Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – авыл укытучысы

Фирдания Фәрит кызы МИҢНУЛЛИНА,Тәтеш районы Зур Әтрәч башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары...

Фирдания Фәрит кызы МИҢНУЛЛИНА,
Тәтеш районы Зур Әтрәч башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 24 ел.

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Минемчә, кешенең гомер буена дүрт тәрбиячесе була. Алда әйтелгәнчә, баланың тәүге тәбиячесе – ана, балалар бакчасында – тәрбияче, мәктәптә – укытучы, сыйныф җитәкчесе. Ә аннары кеше үзен үзе тәрбияләргә тиеш. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.


Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу сүздә. Ул һәрвакыт балаларга ярдәмгә ашыга, һәр кешене укырга, язарга өйрәтә. Укытучы булу җиңел түгел, тик мөмкин.


Минем яраткан укытучым – ул минем әтием Фәрит Барый улы Нигъмәтуллин. Ул гомере буе тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытты, озак еллар укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Мин балачактан ук аны хөрмәт итә, аның белән горурлана идем. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлауга аның юлыннан китәргә булдым һәм әтием һөнәрен сайлаганыма һичкайчан үкенгәнем булмады. Чөнки укытучы һөнәре авыр булса да, кызыклы да, мавыктыргыч та.


                   Ясамадым олы ачышлар,


                   Менгәнем юк минем галәмгә.


                   Бары гади укытучы булып,


                   Хезмәт итәм шушы гамәлдә.


Мин Тәтеш педагогия училищесын тәмамлагач, туган авылым мәктәбендә укытучы булып эшли башладым. Һәм менә 24 ел инде мин – авыл укытучысы.


Авыл тормышы – үзе бер дөнья ул. Авыл укытучысы өчен, монда яшәүче кешеләрнең һәм әти-әниләрнең уңай карашта булуы шарт. Авыл зурмы ул, кечкенәме, синең һәр кылган гамәлең кеше күзе алдында. Алар синең һәр хәрәкәтеңә бәя биреп тора.


Минем бурычым – балаларга башлангыч белем бирү, аларны белем иленә алып керү. Шул максатка ирешү өчен, үземнең эшчәнлегемдә төрле алымнар кулланам. Бу эштә миңа “Мәгариф” журналы (ул инде миңа балачактан ук “Совет мәктәбе” исеме белән таныш), “Ачык дәрес” газетасы һәм Интернет челтәре ярдәм итә.


Бүгенге көндә укытучының эшчәнлеге турыдан-туры Интернет челтәренә бәйләнгән. Чөнки электрон журналлар, электрон дневниклар кулланабыз. Тик авылда Интернет эшләмәгән вакытлар бик еш була. Бу – хәзерге заман авыл укытучысының зур проблемасы. Безнең эшебездә кыенлыклар китереп чыгаручы тагын бер сәбәп: аз укучылы сыйныфларны берләштерү. Ике сыйныфка берьюлы белем бирү бик авыр, укучыларга күбрәк мөстәкыйль эшләргә туры килә. Шуңа күрә дәресләрдә карточкалар, перфокарталар, тестлар күбрәк кулланам. Парларда эшләүне оештырам.


Мин нәни күңелләргә бәрәкәтле орлык сибә алуым белән бик горурланам. Һәрбер баланың бәхетле булуын, тормышта үз юлын табуын телим. Чөнки һәр укучым миңа үз балам кебек якын һәм кадерле.


                            Мин бер гади укытучы булып


                            Хезмәт итәм бүген тормышта.


                            Һәр укучым – язылмаган роман,


                            Һәр дәресем – маяк тормышка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ