«Әлдермештән Әлмәндәр» сәхнәгә кайтты
Камал театры репертуарына яңадан Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле кайтты.
Камал театры репертуарына яңадан Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле кайтты. Аны театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштерде. Төп рольләрдә Рамил Төхфәтуллин белән Эмиль Талипов уйный.
1976 елда ук куелган спектакль бик тиз хитка әйләнә, авторларга һәм башкаручыларга Дәүләт премияләре генә түгел, ә халкыбызның онытылмас ихлас мәхәббәтен дә алып килә. Режиссёр Марсель Сәлимҗанов куелышында сәхнәдә 33 ел бара ул.
Пьесаның авторы Туфан Миңнуллинның үзе әйтүенчә, бу шаян карт образы аңа: «Балачак хатирәләрем, тормышның мәрхәмәтлеге һәм көче турындагы беренче кичергән тойгыларым аша килгәндер. Ул балачагымдагы аксакалларга үзенең зирәклеге һәм үлемгә карата булган тыныч карашы белән бик охшаган».
Яңа версиядә Әлмәндәр образы үз асылын саклый, әмма Рамил Төхфәтуллин аны бераз йомшаграк һәм моңсурак итеп ачып бирә. Ә менә Әҗәл бөтенләй башкача: Эмиль Талипов аны тере, хәрәкәтчән, заманча итеп күрсәтә дип әйтергә була.
"Легендар әсәрне яңадан сәхнәләштерү үткәннәрне искә төшерү генә түгел, ә театрның киләчәгенә хәзерге заманнан караш та булачак", - ди авторлар.





Комментарийлар