Күп нәрсә педагогның осталыгына бәйле
Вафия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы Педагогик стажы - 36 ел Яхшы укытучы булу өчен үз фәнеңне белергә,яратырга...
Вафия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА,
Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы
Педагогик стажы - 36 ел
Яхшы укытучы булу өчен үз фәнеңне белергә,
яратырга һәм укыткан укучыларыңны яратырга кирәк.
А. Эйнштейн
Хәзерге үзгәрешләр заманында, күп өлкәләрдә яңалыклар туып торганда, заман укытучысына да үз дәрәҗәсен үстерү өстендә өзлексез эшләргә туры килә. Компетентлы булу өчен проблеманы билгеләү генә җитми әле. Аңа яхшылап төшенергә, чишелү юлларын белергә, берничә ысул белән чишелүен өйрәтергә кирәк. Ә бу проблеманы махсус өйрәнүне, ягъни, үз өстеңдә эшләүне таләп итә.
Укытучының уңышка ирешү шарты: уйларга, укырга, хыялланырга, иҗат итәргә, балалар белән дуслашырга һәм алар дөньясы белән яшәргә.
Кызыксындырып укыта белгән кеше генә яңа үрләр яулый. Һөнәри компетентлык галимнәр тарафыннан гомер буе белем алу, укырга омтылу дип бәяләнә.
Федераль белем бирү стандартлары буенча белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча дресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә. Педагогларга карата зур таләпләр куела. Компетентлык – заман таләбе. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Компетентлы педагог: “Чишәргә, эзләнергә, табарга, үзең белгәнне өйрәтергә” дигән девиз белән яши.
Өйрәнергә: 1) тәҗрибәдән “алтын бөртекне” сайлап алырга; 2) белемеңне системага салырга; 3) укытуда үз алымнарыңны булдырырга; 4) проблемаларны урынында чишәргә; 5) мөстәкыйль рәвештә үз белемеңне күтәрергә.
Эзләнергә: 1) төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләп табарга; 2) информацияне сайлап ала белергә; 3) документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.
Хезмәттәшлек итәргә: төркемдә, бергәләп эшләүдә; карарлар кабул итүдә; конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә; килешүләр төзүдә катнашырга кирәк.
Эшкә тотынырга: проектка керешкәндә уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә һәм җаваплылык тоеп эшләргә, кирәкле мәгълүматлар белән дөрес эш итәргә өйрәнергә.
Җайлашырга: яңа мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр куллану, авырлыклар алдында югалып калмау.
Белем һәм тәрбия бирүдә югары сыйфатка ирешү өчен, укучының сәләтле булуы белән бергә укытучының да үз эшенә иҗади якын килүе, алдынгы педагогик тәҗрибәне нәтиҗәле файдалана белүе зур әһәмияткә ия.
Һәр балага тирәнтен белем бирү – бүген мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Безнең азкомплектлы авыл мәктәбендә хәл ничек?
Укыту – уку һәм дәрес бирүнең бердәм процессын тәшкил итә. Дәрес бирү ул – укыту барышында укытучының эшчәнлеге, ә өйрәнү – укучының эшчәнлеге процессы. Дәрес – тәрбия һәм белем бирүнең төп формасы.
Укытучының практик эшчәнлегендә, бигрәк тә дәрестә укытуның бурычларын планлаштырганда, белем бирү, тәрбия бирү һәм акыл сәләтен үстерү функцияләре төп шарт булып торалар. Мин 36 ел авыл мәктәбендә математика укытам. Укыту тәрбия процессын оптимальләштерү максатыннан укытуның актив формаларын кулланырга тырышам.
Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшлим, аннан кирәкле мәгълүматны кулланам. Укучылар белән интернеттан үз белемеңне тикшерү өчен биремнәрдән, төрле дәрәҗәдәге күнегүләрдән, онлайн-тестлардан, интернет-чыганакларга бирелгән сылтамалардан файдаланабыз. Шәхси сайтым уңышлы гына эшләп килә. Ләкин әле бүген материаллар анда тулысынча урнаштырылып бетмәгән. Эшемдә республикабыз укытучыларының сайтларыннан, математика укытучыларының бергәлеге материалларын, онлайн технологияләрен дәрестә кулланабыз, интернет аша тәҗрибә уртаклашабыз. Алар имтиханнарга әзерләү өчен бик тә файдалы.
Укыту процессының конкрет циклында укытуның максаты һәм бурычлары программа таләпләре нигезендә билгеләнә. Программа таләпләре ничек, нинди юллар белән үтәлә соң? Укучыларны кызыксындыру өчен яңа методлар, яңа формалар, яңа технологияләр кулланырга, стандарт булмаган дәресләр үткәререгә, сингапур элеметларын кертергә кирәк.
Мин үзем андый дәресләрне бик теләп үткәрәм. Мондый дәресләрдә йомшак укучылар да бик актив булалар. Азкомплектлы мәктәпләрнең өстенлеге дә шунда: монда һәр укучы күз алдында.
Безнең чор – яңача фикерләү, фәндә, техникада, җитештерүчән хезмәттә яңа ачышлар ясау заманы.
Дәрес. Ул ничек үтә? Аның планы ничек төзелгән? Нинди методлар, нинди формалар кулланыла?
Һәр дәрестә укучыларның өй эшләрен тикшерәбез. Ул төрле формада үтә: 1) үрнәк буенча тикшерү (үзконтроль); 2) үрнәк буенча тикшерү; (үзара контроль); 3) укытучы тикшерүе; 4) өй эшен консультантлар тикшерә .Өй эшендә хата булган биремнәр бирелә. Укучылар комментарий белән хаталарны табарга тиеш.
Математика дәресләрендә һәр дәрестә телдән исәпләү булу шарт. Безнең мәктәп халык педагогикасы нигезендә тәрбия бирү өстендә эшли. Телдән исәпләүне уен формасында үткәрәм. Мәсәлән, домино, лото, чылбыр уйныйбыз, чишкәннән соң әйләндерәбез, ә артында хәдисләр, мәкальләр һәм аның мәгънәсен ачыклыйбыз. Бу – дәреснең тәрбияви максаты була. Телдән исәпләүдә тестлар кулланам, аларны код белән генә тикшерәм. Тиз генә бөтен укучыныкы да тикшерелә.
Укучыларның уку эшчәнлеген индивидуаль, фронталь, коллектив, парлап та оештырам. Укучыга индивидуаль якын килү – уку эшчәнлеген оештыруның төп формасы. Аз комплектлы мәктәпләрдә моны эшләү җайлы. Уку эшчәнлеген оештыруның фронталь формасында барлык бала белән бергә эшләнелә. Уку эшчәнлегенең коллектив формасында укучылар үзара да эшлиләр. Укучыларның икешәрләп эшләү формасы – ике төрле: көчле укучылар йомшак укучыларга ярдәмләшеп эшлиләр (яңа тема аңлатканнан соң).
Укыту процессының асылын ача барып, без аңарда укыту белән укуның, ягъни, укытучы һәм укучылар эшчәнлегенең органик рәвештә кушылганын күрдек. Укытучы эшчәнлегенең төп бурычы – укучыларның яңа материалны үзләштергәндәге актив һәм аңлы эшчәнлеге белән идарә итүе. Без, укытучылар, укучыларның яңа белемнәр һәм осталыклар үзләштерүдәге актив эшчәнлеген оештыручылар. XXI гасыр яңа мәгълүмати-коммуникацион технологияләр чоры. Укытучы замана үзгәрешләре белән бергә атларга тиеш. Шулай булмаса, укытучы укытучы булудан туктый.
Үз белемемә бернинди яңалык өстәмәгән, бернинди яңалыкны үзләштермәгән көнемне һәм сәгатемне иң бәхетсез көннәрдән саныйм.
Укытучы – мәгълүмат бирүче, технолог, артист, рухландыручы, эзләнүче, йрәтүче.
Нәтиҗә: компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә мәктәп өчен дә хәзинә.
Комментарийлар