Логотип Магариф уку
Цитата:

Сау кеше – рухи бай кеше

ГАБДРАХМАНОВА Рамилә Нәкыйп кызы, Балтач районы Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасының I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысыХөрмәтле әти-әниләр! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы: «С...

ГАБДРАХМАНОВА Рамилә Нәкыйп кызы,

Балтач районы Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасының I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы


Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең бүгенге җыелышыбызның темасы: «Сау кеше – рухи бай кеше». Бу теманы мин юкка гына сайламадым.


Хәзерге чорда сәламәт тормыш рәвеше, бигрәк тә балаларның сәламәтлеген саклау иң зур һәм четерекле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Соңгы елларда җәмгыятебездә барган үзгәрешләр балалар һәм яшүсмерләр тормышына бигрәк тә тискәре йогынты ясады. Бүген балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге бөтен җәмгыятьне борчуга салды.


Һәр ата-ана үз баласының сәламәт һәм бәхетле булуын күрергә тели. Ә менә балаларның әйләнә-тирәлек, кешеләр белән тату яшәүләре өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында барыбыз да уйланабызмы соң? Югыйсә, моның сере гади: ул – сәламәт тормыш рәвеше алып бару.


Галимнәр раславынча, кешедә ике төрле авыру булырга мөмкин: берсе – матди (физик), икенчесе – мәгънәви (рухи) авыру. Физик авыруны табиблар гади күз белән яки ниндидер приборлар, аппаратлар ярдәмендә күрәләр әле. Үз организмыбызны төрле авырулардан саклау – һәрберебезнең бурычы. Бу уңайдан, сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның төп кагыйдәләрен санап үтик:


1. Үзеңне сәламәт яшәү рәвешенә көйләргә, сәламәт булырга тырышырга. Бу – иң мөһиме.


2. Чиста, пөхтә булырга. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе дип юкка гына әйтмәгәннәр.


3. Дөрес тукланырга. Ризык организм өчен кирәкле аксымнарга, витаминнарга бай булырга тиеш. Азык кабул итүнең вакыты да шулай ук әһәмиятле. Ашау-эчүдә тәртипнең булмавы ашкайнату органнарының эшчәнлегенә зарарлы йогынты ясый.


4. Физик күнегүләр сезнең юлдашыгыз булсын. Аларның кайберләре аерым мускуллар группасын ныгытуга, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән. Умыртка сөяге кәкрәю, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны- эчәк авырулары, начар күрү белән интегүче балаларның саны елдан-ел артуы күзәтелгән вакытта моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.


5. Организмны чыныктыру. Балаларның сәламәтлеген ныгытып, без аларны төрле авыруларга бирешмәүләренә ирешә алабыз.


6. Без шулай ук баланың ничек киенүенә дә игътибар итәргә тиешбез. Кием, чиста-пөхтә булудан тыш, җайлы, җиңел, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган һәм җыйнак булырга тиеш.


Болары – безне физик яктан сәламәтләндерү чаралары. Ә менә икенче авыруыбыз турында без нәрсәләр беләбез? Аның чагылышы безнең сөйләгән сүзләребездә, кылган гамәлләребездә чагыла. Гайбәт сөйләү, яла ягу, кешене мыскыл итү, ялкаулык, үз-үзеңне тыя белмәү һ.б. тискәре сыйфатлар – рухи авыруның реаль чагылышы. Гаиләдәге татулык, бер-береңә яхшы мөнәсәбәт тә сәламәтлекнең нигезе булып тора. Ләкин күп кенә гаиләләрдә моның киресен күзәтергә туры килә. Бер-беребезне рәнҗетмәскә тырышыйк. Өлкәннәр арасында килеп чыккан ызгыш-талашларның бала күңеленә тирән җәрәхәт ясаганын онытмыйк.


Димәк, физик һәм рухи сәламәтлек сәламәт тормыш рәвеше нәтиҗәсе булып тора. Алар үзара тыгыз бәйләнгән.


Билгеле булганча, сәламәтлек өчен кешенең нинди шартларда яшәве дә мөһим мәсьәлә. Тирә-юньдәге пычраклык, тәмәке тарту, эчкечелек белән шөгыльләнү, наркотиклар куллану, аз хәрәкәтләнү һ.б. тискәре күренешләр, шулай ук тормыш шартларының начараюы кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Кызганыч, безнең илдә, үсеш ягыннан алга киткән илләр белән чагыштырганда, тәмәке тартучылар саны арта бара. Балалары янәшәсендә авызына тәмәке капкан әтиләр хәзер гадәти күренеш. Шуны күреп үскән яшүсмерләр, хәтта мәктәп балалары да бу начар гадәткә тиз тартыла. Аулак почмакта егетләр белән бергә тәмәке пыскытып торучы кызларга да күз ияләшеп килә бугай инде.


Эчкечелек тә киң җәелә. Социологлар әйтүенчә, елына 8 литр спирт кулланса, кеше үзенең кешелек сыйфатларын югалта. Ә исерткеч эчемлекләрне айлар, еллар буе туктаусыз кулланган кеше нишлидер? Менә монысы җитди сорау. Соңгы елларда бу баткаклык үзенә торган саен күбрәк кешене тарта. Алар арасында яшь ир-егетләр, хәтта хатын-кызлар да булуы йөрәкне әрнетә. Ә бит шуның аркасында күпме материаль һәм мораль зыян килә. Моңа замананы гына гаепләп булмый. Төп гаеп үзебездә. Табын артында өлкәннәр белән беррәттән утырган балалар моны гадәти эш дип уйлыйлар. Аны юкка гына “елан” димиләрдер инде. Ул олыны да, кечене дә, көчлене дә, белемлене дә егып сала.


Алкоголизм чиреннән дә яманрак булган наркомания – дәвалап булмаслык афәт турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Кешене бөтенләй юкка чыгара торган бу чир турында хәзер бик күп язалар һәм сөйлиләр. Шунысы кызганыч, яшьләр арасында наркотик кулланучылар артканнан арта бара. Рәсми рәвештә теркәлгән наркоманнар арасында хәтта 12 яшькә кадәрге балалар да бар икән. Бу чирнең нинди упкынга илтүен без белергә, аңларга һәм балаларыбызга да аңлатырга тиеш. Чөнки бу коточкыч бәла көтмәгәндә-уйламаганда теләсә кайсы гаиләгә үтеп керергә мөмкин. Авыл җирендә яшибез, монда килеп җитми ул дип, тынычланырга ярамый. Хәзер авыл белән шәһәр арасында чик юк. Югыйсә, соң булуы бар.


Тагын бер әйтәсе килгән сүзем – ата-ананың абруе хакында. Абруй – балаларга тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Гаиләдә ир баланың һәм кыз баланың физиологик һәм психологик үзенчәлекләре аерым искә алынырга тиеш. Ир баланы тәрбияләүдә ата кешенең роле алыштыргысыз. Ул аңа ирләрчә миһербанлыкны, физик чыныгуларны, кул эше осталыкларын үз тәҗрибәсе аша төшендерә, өйрәтә ала. Кыз баланың киләчәгенә дөрес юлны әни кешедән дә яхшырак күрсәтүче булмас. Үз кызына ул хатын-кызларга хас горурлыкны, инсафлыкны, тыйнаклыкны, хезмәт сөючәнлекне үз тормышы, яшәү рәвеше аша аңлата. Әти-әнинең шәхси үрнәге никадәр зур урын тотканын беркайчан да истән чыгармасак иде.


Болар барысы да яшь буында сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре булдыру өчен иң кирәкле гамәлләр санала.


Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү – һәркемнең изге бурычы. Һәм мин киләчәктә ата-аналар һәм укытучылар-тәрбиячеләр бергә-бергә киңәшләшеп, акыл һәм көч егәрен бер максатка туплап шушы юнәлештә бердәм эшләрбез дип ышанып калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ