Тукайның 140 еллыгы фәнни даирәдә
АБүген Казанда татарның олуг әдибе Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция узды. «Габдулла Тукай; дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» конференциясен ТР Академиясенең М. Хәсәнов исемендәге исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ТР Фәннәр академиясендә оештырды.
Конференциянең пленар утырышы башланганчыРоссиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар игътибарына Габдулла Тукай истәлегенәбагышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә олуг шагыйрьнең тормышының, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп вакыйгаларын ачучы фотосурәтләр һәм документлар белән баетылган иде.
Пленар утырышның модераторы Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова шагыйрь мирасының, филология кысаларыннан чыгып, милли код һәм мәдәни суверенитет ресурсына әверелүен, аның нигезендә дәүләт мәдәни сәясәте һәм иҗтимагый хәрәкәтләрнең ничек формалашуын, конференция проблемаларының концептуаль яңалыгын билгеләп үтте.
Биредә фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннан-буынга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул республика Фәннәр академиясенә галимнәр тарафыннан татар әдәбияты классигының мәдәни мирасын актуальләштерүгә, аның истәлеген саклау һәм трансляцияләү өлкәсендә төбәкара фәнни-мәгариф багланышларны формалаштыруга, гомумән, әдипнең халыкара имиджын ныгытуга зур игътибар бирүләре өчен рәхмәтен белдерде.
- Габдулла Тукай иҗаты дөняның күп телләренә тәрҗемә ителгән. Аның мирасына зур игътибар, бүген, Туган тел көне һәм татар халкының күренекле улының тууына 140 ел тулу алдыннан тәкъдим ителгән фәнни алымнарның төрлелеге аеруча символик мәгънәгә ия. Бүгенге чара белән без гасырларга җитәрлек бай мәдәни мирас калдырган татар шагыйренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Үзенең иҗади сәләте белән ул озак еллар дәвамында үткәнне,7 бүгенге һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятен үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Габдулла Тукай истәлеген саклау өчен күп эшләр башкарыла. «Барлык муниципаль районнарда традиция буенчахалык шагыйре туган көнен истәлекле чаралар, күргәзмәләр, социаль челтәрләрдә акцияләр уздырып, шигырьләр укып бәйрәм итәләр, – дип сүзен дәвам итте Ф.Мөхәммәтшин. –Күркәм традиция буенча Туган тел көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыра. Шагыйрьгә багышланган объектларда реставрация эшләре алып барыла, Россиядә генәтүгел, аннан читтә дә яңа һәйкәлләр куела. Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Тукай мирасын өйрәнү буенча киң колачлы тикшеренү эшләре алып барыла».
Шулай ук, Мөхәммәтшин әдипнең сүзлек фондына, грамматика һәм лексика нормаларына, шулай ук хәзерге татар әдәби телендә кабул ителгән әйтелешкә зур йогынты ясавын билгеләде.Тукайның байлыгын әле төрле аспектларда: шагыйрь биографиясендә, аның иҗатында, фәнни тикшеренүләрдә һәм мирасны популярлаштыруда өйрәнәсе барлыгын да җиткерде.
Исегезгә төшереп узабыз фәнни җыенда Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият белеме, музей белеме, сәнгать белеме өлкәсендәге йөздән артык галим һәм белгеч катнашты. Аларны шулай ук,ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да сәламләде. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов исә, эчтәлекле доклад ясады. ТР Фәннәр академиясе президенты ассызыклаганча, галимнәр дәүләт «хәтер сәясәтен» формалаштыруда төп роль уйныйлар, аны фәнни нигезләү һәм экспертиза белән тәэмин итәләр.
«Мәдәни мирасны нәтиҗәле саклау фән, дәүләт һәм җәмгыятьнең тыгыз хезмәттәшлеген таләп итә, ә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе катнашында төзелә торган комиссияләр озак вакытлы мәдәни фундамент формалаштыруга ярдәм итә», — дип билгеләде ул.
Пленар утырыштан соң, конференциядәкатнашучылар биш тематик секциягә таралды.
1. « Габдулла Тукайны коммеморацияләүнең дәүләт стратегияләре»
2. «Тукай образы иҗтимагый аңда һәм хәтердә»,
3. «Мәдәни киңлектә коммеморатив тәҗрибәләр»,
4. «XX–XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү»
5. «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны».
Әлеге секцияләрдә татар әдибе иҗатын, мирасын, шәхесен озак еллар ләвамында өйрәнгән галимнәр, белгеләр чыгышлар ясады, фикер алышты. Конференция эшенә чит илләрдән дә галимнәр онлайн рәвештә кушылды һәм катнашты.
М. Хәсәнов исемендәге исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты шагыйрьнең юбилее уңаеннан ике яңа бүләк басмасы да тәкъдим итте:«Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе» һәм «Габдулла Тукай: биобиблиографик күрсәткеч».
Автор фотолары





Комментарийлар