәптә республика күләмендә чаралар үткәрелеп тора. Укучыларымның эш нәтиҗәләре мине бик сөендерә. Ә аларның рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә олырак шатлык бар микән укытучы өчен? Аларның һәркайсы күңелемә үз балаларым кебек кадерле. Уңышлары өчен чын күңелдән сөенәм. Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла.
Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем бар.
Комментарийлар