Логотип Магариф уку
Цитата:

МӨГАЛЛИМӘ МИН! ШУШЫ ИСЕМ БЕЛӘН ҖИРДӘ ЯШӘҮ ҮЗЕ БЕР БӘХЕТ....

Ләйсән Габбас кызы МОРТАЗИНА,Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 25 ел.Акылдан битәр хис кешеседер мин, бәлки. Шулай булмаса, бик күп курсташларым диплом алып, шәһәр мәктәпл...

Ләйсән Габбас кызы МОРТАЗИНА,

Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 25 ел.


Акылдан битәр хис кешеседер мин, бәлки. Шулай булмаса, бик күп курсташларым диплом алып, шәһәр мәктәпләрендә укытырга хыялланганда, үземне бары тик авыл мәктәбе укытучысы дип кенә күзаллап, шуңа омтылып яшәр идем микән? Авыл укытучысы җилкәсенә йөкләнгән бар авырлыкны, борчу-мәшәкатьләрне белеп-күреп үскән гап-гади авыл кызы бит мин...


Бу һөнәргә килүемә дә нәкъ менә үземне укыткан укытучыларымның шәхси үрнәге этәргеч булды. Чиксез горурлану белән әйтәм: иң-иң көчле педагоглар, чын гыйлем ияләре, бар гомерләрен тел-милләткә багышлаган шәхесләр Сәмига апа Гәрәева, Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәеваларның шәкертемен һәм максатым да - алар куйган “планка”ны шул биеклектә калдыру.


Милли мәгариф кенә түгел, бөтен татар дөньясы авыр сулаган дәвердә яшибез. Авыл һәм аның мәктәпләре аеруча зур сынаулар кичергән чор бу. Әмма, халыкны милләт буларак саклап калу һәм яшәтү һаман да шул оптимальләштерелгән, милли компоненты йолкынган авыл мәктәбенең бөек миссиясе булып кала бирә.


Кайбер һөнәрдәшләрем фикеренчә, хәзер авыл балалары һәм шәһәрнекеләр арасында аерма җуела бара. Өлешчә андый үзгәрешләр барлыгын һич кенә дә инкарь итмим. Чөнки замана технологияләре, инновацион дәресләр, яңа укыту методикалары куллану буенча шәһәр мәктәпләреннән һич калышмыйбыз. Тик авыл баласының күңеле үзгәрәк: табигатькә якынрак булу мәрхәмәтлерәк, нечкә күңеллерәк, моңлырак итә, хезмәт күреп үсү – кырыс тормышка яраклаштыра, туган җир кадерен белергә өйрәтә, бары авыл гына саклап калган гореф-гадәтләр, туганлык мөнәсәбәтләре, милли тел байлыгы, мәдәнияты авыл баласын милләтпәрвәр итеп тәрбияли. Татар мәктәбенең, авыл укытучысының бурычы – менә шушы кыйммәтләрне түкми-чәчми саклау.


Тагын бер ялгыш фикер. Авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларның белем ягыннан шәһәр балаларыннан калышулары хакында әйтүчеләр бар. Бу саташуны статистиканың кырыс саннарына таянып тар-мар итүе бик җиңел. БДИ нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Авыл мәктәбе сыйныфлары, гадәттә, аз комплектлы. Димәк, безнең һәрбер балага индивидуаль якын килеп эшләү, дәресләрдә күбрәк мәгълүмат бирү мөмкинлегебез күбрәк. Авылда һәр кешенең тормышы уч төбендәге кебек бит. Шуңа да сабыйларыбызның психологик халәтеннән, мәктәптән тыш шөгыльләреннән хәбәрдарлыгыбыз, әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә торуыбыз да укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген арттыра.


Мин – башлангыч белем бирүче мөгаллимә. Беренче орлыкларны кирәкле тирәнлеккә салып, шытып чыккан үсентеләргә кул һәм җан җылысын биреп үсеп китәргә ярдәм итә алам икән – баланың киләчәк тормышына нигез салынган дияргә дә мөмкин. Инде үзләре өлкән кешеләргә әверелгән элеккеге шәкертләрем әле дә хәл белешеп, киңәш сорап яныма килә икән – димәк, һөнәремне дә юкка сайламаганмын.


Тизлек, үзгәрешләр чоры авыл укытучысына зур таләпләр куя. Туктаусыз белемебезне арттырып, һәр дәрескә яңалык алып керергә омтылмасак, яңа технологияләр белән мавыгып гасырлардан килгән милли тәрбияне, традицион укыту алымнарын онытсак, һәр укучыбыз өчен остаз гына түгел, дус-киңәшче була алмасак - интернет челтәреннән теләсә-нинди мәгълүматны “сөзеп” алырга сәләтле замана балаларын ни-нәрсә белән мавыктыра алабыз соң, и, мөхтәрәм һөнәрдәшем?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ