Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллим формуласы

Әлфирә Миңнерәфыйк кызы Әүхәдиева,Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Смәел урта гомуми белем мәктәбе”нең беренче категорияле башлангыч сыйныф...


Әлфирә Миңнерәфыйк кызы Әүхәдиева,

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Смәел урта гомуми белем мәктәбе”нең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажы – 32 ел.


Сызылып таң ата. Бер-бер артлы авыл әтәчләре кычкыра башлый. Каз мамыгыннан ясалган йомшак мендәргә яңа гына башы тигән сөйкемле апаның кабат хезмәт иртәсе башлана. Менә ул чәйнеген газ плитәсенә утыртып сыерларын саварга чыгып китә. Кош-кортларына ашарга бирә дә иртәнге аш өстәлен әзерләп балаларын уята. Дәүләткә сөтен тапшырып кайта, хайваннарын көтүгә чыгара, казларын болынга куа... Санап китсәң, тавык чүпләп бетермәслек эшләр. Шулай булса да зарланмый ул. Мин – укытучы дип тормый, һәр авыр эшне башкара. Чөнки ул колхозчы гаиләсендә “килен” бурычын үти. Аның тормыш итәсе, гаилә тотасы бар. Авыл халкы алдында да сынатасы килми.


Шулай кояшта каралып, хезмәт белән чыныгып, яңа уку елына аяк баса ул. Ә мәктәптә инде аңа яңа эшләр өстәлә: эш программалары төзү, көнлек дәрес планнары язу, авыр балалар белән өстәмә эшләү, журнал тутыру һәм башкалар.


Уйлап карасаң бер кеше җилкәсенә күпме эш йөкләнә. Ни өчен шулай? Җавап гади: авыл җирендә балалар саны бик аз, укытучыларның ставкасы кечкенә, ФГОС гел яңа эш алымнарын таләп итә. Ә укытучының башкалардан калышмыйча, үрнәк булып тормыш итәсе, көн күрәсе бар. Ул – татар хатыны. Зарлануны белми торган күндәм, сабыр зат. Ул туган җирендә үзе теләгән биеклеккә күтәрелә алуына ышана, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җаңга көч – куәт бирә. Шуның өчен ул һәрчак ягымлы, ярдәмчел, ару-талуны белми. Аның хезмәте авыр, әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итеп тотарга тиеш. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.


Бала тәрбияләү, аңа белем бирү – гомер буе бәхәсле мәсьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәс үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар, минемчә, түбәндәгеләр: үз һөнәренең остасы булу, түземле, намуслы булу, балалар күңеленә юл таба алу, гадел һәм риясыз булу, башкаларны аңлау, таләпчән һәм әдәп кагыйдәләрен нык саклау һәм иң мөһиме балаларны, үз эшеңне ярату.





Яратам мин сабыйларның
Шаян, шук булуларын.
Берсен – берсе бүлә – бүлә
Төрле гапь коруларын.
Ярыштырам, чагыштырам
Белем күнекмәләрен.
Таныштырам хатлар язып
Хезмәт күрсәткечләрен.
Көчем барда сынатмыйча
Намус белән эшләрмен.
Укыткан балаларымны
Кешелекле итәрмен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ