Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчасында – фестиваль

22 нче октябрь көнне Киров районының 321 нче балалар бакчасында «Җырлы-биюле татар халык уеннары» фестивале булып узды.

Әлеге чара бу бакчада инде алтынчы ел уздырылып килә. Быел исә ул «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән оештырылган, Татарстан Рәисенең беренчел бүлекчәләр өчен грант конкурсында катнашып, әлеге бакча җиңүгә ирешкән булган.

Бакчада патриотик һәм гражданлык тәрбиясенә зур игътибар бирелә, шул җәһәттән ел дәвамында «Җиңү тәрәзәләре» акциясе, Халыклар бердәмлегенә багышланган бәйрәм чаралары, Ватанны саклаучылар көненә багышланган иҗади очрашулар һәм концертлар уздырылган, әйтергә кирәк, әлеге чаралар барысы да татар телендә оештырыла, моннан тыш даими рәвештә татар милли бәйрәмнәре дә үткәрелеп тора.

Гомумән алганда, «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренчел бүлекчәсе эшчәнлеге кысаларында 321 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре профильле сменаларда, интенсивларда, укыту семинарларында актив катнаша, шулай ук бакча хәрәкәтнең балалар бакчалары өчен чыгарылган эш дәфтәрләрен һәм методика материалларын тәрбия процессына кертү буенча милли мәйданчык булып та тора.

«Җырлы-биюле татар халык уеннары» фестивале исә ел дәвамында алып барылган әлеге эшләргә матур нәтиҗә ясау чарасы буларак «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре хозурына тәкъдим ителде һәм югары дәрәҗәдәге бәягә лаек булды.

Автор – Динара Фәйрушина. Автор фотолары.
 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ