«Мин – хан түгел, Мин – бары тик Зөлфәт»
(Дәрес-иҗади остаханә)Зөлфирә ШӘҢГӘРӘЕВА, Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Максат:– күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) иҗатына күзәтү я...
(Дәрес-иҗади остаханә)
Зөлфирә ШӘҢГӘРӘЕВА,
Мөслим гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) иҗатына күзәтү ясау;
– укучыларны шигырь укырга, аның мәгънәсенә төшенергә, матурлыгын күрергә өйрәтү;
– балаларда шагыйрь иҗаты белән кызыксынуга ихтыяҗ уяту, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: шагыйрь Зөлфәт портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, гимназиянең «Яшь бөреләр» иҗат түгәрәге укучылары тарафыннан чыгарылган «Мөслим әдипләре» аудиокитабы.
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка.
Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: проблемалы, тикшерүле, өлешчә эзләнүле.
Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: коллектив һәм индивидуаль эшләү.
Төп төшенчәләр: шигырь, анализ, проблема.
Дәрес барышы
- Оештыру, мотивлаштыру
(Зиннур Гыйбадуллинның шагыйрь Зөлфәт сүзләренә язган «Сагынуга дәва юк икән» җыры яңгырый.)
Укытучы. Укучылар, бу җыр сезгә танышмы, ошадымы? Ни өчен?
Көтелгән җавап. Бу җырда безнең Мөслим яклары, матур табигате, калын урманнары белән даны тирә-якка таралган Татар Бүләре, Сәет авыллары турында сүз бара. Бу яклар элек-электән үк токымлы атлары белән белән дан тоткан. Заманында алар район Сабантуйларында гына түгел, республика, илкүләм ярышларда да зур җиңүләр яулаган. Шуңа күрә бу җырны тыңлаганда, горурлык хисе туа.
- Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Җырда яңгыраган Сәет урманнары, Бүләр болыннары тагын кайсы яклары белән истәлекле?
Көтелгән җавап. Бу якларда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, безнең яраткан шагыйребез Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) туган.
– Димәк, бүгенге дәресебез шагыйрь Зөлфәт иҗатын өйрәнүгә багышланыр. Үзебез дә иҗат итәрбез.
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Иҗатыбызны Зөлфәтнең шигырь юлларыннан төзелгән план нигезендә алып барыйк.
- Мин хан түгел,
Мин – бары тик Зөлфәт.
- Йөрәгемне былбыл чакты.
- Дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән куркыйк.
(Дата, дәреснең темасы, эпиграфы, планы дәфтәрләргә языла. Укучылар язганда, талгын гына җыр дәвам итә.)
III. Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Укучылар, «Мин хан түгел, мин – бары тик Зөлфәт» кенә дип язган шагыйрь кем була икән ул? «Бары тик Зөлфәт» нинди була ала, һәм аның асылы нәрсәдә икән? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укытучы. Дәресебез – иҗат дәресе. Иҗат – ул хыял, иҗат – ул могҗиза. Әйдәгез, укучылар, без дә могҗиза тудырыйк. «Шагыйрь Зөлфәт»не дәресебезгә кунакка чакырыйк.
(Укытучы берничә көн алдан бер укучыга, Зөлфәт ролендә чыгыш ясар өчен, шагыйрьнең «Чытырманда былбыл сайрый» мәкаләсен укып өйрәнеп килергә куша. Укучы-Зөлфәт бүлмәгә килеп керә, балалар белән исәнләшә.)
Укытучы. Укучылар, менә Зөлфәт абыегыз үзе дә килде. Сорауларыгызны аңа бирә аласыз.
1 нче укучы. Зөлфәт абый, Мөслим җире туфрагында үткән малай чакларыгыз турында сөйләгез әле.
Укучы-Зөлфәт. Мин 1947 елның 3 нче гыйнварында Мөслим районы Яңа Сәет авылында туганмын. Ишле гаиләдә үстем. Балачагым, барлык балалар кебек, ат көтүе көтеп, кычытканга чагылып, су коенып үтте. Су буендагы иртәнге тал төбендә кошлар моңы тыңладым. Бәләкәй чакларымда, коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз, яшел яфракка шаң-шоң килеп, тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.
2 нче укучы. Зөлфәт абый, иҗат белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
Укучы-Зөлфәт. Казанга 1965 елда килдем. Иҗат үзәге, илһам чыганагы булган башкалабыз һавасы килешкәндер. Студент елларында ук шигырьләрем басыла башлады. Минем иҗатка кереп китүем турында дустым, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов болай дип язды: «Зөлфәт Казанга килү белән, җиң сызганып шигырьгә кереште. Нәкъ балта остасы кебек. Ипләп, җайлап, гамен белеп. Иңнәрен кагып куеп, кулларын төкереп, кулына балтасын... түгел, каләмен алып...» Бәлки, шулай да булгандыр.
3 нче укучы. Шигырь яза башлаган кеше яңадан аннан башка тора алмый. Ул – аның ашар ризыгы да, эчкән суы да, сулар һавасы да. Мондый кешеләргә шигырь зәхмәте кагылган, диләр. Шундый зур көчкә ия тылсыммы ул?
Укучы-Зөлфәт. Бу сорауга әле беркемнең дә төгәл җавап биргәне юк. Һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата. Ә мин асыл шигырьне хасил иткән һәр хәрефнең табынуга лаек икәнен беләм. Үземчә «шигырь» төшенчәсенә аңлатма биреп карыйм. Шигырь – ул ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүм, кайнар сүзләр яңгырашы. Һәр шигырьнең асылы – ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң.
4 нче укучы. Зөлфәт абый, шигырь язучы кеше ул нинди була?
Укучы-Зөлфәт. Соравыгызга сорау белән җавап бирәсем килә. Учакның, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салмак керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйгән ярың томырылып карамадымы?
Әгәр мин әйткәннәр синең холкыңда бар икән, димәк, син – шагыйрь. Ә шагыйрь ул күңеленә кунган былбыл авазларын кешеләргә ирештерер өчен яралган.
5 нче укучы. Бүген җир кешеләренә нинди мөрәҗәгать белән чыгар идегез?
Укучы-Зөлфәт. Аллаһ каршына иман китергән кебек шигырь китерик. Иман шартын гына түгел, шигырь шартын да белик. Дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән куркыйк. Яман кеше хакында: «имансыз!» дип түгел, «шигырьсез! » дип хөкем чыгарырга кирәк.
Укытучы. Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт, Зөлфәт абый. Ә без, укучылар, дәресебезгә кайтыйк. Тормыштан бер мисал китерәм. Моннан шактый еллар элек Мәскәүдән килгән бер тәнкыйтьче Сибгат ага Хәкимнән: «Сездә нинди талантлы яшь шагыйрьләр бар?» – дип сораган. «Зөлфәт», – дип җавап кайтарган аксакал. «Ә тагын?» – дип дәвам иткән тәнкыйтьче. «Зөлфәт!» – дип кабатлаган өлкән шагыйребез. Ни өчен шулай дип әйтте икән Сибгат ага? Зөлфәт шигырьләренең көче нәрсәдә икән? Җавапны шигырьләрнең үзләреннән табыйк.
(Укучылар мөстәкыйль рәвештә «Йөрәгемне былбыл чакты», «Ике урман арасы», «Адашкан болыт» китаплары буенча эшлиләр.)
Көтелгән җаваплар:
– Зөлфәт абыйның шигырьләреннән ниндидер көч, дәрт, энергия ташып тора. Ул кайнарлык безгә дә күчә.
– Шагыйрь яшәешкә, әйләнә-тирә мохиткә, кешеләргә битараф түгел. Ул халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген җаны аша уздыра.
– Шигырьләрендә халыкчанлык ярылып ята. Ул һәрвакыт гади халык белән, аның проблемалары белән яна.
– Шигырьләр актив көрәш рухы белән сугарылган.
– Беркемдә булмаган, кабатланмаган образлар, тел үткенлеге укучыны үзенә җәлеп итә. «Йөрәгемне былбыл чакты», яки «Мин былбылдан сезне чактырырмын, тыңлатырмын елан сайравын» дип бары ул гына әйтә аладыр.
Укытучы. Зөлфәт шигърияте әдәбиятта татар кешесен күтәреп чыкты. Татар кешесе нинди була ул?
(Бу сорауга җавап бирү өчен, укучыларга «Мәхәббәт», «Тимерче Каюм», «Чык төшкән Парнас тавына», «Соңгы йолдыз» шигырьләрен укып чыгарга тәкъдим ителә. Шуннан соң җаваплар тыңлана.)
Көтелгән җаваплар:
Ул – авыл тимерчесе.
Язмышын да чүкеп ясаган ул,
Сандалына салган ачуын.
Менә тагын:
Дене дә шул тимер иде аның,
Чүкеч тавышы булды догасы.
– Татар агаеның яшәеше дә кызган тимер кебек. Иле өчен сугышка да ярсып килеп кергән ул.
Кызган тимер кебек яшәде ул,
Кызган килеш керде сугышка,
Кызган тимер сукты йөрәгенә,
Кызган килеш ауды камышка.
– «Мәхәббәт» шигырендә татар агаеның сөю хисенә изге итеп каравы, матур итеп ярата белүе турында әйтелә. Аю каршына пычак белән бара алырлык гайрәтле татар агае мәхәббәттә бөтенләй көчсез. (Әсәрдән шушы юлларны табып укыла).
Мин аюга пычак белән барам,
Көч-куәтем – шөкер Ходайга...
Тик – мәхәббәт... Көчкә бирелми шул!
Кош күк төшми җимгә-бодайга...
Укытучы. Шагыйрь татар кешесен белемле, укымышлы, кыю итеп тә күрергә тели. Ул кайсы шигырендә чагыла? («Каюм».)
(Алга таба бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә булган әниләргә, патриотик темага кагылышлы шигырьләр дә укыла.)
Укытучы. Укучылар, менә без Зөлфәт шигырьләрен укыдык. Алар хакында үзебездә туган фикерләр белән уртаклаштык. Ә Зөлфәт үзе шигырьләре турында ниләр язып калдырды икән?
(Укучылар әдәби китаплар белән эшли.)
Көтелгән җавап. Шагыйрь бу сорауга үзенең «Шигырем – гомерем» дигән шигырендә җавап бирә:
Дошманга тик калкан булма,
Шигырем минем.
Шигырем генә түгел син –
Гомерем минем!
Икенче шигырендә шигырьле тормыш бүләк иткәне өчен язмышына рәхмәтләрен укый автор:
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың, –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..
Упкын төпләрендә гөлләр үскән
Кыяларны белеп сайладым...
Мин былбылдан сезне чактырырмын,
Тыңлатырмын елан сайравын!
- Рефлексив йомгаклау
Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрес сездә нинди хисләр уятты?
Көтелгән җаваплар. Без сулаган һаваны сулап, без басып йөргән туфракта тәгәрәп үскән гап-гади авыл малаеның шундый зур шагыйрь булып, халык күңелендә урын алуы күңелдә зур горурлык хисе тудыра. Ул бит безнеке! Ул бит – Мөслим егете!
– Чынлап та, аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә. Укыган саен яңа мәгънә табып гаҗәпкә каласың.
– Ә мин шагыйрь әнисе турында уйландым. Шулкадәр талантны нинди теләкләр теләп тудырды икән? Нинди догалар укып үстерде икән ул үзенең улын?
Укытучы. Фикер алышулардан чыгып, нинди нәтиҗәләр чыгарабыз соң?
Көтелгән җаваплар. Мин нәтиҗәне Зөлфәт абый сүзләре белән әйтәсем килә: «Дөньядан имансыз китүдән курыккан кебек, шигырьсез китүдән куркыйк».
– Ә мин Зөлфәт абыйның «Мин хан түгел» дигән сүзләренә каршы киләм: Зөлфәт – ул хан, бөек хан, бөек шигырь ханы!
- Өйгә эш
«Зөлфәт – минем яраткан шагыйрем» темасына сочинение язарга.
Комментарийлар