Язгы каникуллар вакыты
Россия мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды. Укучыларның ял вакыты уку системасына бәйле рәвештә төрлечә оештырылган.
Каникуллар графигы
- Чирекләп укый торган мәктәпләр: 28 марттан 5 апрельгә кадәр.
- Триместрлы системалы мәктәпләр: 11 апрельдән 19 апрельгә кадәр.
Министрлык киңәшләре
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов ассызыклаганча, каникуллар – ял итеп кенә калмыйча, вакытны файдалы итеп уздыру мөмкинлеге дә. Мисал өчен, музейларга һәм күргәзмәләргә йөрү; тәкъдим ителгән фильмнар һәм әдәбият исемлекләреннән файдалану.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар