Химия фәненә тартуның дүрт адымы
Фидалия ХАЛИКОВА,КФУ каршындагы IT-лицейның югары квалификация категорияле химия укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты. Статистикага күз салсак, мәктәп яшендәге балаларның биштән берен сәләтле балал...
КФУ каршындагы IT-лицейның югары квалификация категорияле химия укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты.
Статистикага күз салсак, мәктәп яшендәге балаларның биштән берен сәләтле балаларга кертергә мөмкин. Ләкин аларның күбесе төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә сәләт-талантларын үстерүгә булышлык итүдән мәхрүм ителгән. Белгечләр фикеренчә, сәләтлелек – шәхеснең үзгәрми торган сыйфаты түгел, шуңа да беренчел диагностика нәтиҗәләре кайбер очракта ышанычлы саналмый. Сәләтле балалар белән даими эшләгәндә баланың сәләте үсешенең соңрак этабында да ачыкланырга мөмкин. Шуның белән беррәттән, фәнни тикшерүләр һәм практика күрсәткәнчә, талант – үсешнең теләсә кайсы этабында тукталып калырга, тоткарлыкка очрарга да мөмкин. Шунлыктан сәләтле балалар белән эшләгәндә укытучыдан беренчел сәләтлелекне билгеләүдә һәм үстерүдә шәхси якын килү таләп ителә, фәнни күрсәтмәләрне һәм методик алымнарны урынлы куллану сорала.
Гомумән, һәр уңышның нигезендә сәләт-талант кына түгел, ә сабырлык һәм тырышлык ятканын һәрберебез белә. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә дә үзенең талантын күрсәтә ала.
Чыннан да, сәләтле балалар белән эш – бик катлаулы һәм беркайчан да бетми торган дәвамлы эшчәнлек. Ул укытучыдан түземлелек, җаваплылык, психология өлкәсендә югары белемгә ия булуны таләп итә. Укытучы баланы үз фәне буенча сәләтен үстергәндә психологлар, башка фән укытучылары һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип саныйм мин.
Барыбызга да мәгълүм: сәләтле балалар белән эшләү укытучыдан да үз белемен даими камилләштереп торуны таләп итә, шул очракта гына мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә. Һәр укучының, һәр шәхеснең сәләт үсешен тәэмин итү юнәлешендә эшләгән укытучылар үзләре дә еллар үтү белән һөнәри осталыкка ирешә. Укытуны мониторинг-диагностика нәтиҗәләре белән яраклаштырып алып бару, балаларның сәләтлелек билгесен эшчәнлегенең төрле өлкәсендә алдан күрә белү, үз эшчәнлеген әти-әниләрнең гамәлләре белән яраклаштыра алу, үзанализ бирә белү – укытучының һөнәри өлгергәнлеген күрсәтүче сыйфатлар.
Профессиональ укытучы укучыларның белемендәге үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгели, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларын белеп, фәнни нигезләп сайлап ала, методиканы төгәл бер төркем, сыйныф яки укучы үзенчәлекләре белән «килештерү-яраклаштыру» системасын булдыра. Шулай ук дәрестә дифференциаль укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыра, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрле булган укучыларның тиешле белем алуына ирешергә омтыла, дәресләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген төгәл билгели, һәр дәрестә укытучы-укучы хезмәттәшлеген тагын да нәтиҗәле итү юлларын оста таба. Шуның өстенә, сәләтле балалар белән эшләүче укытучы изге күңелле, гадел, эмоциональ тотрыклылыкка һәм юмор хисенә дә ия булырга тиеш.
Сәләтлелек төшенчәсенең нигезендә интеллектуаль үсеш һәм иҗадилык сәләте ята. Сәләтле балаларның иҗади үсеше төрле фәннәрдән эшкәртмәләр, махсус авторлык программалары һәм уку материалы таләп итә.
Кызганыч, химия фәне мәктәп курсында VIII сыйныфтан гына укытыла башлый. Эчтәлеге буенча кыен үзләштерелә торган, үзенчәлекле фән буларак, химия балаларның күбесенә бик авыр бирелә. Кайбер укучылар мәктәптән әлеге фәнне аңламыйча, дөресрәге, аңлый алмыйча чыгып китә. Шунлыктан химия фәненнән сәләтле укучыларны укытуга якын килү, аларны ачыклауда беренче адым (этап) мәктәп программасы материалын иртәрәк сыйныфларда табигый фәннәр белән бәйлелектә өйрәнә башларга кирәк, дип саныйм. Бу очракта балаларның сәләтен үстерүдә аеруча уңайлы шартлар булдыру кирәклеге күренә, аларның үз көченә ышанучанлыгын булдыру, гаиләдә һәм мәктәптә тиешенчә уңай психологик климат тудыру мөһим.
VII сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителгән «Химия. Кереш курсы» (авторлары – И.Габриелян, И.Остроумов, А.Ахлебинин) химия фәнен мөмкин кадәр иртәрәк өйрәнү өчен отышлы китап-кулланма түбәндәге бүлекләрне эченә ала:
• «Химия – табигый фәннәр үзәгендә»;
• «Химиядә математика»;
• «Матдәләр белән әверелешләр»;
• «Химиядән хикәяләр».
Әлеге кулланмага таянып төзелгән авторлык программасы нигезендә без укучылар белән химия фәнен VII сыйныфтан ук өйрәнә башладык. Атнасына бер практик сәгать булып үтүче дәрес балаларга химия фәненә кызыксыну уятыр, химия өлкәсендә сәләтләрен ачарга булышыр дигән өмет бар. Укучылар дәресләрдә теоретик белемнәрен гамәли күнегүләр белән ныгыта. Практикум теоретик курс белән параллель алып барыла, шуңа күрә дә химиянең төп бүлекләре буенча материалны тулырак һәм тирәнрәк үзләштерергә мөмкинлек тудырыла.
VIII сыйныфтан башлап IX – XI сыйныфларда химия фәнен тирәнтен һәм тизләтеп өйрәнү – сәләтле балаларны укытуга якын килүнең икенче адымы. Гадәти мәктәп программаларында иҗади биремнәр аз тәкъдим ителә, шунлыктан сәләтле балаларны иҗадилыкка, аралаша белергә өйрәтә торган махсус авторлык укыту программалары кулланыла. Сәләтле баланы мөстәкыйль рәвештә катлаулы материалны аңлый белергә өйрәтү аларны фәнгә алып керергә ярдәм итә. Укучының кызыксынуыннан чыгып, аның иҗади темасы ачыклангач, укучылар мөстәкыйль идеяләр тәкъдим итә. Сәләтле укучылар белән эшләүдәге әлеге алым бу фәннәр өлкәсендә укучыларның белемнәрен киңәйтә, сәләтле укучыларның мөстәкыйль рәвештә үз белемнәрен һәм үзүсешләрен арттыруга булыша, киләчәктә белгечлек алу өчен шул юнәлешне сайларга ярдәм итә.
Химия фәне буенча сәләтле балалар барлыгын ачыклап, аларны конференцияләрдә, олимпиадаларда һәм башка конкурсларда катнашырга тарту «мәктәп – югары уку йорты» бәйлелеге белән беррәттән алып барыла. «Укытучы – укучы – студент – галим» хезмәттәшлеген тагын да нәтиҗәле итү юлларын эзләү, сәләтле балаларны фәнгә тарту, фәнгә мәхәббәт тәрбияләү – өченче адым шуннан гыйбарәт. Ел дәвамында укучыларыбыз галимнәр, студентлар белән аралаша, А.Бутлеров исемендәге химия институтында «Кече химфак» пилот-проектында катнаша. Галимнәр укучыларга төрле темаларга лекцияләр укый. Студентлар, укучылар белән берлектә, төрле темага проектлар яза, матдәләрне анализлау һәм синтезлау буенча тикшеренүләр үткәргәндә ярдәм итә.
Шул ук вакытта шәхсән үзем сәләтле балаларны ачыклап, бары тик берничә бала белән генә эшләүне дөрес түгел, дип уйлыйм. Калган укучыларның киеренкелеген киметү, химия фәненнән курыкмаска өйрәтү (хемофобия) өчен төрле чаралар үткәргәндә күп балалар ачылып китә, активлаша, бу күренешне үз чиратында дүртенче адым дип атарга мөмкин булыр иде. Чыннан да, табигый фәннәр ункөнлегендә үткәргән конкурслар, «Яшәү элементлары» дип аталган химик кичә, презентация-проектлар, төрле уеннар балаларда зур кызыксыну уятты, аларның барысы да активлык күрсәтте.
Комментарийлар