МИН – АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ
Гөлнара Нәсим кызы БОРҺАНОВА,Тукай районы Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 4 ел. ... Мин дә гомеремне Укытучы һөнәренә багышларга карар бирдем. Эш юлымны башлау бик...
Тукай районы Калмаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 4 ел.
... Мин дә гомеремне Укытучы һөнәренә багышларга карар бирдем. Эш юлымны башлау бик җиңелләрдән булмады. Үз туган авылыма укытучы булып эшкә кайту минем алда зур бурычлар куйды. Авыл кешеләре һәм укытучылары миңа бик таләпчән карадылар. Алар миңа үз балаларын тапшырганда зур өметләр багладылар, шул ук вакытта үз хезмәтен җиренә җиткереп үтәрме икән дип уйладылар. Ләкин хәзер аларның ышанычларын акладым, дип уйлыйм. Чын укытучы булыр өчен мин иң мөһим сыйфатларны үземдә булдырырга һәм үстерергә тиеш. Минемчә, әлеге сыйфатлар түбәндәгеләр: үз фәнемне су кебек эчү, түземлелек, күңелеңдәге бар нәрсәне чыгарып салмау, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау, үз һөнәреңнең остасы булу һәм балаларны ярату.
Җәмгыятьнең бүтән тармаклары кебек, мәгариф тә үсеш, үзгәреш кичерә. Ә аның үсешен заманыбыз казанышы булган мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ә ана телен укытуны күргәзмәлелектән,өстәмә әдәбияттан башка уйлап та булмый. Компьютер дигән могҗиза укытучының хезмәтен бермә-бер җиңеләйтте. Интернеттан, иренмичә, эзләнергә генә кирәк. Электрон журнал, электрон көндәлек. Алары инде – заман таләбе. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, заман белән бергә атларга туры килә.
Авыл укытучысының проблемалары җитәрлек. Балаларны татарча укытып, русча БДИ бирдерү, аларга югары уку йортларына да керергә ярдәм итү. Ә шул ук вакытта шәһәр җиреннән кайткан, татарча бер сүз дә белмәгән балаларны татар теленнән ДЙА бирер өчен әзерләргә кирәк. Бу инде татар мәктәбендә эшләүче укытучыларга зур проблема булып тора.
Быел мин тагын бер кыенлык белән якыннан очраштым. Тугызынчы сыйныфлар белән татар теленән ДЙАга әзерләнәбез. Татар теленнән кала, барлык фәннәрдән әзерлек материалы бик күп. Мескен татар мәктәбе өчен юк дәрәҗәсендә. ДЙА дип йөрдек, әзерләндек. Ахырда тест дип исемен үзгәртеп куйдылар. Эш күләме шул ук. Милли мәктәп укучысы А, В, С өлешләрен эшләде. Сертификат та юк. Укытучы өчен дә әлеге тестның дәрәҗәсе шул чаклы гына.
Яз җитү яңа мәшәкатьләр алып килә. Мәктәп яны бакчасы, авыл өмәләре, урманда посадка утырту, юл буйларын чистарту. Гөрләп торган авыллардагы гап-гади хезмәт кешеләрен җир хезмәтеннән читләштерделәр, халык эшсез. Бу күренешләр бездә дә күзәтелә. Акчасыз, эшсез халыкка яшәү авыр. Яшьләр шәһәргә китә. Авылда карт-коры яши. Ә бу мәктәпнең киләчәгенә суга. Дөрес, авылны яшәтергә омтылучылар да бар, ләкин юллар булмау – тагын бер проблема. Кемнең генә тездән саз ерасы килсен соң?
Мәктәптә бала санының кимүе дә авыл укытучысын борчый. Балалар аз булуның уңай һәм тискәре яклары бар. Кечерәк коллективта педагоглар һәм укучылар арасында шәхси һәм эшлекле элемтәләр ныграк була, күмәк эштә үз-үзеңне күрсәтү, берләшү, килешеп эшләүнең реаль мөмкинлекләре ачыла. Ә икенче яктан, балалар саны кимү - мәктәпнең ябылуына китерә, укытучыларны эшсез калдыра.
Сәләтле балаларга үз-үзләрен күрсәтү, сәнгать һәм башка өлкәләрдә үз көчләрен сынау чикләнгән. Чөнки авыл җирлекләрендә спорт комплекслары, түгәрәкләр юк диярлек.
Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.
Авыл укытучысы… Син сабый бала кебек самими дә, син авыл халкы арасында өлге дә, һәр эштә оештыручы, башлап йөрүче, бәйрәм – концертларда оста “артист”та, туган якка соклану, киләчәккә өмет, басу- кырларга, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам тәрбияләүче дә, кыскасы, авылның иң затлы, иң хөрмәтле гади бер кешесе, гади мөгаллиме…
Комментарийлар