Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем күзлектән караганда...

Раушания Гаяз кызы МӘТҖАНОВА,Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы – 24 ел Минем үземнең язмамны «Компетент шәхес булу җиңелме?» дигән сорау белән башлап китәсе килә. Һ...

Раушания Гаяз кызы МӘТҖАНОВА,


Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагогик стажы – 24 ел


 


Минем үземнең язмамны «Компетент шәхес булу җиңелме?» дигән сорау белән башлап китәсе килә. Һәм шушы урында ук аңа җавап та бирәм. Юк, җиңел түгел шул... Бу уфтанып әйтүем түгел, ләкин җан авазы белән сыкрану. Бүгенге көндә заман таләпләре укытучы алдында берсеннән-берсе авыр сынаулар куя. Хәзер инде материалны яхшы белү генә җитми, чөнки синең компентлыгың белем дәрәҗәсе буенча гына бәяләнми. Компетентлы булу өчен хәзер көн саен гөмбә кебек калкып чыккан яңа идея-алымнарны авызлыкларга да кирәк.


Шул уңайдан мин үземне борчыган (бәлки мине генә түгелдер) бер проблемага тукталып китәсем килә. Ул – бер сыйныфта берничә төрле милләт баласын укыту проблемасы. Беркемгә дә сер түгел: бүген авыл җирләренә кайлардан гына күченеп кайтмыйлар. Элек без татар балалары белән беррәттән әрмән балаларын укыткан булсак, хәзер инде алары янына русы да, чувашы да, кореялеләре һ.б. кушылды. Әлеге мәсьәлә, иң беренче чиратта, татар теле укытучылары өчен бик тә авыр. Ник дисәгез, тугызынчы сыйныфтагы имтиханга                                                                                аларны төрлечә әзерләргә кирәк. Бер үк вакытта, бер дәрес кысаларында берничә төрле эшләү, әллә ничәгә аерылырга тырышу бер миңа гына авыр түгелдер, мөгаен. Сүз дә юк, мондый балалар саны билгеле күләмгә җиткән очракта,  аерым төркем итеп укытырга мөмкинлек бар, ләкин гөнаһ шомлыгына каршы, башка милләт укучыларның саны ул төркемне оештырырлык күләмдә булмый шул.  Менә шул вакытта нишләргә соң дигән сорау туа.


Эш тәҗрибәмнән чыгып, мин үзем кулланган кайбер алымнарны тәкъдим итәргә уйлыйм. Узган уку елында татар балалары белән беррәттән бер рус кызы, бер корея егете, бер чуваш кызы һәм бер үзбәк кызы укыды. Сыйныфтагы гомуми укучылар саны 25 иде. Башка милләт балаларының саны дүртәү генә булганлыктан, махсус төркем булдырылмады. Минем бәхеткә, алар башлангычтан ук безнең мәктәптә укыйлар иде. Бу факт мәсьәләне бераз җиңеләйтә төшә. Чөнки ничек кенә дисәгез дә, алар ничә ел буена татарча сөйләмне ишетеп торалар, ә бу бик тә мөһим. Бишенче сыйныфка кабул итеп алуга мин ниләр эшләдем соң? Беренче карашка, әллә ни зур ачышлар ясамадым да кебек: бары тик алар белән татарча аралашырга гына теләдем. Сүз дә юк, аңламау, тәрҗемә итәргә туры килү очраклары булмады түгел. Ләкин тора бара сүзлек запасларын арттыру теләге белән, алардан да татарча җавап бирүне таләп итә башладым. Бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Нәтиҗәне икенче көнгә үк көтү – бу ахмаклык булыр иде. Минем максат әлеге балаларның татар теленнән сүзлек байлыгын арттыру иде. Сүз дә юк, кайчакларда ятлатырга да туры килде. Ләкин иң төп эш алымым менә нәрсәдән гыйбарәт булды. Мин беренче дәрестә (өстәмә дәрес, дәрестән соң эш) әлеге укучыларга бер текст тәкъдим итәм. Беренче эш итеп алар текстны хатасыз күчерәләр. Аннары икенче дәрескә әлеге тексттагы һәрбер сүзне тәрҗемә иттерәм. Әлеге эшнең үтәлешен тикшергәндә, төртеп-төртеп аерым сүзләрне генә сорыйм, шулай булмаганда укучы алдан ятланган тәртиптә җавап бирә, ә бу исә истә калдырган дигән сүз түгел. Өченче дәрескә мин әлеге текстны сөйләтәм. Дүртенче дәрескә тексттагы фикерләрне чиста кәгазьгә яздырам. Күргәнегезчә, бер текст белән дүрт дәрес эшләргә туры килә. Әлеге юл белән мин укучыларның сүзлек байлыгын арттыруга ирешә алдым. Ә бу исә миңа имтиханда зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Һәр дәрестә, ел саен күпме текст өйрәнергә, никадәр сүзнең мәгънәсен белергә була бит! Тугызынчы сыйныфка килгәндә, мин инде күпмедер тынычланган, үз-үземә ышанычым арткан иде: укучыларымның имтиханнарын бирә алачакларына шигем юк иде. Шулай да, имтиханга әзерлекне башлаганчы, миңа төгәл генә хәл итәргә кирәк: укучыларым нинди код тапшырачаклар. Һәм мине иң нык гаҗәпләндергән җавап ул – 21 нче код тапшыру. Аларның үзләренең дә, сыйныфташларыннан аерылып, башкача язарга теләкләре юк иде. Чөнки биштән алып тугызга кадәр текст өстендә эшләп, алар изложение белән сочинениене тиешле кысаларга туры китереп яза алырлык хәлдә иде. Ә менә тест өлеше буенча 9 нчы сыйныфның уку елы дәвамында эш алып барам. Алдан саналган текст белән эшләү алымнары барысы да дәрестән тыш вакытта башкарылганлыктан, һәм укучылар дәрестә башка татар балалары белән шөгыльләнгәнлектән, тест өлешенә әзерләнү дә булдыра алмаслык эш түгел икәнлегенә инандым.


Шушы эшләр тәмамланганнан соң нәтиҗәне күрү – иң сөенечле момент. Дүрт укучымның дүртесе дә дүртле билгеләренә тапшырдылар. Укытучы өчен тагы ни кирәк соң?  Мин укыткан әрмән малаеның бүгенге көндә дә татарча бәйрәм белән котлавын күрү, корея егетенең матур итеп сөйләшүләрен ишетү зур куаныч түгелмени? Моңа кадәр татар телен чит тел буларак өйрәтү методикасы белән таныш булмаган бер авыл укытучысы өчен бу – зур уңыш. Бәлки зур галимнәр тарафыннан әлеге методиканың исемнәре дә билгеләнгәндер, мин ул кадәресенә җавап бирә алмыйм, ләкин мин йөрәгем кушканча, мөкинлегемнән чыгып, шушы юл белән башка милләт балаларын да укытырга һәм имтиханнарга әзерләп була дигән фикердә калам. Нәтиҗәгә ирешим дисәң, күп көч түгәргә, һәрдаим үз өстеңдә эшләргә, эзләнергә кирәк. Ә компетентлы шәхес нәкъ шул үз дә инде. Юк, җиңел түгел компетентлы шәхес булырга. Ләкин шул авырлыкларны җиңү юлларын табарга тырышсаң гына, уңыш синең юлдашың була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ