Мәктәбе булмаган авыл яшәүдән туктый
Гөлназ Рубин кызы Гыйләҗева, Әлки районы Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 15 ел.Килгән чакта башка авырлык,Җитми калса көч я сабырлык.Сиздерми...
Әлки районы Түбән Кәчи төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 15 ел.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң сабыр кеше икәнсез!
Әлеге сүзләр, әлбәттә, сабыр, ярдәмчел, игътибарлы укытучы турында. Укытучы. Жир йөзенә килгән һәрбер кешегә таныш, кадерле әлеге сүзләр.
Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.
Ә яңа заман авыл укытучысы нинди булырга тиеш соң?Аны нинди проблемалар борчый? Ул нинди өметләр белән яши?
Шәһәр укучысы алган белем, авыл укучысы алган белем белән һәрвакыт чагыштырыла килде. Гәрчә җитәкчеләребезнең күбесе гап-гади авыл мәктәбен бетергән укчылар булса да.
Авыл мәктәпләрендә алган белем, шәһәрнекеннән бер генә дә ким димәс идем. Чөнки, авыл җирлекләрендә дә бөтен уңайлыклары булган мәктәпләр саны артты, мәктәпләрнең һәрберсендә диярлек интерактив такталар, компьютер класслары бар. Югары белемле, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшләүче тынгысыз укытучылары да күп. Авыл укытучысы мәктәбе өчен генә яши. Аның җәйге яллары да мәктәптә үтә: мәктәп бакчасында яшелчәләр үстерү, кош-корт асрау, юл кырыйларын чабу, веткорм җыю һ.б. Ләкин, авыл укытучысын борчыган проблемалар да юк түгел.
Авыл укытучысын иң борчыган поблема – мәктәпләрдә укучылар саны кимү һәм мәктәпләр ябылу. Авылларда елдан-ел укучылар саны кими. Мәктәпләр ябыла. Бүгенге көндә башлангыч мәктәбе дә булмаган авылларның саны арта. Мәктәбе булмаган авыл яшәүдән туктый.
Минем уйлавымча,укучылары аз булган сыйныфларны берләштерү дә, белем сыйфатына тискәре йогынты ясыйдыр. Программаларның катлаулылыгын исәпкә алсак. 45 минут эчендә ике сыйныфка белем бирү һич мөмкин түгел, әле җитмәсә шуның берсе беренче сыйныф булса.
Дәреслекләр белән дә проблемалар җитәрлек: дәреслекләр, хрестоматияләр, әдәби әсәрләр җитәрлек күләмдә түгел. Мәктәпләренең китапханәләре дә бик ярлы: татар классик язучыларының һәм яшь шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләре юк дәрәҗәсендә. Мәктәп китапханәләренә балалар өчен матур бизәлешле, эчәлекле китаплар җитми.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема. Рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, томышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.
Мин чуваш милләтеннән булган балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Туган телебезне, илебезне ярату хисе тәрбиялим. Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштыра. Укучыларым тарафыннан да, әти-әниләре тарафыннан да татар телен өйрәнүгә каршы фикерләр ишеткәнем юк. Димәк, укучыларым тел өйрәнүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлыйлар.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Укытучы! Син – кояшы Мәктәп дигән нәни дөньяның!
Зөлфия Нуретдин кызы Батаева,Зәй районы, Түбән Биш урта мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 24 ел. Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыган...
Зәй районы, Түбән Биш урта мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 24 ел.
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Укытучы... Укытучы нинди кыска, әмма үзенә күпме мәгънәне сыйдырганын, беркем дә санап бетерә алмас. Ул укучыларга белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче шәхес тә. Укытучыларыбызның бөтен тырышлыгы гармонияле үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Укучылар дәресләрдә төпле белем алу белән генә чикләнмичә, логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә. «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез», – дип матур сүзләр язып калдырган.
Мин 24 ел гомеремне балаларны укытуга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайларга нәрсә этәргәндер, хәзер инде истә дә түгел. Әлбәттә, замана күзлегеннән караганда балаларга белем һәм тәрбия бирү җиңел хезмәтләрдән түгел, ләкин әгәр дә син үз эшеңне яратып башкарасың икән, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап алганын сизми дә каласың. Шуңа күрә дә авыр һәм җаваплы булуына да карамастан, укытучылык һөнәрен сайлавыма һич тә үкенмим. Ә үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе – зур бәхет. Бу тарафтан мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм укытучы торса, бүген ул кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша таба. Шуңа күрә дә безгә, хәзерге заман укытучыларына, үз фәнең белән кызыксындыру, аларның игътибарын юнәлтү өчен төрле ысуллар уйлап табарга, шул ук мәглүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиешбез. Бүгенге заман укытучысыннан бик күп нәрсә таләп ителә. Үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.
Хәзерге заман авыл укытучысы һәм авыл мәктәбенә килгәндә, безнең мәктәпләр кайбер шәһәр мәктәпләреннән аерылгысыз. Чиста, пөхтә, иркен классларда укучыларга белем бирүе үзе бер рәхәтлек бирә. Сыйфатлы белем бирү ягыннан да беркемнән дә калышмыйбыз. Мин үзем авыл укытучысы булуым белән горурланам. Һәм йомгаклап шуны әйтәсем килә: авыл мәктәпләренең киләчәгенә балта чапмыйк, ә киресенчә, мәктәпләрне ябуга юл куймыйк, чөнки безнең мәшһүр артистларыбыз, профессорларыбыз, танылган язучыларыбыз – барысы да авыл мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар