Минем хезмәт мизгелләрем
Фирая Вәгыйзь кызы Исрафилова,Менделеев районы Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 33 ел. Җәй көннәрендә, алмагачлар чәчәк аткач, б...
Менделеев районы Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эш стажы – 33 ел.
Җәй көннәрендә, алмагачлар чәчәк аткач, бакчада бал кортларын күзәтергә яратам мин. Менә алар берәм-берәм ояларыннан чыгалар да алмагач чәчәгенә килеп куналар. “Без дә без” килеп, чәчәк өстендә әйләнәләр, өйрәнәләр. Аннан гына үзләренә кирәкле бал җыеп, киредән умартага очып керәләр. Үзләренең табышларын балавызга тутыралар, эшкәртәләр, кешеләргә файдалы азык әзерлиләр. Баксаң, укытучы хезмәте дә бал кортлары хезмәтенә тиң икән бит! Без дә гомер буе белем җыябыз, туплыйбыз, эшкәртәбез, балаларга рухи азык әзерлибез. Төрле елларда язган дәрес планнарымны актарам – үземнең мөгаллим буларак үсеш баскычларымны билгеләргә омтылам.
Менә 1982 елда 5 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә язылган план-конспект. Максат, дәрес барышы... Дәресне җиһазлауга игътибар итәм: таблица, карточкалар, графопроектор. Күрсәтмә материалларның барысын кулдан ясаганмын. Кирәк булгач, өйрәнәсең икән: перо белән шрифт язарга да өйрәндем ул вакытта. Дәфтәр битләреннән тиз-тиз күз йөртәм - әллә кем түгел. Шулай булмый, эш тәҗрибәсенең беренче баскычы гына бит әле бу! Беренче тапкыр балалар каршына кереп баскан көнем бүгенгедәй хәтеремдә. Татар теле дәресе иде ул. Барлык булдыклыгымны җыеп, дәрес темасын аңлатам. Тактага язам, сөйлим, укучыларны күзәтәм. Алар – мине. Колаклар үрә торган, һәр сүзне тотып калырга тырышам. Алдагы партада утырган бер кыз күршесенә: “Кара әле, апаның күлмәге нинди матур!” – ди. Күлмәгенә карап каршы алалар диюләре дөрестер, ахры.Менә 2000 нче елларда язылган планнар: дәрес – КВН, дәрес – эшлекле уен, дәрес – сәяхәт. 5-7 нче сыйныфларда үткәрелгән уен - дәресләр, 8 – 10 сыйныфлардагы дәрес – эшлекле уеннар әле дә истә. Мондый дәресләр үткәрү минем үземә дә, балаларга да бик ошый. Уйный-уйный, рольгә кереп алар белән Исем патшалыгына, Фигыль аланына чыгабыз. Бигрәк тә әдәбият дәресләре уңышлы үтә. Я Болгарга сәяхәт итәбез, я әсәргә “суд ясыйбыз”, я солдат булып землянкага “күчәбез”. Сөйлибез, бәхәсләшәбез, укыйбыз, җырлыйбыз. Кайбер планнарны кызыл белән билгеләп куйганмын. Мин алардан әле бүген дә файдаланам. Болар – минем табышларым бит. Шул елларда мәктәптә үткәрелгән бер бәйгедә укучылар әдәбият дәресләренә реклама ясаганнар иде. “Иң кызыклы, мавыктыргыч дәрестә утырасыгыз килсә, әдәбият дәресенә керегез!” Еллар узгач кына аңладым, балаларның минем дәресләргә биргән бәясе булган икән бит ул! 33 ел элек таблицалар, карточкалар белән эш итсәк, бүген барысына алмашка компьютер килде. Мин аны шунда ук якын иттем. Үзлегемнән анда язарга, эшләргә өйрәндем. Рус теле һәм рус әдәбияты буенча дисклар чыга башлагач, бу фән укытучыларыннан көнләшеп “шартлый яздым”. Шуннан дәрес өчен презентацияләр ясарга өйрәндем. Мәктәп программасындагы барлык язучылар иҗатына карата эшләнгән презентацияләрем әдәбият дәресләрендә алыштыргысыз материал бүген. Соңгы елларда балаларга эзләнү эшенең серләрен өйрәтәм. Бала табигате белән бик кызыксынучан бит ул. Проблема гына куй, шундук эзләнә башлый: китаплар актара, интернетта утыра, менә дигән итеп презентациясен дә ясап куя. Йомгаклау дәресләрен дә бик кызыклы итеп үткәреп була икән бит! Әсәрне өйрәнү барышында укучыларга бирү өчен кулланма – презентацияләр ясый башладым. Үткәргән дәресләремә үзем куанам. Дәрес ахырында бәхәскә кереп киткән укучыларымның үз фикерләрен кыю итеп әйтә, дәлилли алуын күреп, тырышлыгым бушка китмәгән, дим. Болар минем хезмәт җимешләрем бит! 10 нчы сыйныфта Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәре буенча йомгаклау дәресе бара. Балалар “Катнаш никах бәхетле була аламы?” - дигән сорауга җавап эзлиләр. “Була ала!” - дигән Әлфиягә бишәүләшеп “һөҗүм итәләр”. “Ә гореф-гадәтләребезне кая куясың? Корьән ашларын ничек үткәрерсең?” - дигән Ранияга карыйм да, аларга милләтебезнең гореф-гадәтләрен өйрәтүдә минем дә өлешем барга куанам. Димәк, укучыларым тормышта югалмас! Әдәбият, татар теле дәресләрендә мин салган белемнәр аларга киләчәктә ялгыш юлга басарга ирек бирмәс!
Бал кортлары “без дә без киләләр”, һаман эзләнәләр. Мин дә алар кебек тынгы белмим - һаман эзләнәм, җыям, тәртипкә салам... “Картая беләсеңме син?!” - диләр миңа коллегаларым. “Апа, олимпиадага кайчан әзерләнә башлыйбыз?”, “Интернетта татар теле буенча бәйге таптым, катнашабызмы?”, “Апа, Нәүрүз җитә, яңа җыр өйрәнәбезме?” – дип торган укучыларым барында мин картаймам, ахры.
Комментарийлар