Логотип Магариф уку
Цитата:

Шулай яшәү бәхет түгелмени?

Әминә Мөнир кызы Сафина,Апас районы “Көрәш Даны” Орденнарының тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажы...

Әминә Мөнир кызы Сафина,


Апас районы “Көрәш Даны” Орденнарының тулы Кавалеры Насыйбуллин Ислам Насыйбуллович исемендәге Чирмешән урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, эш стажы – 30 ел.


Ничек кенә итеп әйтсәләр дә,
Мин үземчә аңлыйм бәхетне.
Байлык түгел, хезмәт җимешләрем,
Дәресләрем итә бәхетле.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап язабыз.
Өмет тулы күпме күзләргә без
Яшәү чаткылары салабыз.

 Бүген ял көне. Тау битеннән балалар шаулашкан, гөрләшкән тавышлар ишетелә. Анда минем нәниләрем дә бар. Инде үзләрен сагынып та өлгердем. Ә иртәгә алар килерләр. Килерләр дә: “Исәнмесез, Әминә апа!” – дип кочагыма сарылырлар. Шундый уйлар белән күңелемне юатып, өстәл өстендә яткан лагерь эше материаллары – көнлек меню  барларга утырдым. Инде күп укытучылар җәйге ялда. Ә мин һаман укучылар арасында. Әйе, укытучы өчен үзенең яраткан укучылары арасында булу, дәрес бирү – иң зур бәхет. Шушы балаларны сагыну, еракта яшәп туган җиреңне, иң якын кешеңне сагынуга тиң. Эшкә ашкыну хисләре, балаларга булган мәхәббәт миңа канатлар куя. Балаларны ярату укытучы эшенә мәхәббәт уятып, мине бу һөнәргә гашыйк итте. 30 еллык хезмәт юлым күздән кичерәм. Шатлыклар, сөенечләр, авырлыклар, борчулар – барысы да булды. Мин – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әлеге хезмәт миннән сабырлык һәм тырышлык сорый. Чөнки нәниләр мәктәпкә зур кызыксыну, укуга зур омтылыш белән киләләр. Алар укучы булулары белән горурланалар. Менә шул беренче шатлыкны югалттырмыйча, укуга өметне сүндермичә белем үрләренә алып менәм. Моның өчен дәресләрне кызыклы, уен формасында оештырам. Укучыларның танып-белү активлыгын, иҗади эшчәнлеген үстерерлек, шәхси мөмкинлекләрен истә тотып оештырылган дәресләрдә укучылар актив катнаша. Кече яшьтән үк балага һәр эшнең көч куеп ирешелгәнен аңлатам. Укучының укуга булган мөнәсәбәте күпчелек аның укытучысыннан, ягъни үземнән тора.Ул балада мин нинди кызыксыну уятам, аның игътибарын, хөрмәтен ничек яулый алам? Минем һәрбер дәресем алар өчен ниндидер бер яңалык, укуга теләк уятырга тиеш. Шуңа күрә мин түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнеп эшлим:


- баланың укуга булган кызыксынуын үстерү;


- баланың белеменә дөрес юнәлеш бирү;


- укыту-тәрбия процессында һәрбер баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу.


Белем һәм тәрбия бердәм процесс булырга, бер-берсен баетырга һәм бердәм максатка: балаларны һәрьяклап үстерү бурычларын гамәлгә ашыруга хезмәт итәргә тиеш. Укытучыларның һәм укучыларның иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә белем бирүдә җитди уңышларга ирешергә мөмкин. Һәрбер дәрестә, класстан тыш эшләрдә, төрле алымнар кулланып, балаларның күңелләрен тәрбияләргә тырышам. Чөнки саф күңелле һәм матур итеп уйлый белгән кеше генә матур эшләргә омтыла ала.


Белем һәм тәрбия процессында яңа информацион технологияләр кулланам. Күп кенә укыту мәсьәләләре алар белән уңышлы хәл ителә, укытуны индивидуальләштерү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә.


Бүгенге көн авыл мәктәпләре шәһәрнекеннән калышмый. Заманча җиһазланган мәктәпләр, бөтен уңайлыклары булган классларда эшләү рәхәт. Тик укучыларның елдан-ел кимүе борчый. Авылда калмый шул яшьләр. Эшләргә эше юк, колхозлар таралып бетте. Авылларны яшәтү программасын көткән вакытлар да үтте, көткән нәтиҗәсе генә булмады.


Авыл укытучысы – авыл көзгесе. Ул кешелеклелек сыйфатлары, үзенең эш- гамәле белән башкаларга өлге. Ул агитатор да, сайлау комиссиясендә әгъза, бәйрәмнәр оештыручы, җәен терлекләр өчен витаминлы себерке, яфрак-азык әзерләүче дә. Барысына да җитешәм мин. Гаиләмне карарга, хуҗалыгыбызда эшләргә, тирә-күршегә булышырга да вакыт табам. Ару-талуны белми, көчемне кызганмый хезмәт итәм, эзләнәм, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшим. Шулай яшәү бәхет түгелмени?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ