Логотип Магариф уку
Цитата:

Минем уңышлар формуласы

Лариса Михайловна СУЛТАНОВА,Зәй районы Кадер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 21 ел.Минем хезмәт юлым 1992 елда туган мәктәбем – Кадер мәктәбендә баш...

Лариса Михайловна СУЛТАНОВА,

Зәй районы Кадер урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч класслар укытучысы. Эш стажы – 21 ел.


Минем хезмәт юлым 1992 елда туган мәктәбем – Кадер мәктәбендә башланды. Укытучы булу, нәни балаларга белем һәм тәрбия бирү минем мәктәп елларымның изге хыялы иде. Шушы хыялымны тормышка ашыру максаты белән, 1988 нче елда мин Чаллы педагогика институтына укырга кердем. 1992 нче елда башланган җаваплы, тынгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, кызыклы булган хезмәт юлыма - 21 ел.


 Минем төп максатым – белемле чын Кеше тәрбияләү. Чын кеше генә һөнәри осталык үрләрен яулый ала. Чөнки ул кешеләр арасында гына яшәми. Ә алар өчен дә яши. Монысы тагын да җаваплырак эш. Бу максатка ирешү өчен, мин эшне укучыларда оешканлык тәрбияләүдән башлыйм. Балаларның теләкләрен исәпкә алып вазифалар бирелә. Теләп, яратып башкарылган эш кенә тиешле нәтиҗәләр бирә. Ә нәтиҗәләр сыйныф почмагында яктыртылып барыла. Мәктәп белән балалар бакчасы арасында да дәвамлы эш алып барыла, табигатьне саклау, сәламәт яшәү рәвеше, дуслык турында спектакльләр күрсәтелә. Шулай итеп, җаваплылык, дуслык, үзара булышу хисләре тәрбияләнә.


 Укытучыларга яңа федераль стандартлар нигезендә тормышта югалып калмаслык, үз урынын табарлык көчкә ия булган, белемле, әхлаклы, бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләү бурычы куела. Бу максатка ирешү өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышабыз. Заманадан артта калмас өчен, дәресләребездә яңа методлар кулланабыз. Балалар саны ким булганга күрә, кайчак элементларын гына кулланырга туры килә.


Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирелә. Алар арасында мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр, күзәтүләр ясау, фикерләү таләп итүче мәсьәләләр чишү, хикәя язу өчен үзлекләреннән план төзү кебек эшләр бар. Аларның иҗат җимешләре аша хыялларын беләм. Шул хыялны тормышка ашыру өчен, булдыра алганча ярдәм итәм.


Хезмәтемдә укучыларда тәртиплелек, дөреслек, пунктульлелек, сабырлык, ихтирамлык сыйфатлары, үз-үзеңә ышаныч булдырырга тырышам.


 Хәзерге заман авыл укытучысы өчен түбәндәге сыйфатлар иң кирәклеләре дип саныйм:


- үз фәнеңне яхшы белү;


- балаларны ярату, аларның шәхесен ихтирам итү, аларга кеше итеп карау;


- укучыларның яшәү шартларын, сәламәтлекләрен белү;


- укытучының активлыгы, һәрвакытта иҗади эзләнүдә булу. Дәрестә уеннарны, методларны оста куллану. Алган белемнәрнең тормышта нәрсә өчен кирәк булачагын аңлату;


- укытучының тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы.


Минемчә, шушы сыйфатларга ия булган укытучыларга балалар үзләреннән-үзләре тартылырлар, киләчәктә аңа охшарга тырышачаклар. Барлык һөнәр кешеләренә караганда да укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Кешелекле булырга өйрәтик

Антонида Валентиновна ВАСИЛЬЕВА,Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 17 ел.Укытучы һөнәре сабый балага тиң: гел эзлә...

Антонида Валентиновна ВАСИЛЬЕВА,

Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 17 ел.


Укытучы һөнәре сабый балага тиң: гел эзләнү өстендә укытучы. Аның һаман нәрсәдер табасы, ниндидер үзе белмәгән нәрсәне беләсе, аңа ирешәсе килеп тора. Укытучы укучыларын зур шәхес итеп күрергә хыяллана. Үссеннәр, укысыннар, кеше генә булсыннар да үз юлларын гына тапсыннар, бу катлаулы дөньяда.


Мин үзем рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемдә һәрвакыт төрле сорауларга җавап эзләргә туры килә. Мин укыткан укучылар яхшы юлдан гына китәрме? Мин биргән белемнәрне алар киләчәктә куллана алырмы? Җәмгыятькә лаеклы кешеләр тәрбияләп булырмы? Ни өчен педагогика һәм психология өлкәсендә йөзәрләгән метод һәм алымнар була торып, күпчелек укучылар үзләренең иҗади сәләтләрен тулысынча ача алмыйлар? Сораулар һәрвакыт бик күп. Моның сәбәпләрен һәр укытучы үзе эзли, җавапларны үзе таба. Барысы да укытучының талантына, ачышларына, тырышлыгына бәйле.


Әйе, мин – укытучы. Сайлаган язмышымны сүтеп, яңадан тагын бер кат үтеп булса, мин барыбер шушы юлны сайлар идем. Бер уйласаң, укытучы эше гел бер төрле бара төсле: ничә айлар, ничә көннәр бер үк нәрсәне дәрес буе сөйлисең, бер үк формулалар, кагыйдәләр ятлыйсың. Ләкин алай түгел шул. Ул һәр дәрескә беренче тапкыр кергән кебек әзерләнә, беренче тапкыр дәрес биргән кебек дулкынлана. Аның һәр дәресе, һәр укытучысы – хәзинәдән кадерле.


Мәктәпне кечкенә генә бер дәүләт белән чагыштырырга була. Аның үз законнары, үз таләпләре, үз сүзе. Ә укытучы – әнә шул дәүләт, башкарган эшләре белән чиксез горурланучы, шул эшләрдә үзенең дә турыдан – туры катнашы барлыгын тоючы кирәкле кеше. Рус телле балалар өчен татар теле, әлбәттә, авыр фән. Укучылар арасында кызыксынып өйрәнәчеләре дә, уртача өйрәнүчеләре дә, авыр үзләштерүчеләре дә бар. Бүгенге көндә рус мәктәбендә эшләүче татар теле укытучысы зур авырлыклар кичерә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укытучы укучыны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтергә тиеш. Укытучы гаиләдә татарча аралашучы укучы белән, әти-әнисе татар булса да, рус телендә аралашучы бала һәм кушымлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшли. Урыс мохитында яшәгән, үскән, тәрбияләнгән татар баласы үз телендә мөстәкыйль фикер йөртүдән шактый ерак тора. Фикер рус телендә формалаша, чөнки аңа шулай җиңелрәк, көндәлек тормышта бала шуңа күнеккән. Бала үзе өчен җайлы юл сайлый: фикерләрен русча әйтеп бирә. Мәсәлән, татар телендә рус телендәге вид, род, предлог, приставка күренешләре юк. Ә аларга тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өйрәткәндә игътибар ителә.


Яңалык кертүче укытучы булу – авыр: эзлекле эш таләп итә, башка фәннәр белән үз фәнен дә оста үреп бара. Укучыларымда белем алу, эзләнү теләге бетмәсен, аларның күңеле яңалыкка, нинди дә булса файдалы эшләгә атлыгып торсын – мин менә шуның өчен тырышам. Сәнгать, бигрәк тә матур әдәбият элементлары кертеп, дәресне тагын да тулыландырырга омтылам. Минемчә, бала кечкенәдән үк әхлакый тәрбия алырга тиеш, ә аннары инде – зирәклек. “4”ле, “5” ле билгесенә укыган укучылар исәнләшмичә дә үтеп китәргә мөмкин. Аларның күңелләре – буш, анда шәфкатьлелек, миһербанлык дигән асыл сыйфатлар юк. Ә инде уртача гына баручы балалар бөтенләй башка ягы белән ачылып, таң калдыра. Кем белә бит: киләчәктә, бәлки, нәкъ менә шушы урталыкта йөргән балалар әйбәтрәк итеп тормышын корыр, матур итеп яшәр? Чын мәгънәсендә әхлакый биеклеккә ирешкән кеше аннан бик сирәк егылып төшә...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ