Логотип Магариф уку
Цитата:

Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгеләү

(Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп оештырылган дәрес. Татар мәктәбе. II сыйныф)Мария ЯКОВЛЕВА,Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучы...

(Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп оештырылган дәрес. Татар мәктәбе. II сыйныф)


Мария ЯКОВЛЕВА,


Чаллыдагы 52 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


Максат: сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгели белү күнекмәсен формалаштыру.


Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, дәфтәрләр, дәреслеккә электрон кушымта.


Дәрес тибы: яңа белемнәрне “ачу”.


Планлаштырылган нәтиҗәләр


Метапредмет: үзләштерелгән белем дәрәҗәсен контрольдә тоту күнекмәсен булдыру.


Предмет: сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә билгели белү.


Шәхси: белем алуның әһәмиятен аңлау, ана теленең кирәклеген тою, уку материалы белән кызыксыну.


Дәрес барышы




















































































































































































Дәрес этабы



Укытучы эшчәнлеге



Укучы эшчәнлеге



Универсаль уку гамәлләре


I. Оештыру– Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?– Дәресне башлыйбыз.– Кояшлы иртә кебек!Тукай телен, анам теленӨйрәнергә дип килдек!Регулятив УУГ:уңай халәт тудыру
II. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы1. Өй эшен тикшерү 
– Өйгә нинди  эш бирелгән иде?
 
– Уку кирәк-яракларын атый торган 10 сүз уйлап язарга кирәк иде.
   Регулятив УУГ
– Рәтләр буенча тикшердегезме?– Әйе.
– Эшчәнлегегез өчен үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрләрдә поляга билге куялар
2. Матур язу күнегүеОО оо ол ом он олыОлыласаң олыны, олыларлар үзеңнеКүчереп язу
– Мәкаль нәрсә турында?– Олы кешеләрне хөрмәт итсәң, аларга ярдәм күрсәтсәң, үзеңне дә яратырлар.
3. Актуальләштерү–Узган дәрес темасын искә төшерик әле.Сүзләрнең нәрсәләрне атавы турында модель буенча сөйләгез. (Модель – тактада.)– Сүзләр предметны, предмет билгесен, эш-хәрәкәтне атыйлар.Регулятив УУГ
– Аларны ничек таныйсыз?– Ысул кулланып: 1) сүзне әйтәбез; 2) нәрсә белдерүен ачыклыйбыз; 3) нәтиҗә ясыйбыз.Коммуникатив УУГТанып белү УУГ
4. Уку мәсьәләсе (УМ) кую– Сезнең алда карточкалар ята. Андагы сүзләрне өч төркемгә аерып әйтегез.Парларда эшСүзләр: көз, сала, юл, суык, кызыл, әдәпле, укый, сатучы, бала, кычкыра, усал, йөгерә  Коммуникатив УУГ
– Сүзләрне ничек аерырсыз?– Сорау куеп аерабыз.1 нче рәт: кем? нәрсә?Көз, юл, сатучы, бала.– Предметны атыйлар.
2 нче рәт: нишли? Сала, укый, кычкыра, йөгерә.
– Эш-хәрәкәтне атыйлар.
3 нче рәт: нинди? Суык, кызыл, әдәпле, усал.
– Предметның билгесен атыйлар.
– Дөрес. Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?– Сүзнең атау функциясен сораулар ярдәмендә ачыклап була.Регулятив УУГ
– Дәреслектәге (50 нче бит) нәтиҗәне укыгыз һәм чагыштырыгыз.– Туры килә. Без дөрес уйлаганбыз.
– Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?(УМ кую.)– Сүзнең нәрсә атавын сораулар ярдәмендә ачыкларбыз. (Бергә, парларда, үз-үзләренә кабатлыйлар.)Танып белү УУГ: проблемалар кую, эзләнү, белгәнне белмәгәннән аера белү
– Эшчәнлегегез өчен үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрләрдә поляга билге («5»ле, «4»ле) куялар.
III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы 
1 нче бирем(50 нче бит)– Сүзләрне, сораулар ярдәмендә төркемләп, 3 баганага аерып языгыз.– Кайсы баганада сүзләр күбрәк? 2 нче, 3 нче баганаларга тагын берәр сүз өстәгез.Төркемнәрдә эшләп тикшергәннән соң, дәфтәргә язалар

































кем? нәрсә?нишли? нишләде?нинди? кайсы?
сукуйдыэссе
сукмакчабазәңгәр
чәйнектыңлыйюмарт
тегүчеятлыйкөрән
кунаккиләягымлы

 
 
– Эшчәнлегегез өчен үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрләрдә поляга билге куялар
2 нче бирем(111 нче күнегү)– Биремне укыгыз. Сораулар урынына сүзләр куяр өчен нишләрсез?Парлап эшләгез.Парларда эш– Текстны укып чыгарбыз.Сүзләрне кую тәртибе: нәрсә? – кыш; нинди? – соры; кемнәр? – балалар; нишлиләр? шуалар; нинди?  – кызыкКоммуникативУУГ
– Эшчәнлегегез өчен үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрләрдә поляга билге куялар
Физкултьминут– Хәзер ял итеп алыйк,Утырып инде ардык.Бераз басып та торыйк.Кулларны билгә куеп,
Башны боргалап алыйк.
Куллар – билдә, өстә, янда,
Чүгәләп, торып алыйк.
Кушаяклап сикерик тә
Урыннарга утырыйк.
Сүзләрне кабатлап, хәрәкәтләр ясыйлар 
3 нче бирем(ысул чыгару)– Сүзләрнең нәрсәне атаганын ничек белерсез?(Тактада яза бара.)Парларда эш– Ысул кулланып: 1) сүзне укыйбыз яки әйтәбез; 2) сорау куябыз; 3) нәтиҗә ясыйбыз.Нәтиҗә:– кем?  нәрсә? соравына җавап булган сүзләр предметны атый һ.б.КоммуникативУУГ
– Эшчәнлегегез өчен үзегезгә билге куегыз.Дәфтәрләрдә поляга билге («5»ле, «4»ле) куялар 
4 нче бирем(113 нче күнегү)– Биремне укыгыз. Сорау куеп, предметны белдергән сүзләрне әйтегез.(Күзәтә, ярдәм итә.)Ысул кулланып, мөстәкыйль эшләп карыйларКоммуникативУУГ
– Шигырь нәрсә турында?– Балаларның кошларга ярдәме турында.Танып белү УУГ
– Ни өчен кошларга ярдәм итәргә кирәк?– Кошлар – безнең дуслар. Кышын кошларга азык табу кыен була, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк.
Тикшерәнәрсәләр? – песнәкләр, чыпчыклар, күгәрченнәр,чәүкәләр, кошчыклар, җим,җимнәр, оя, кошкайларкемнәр? – балалар
5 нче бирем(электрон кушымта белән эш)– Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп алыйк:  тәкъдим ителгән сүзләрне сораулары белән тоташтырыгыз.Сүзләрне укыйлар, сораулар куеп тоташтыралар: кызыклы → нинди?, чаба → нишли?, яши → нишли?, суык → нинди?, чишмә → нәрсә?, кычкыра → нишли?, арба → нәрсә?, үсә → нишли?, абый → кем?Регулятив УУГ
6 нчы бирем(модельләштерү)– Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз.Бер укучы тактада эшли(Эшкәртмә ахырындагы модельне урнаштырырга!!!) 
IV. Рефлексив бәяләү этабыРефлексия– Нәрсә белдек?– Сүзнең атау функциясен сораулар куеп ачыкларга мөмкин булуын белдек.Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне анализлый белү
– Ничек белдек?– Карточкадагы сүзләрне төркемнәргә бүлдек. Күнегүләр башкардык. Нәтиҗәләр ясадык. Табылган ысул буенча эшләдек.
Бәяләү– Эшчәнлегегезгә, критерийларга нигезләнеп, гомуми билге куегыз. (Критерий үрнәге: “Бүгенге дәресне аңладым һәм иптәшемне дә өйрәтә алам”, – дип уйлаучылар үзенә  «5»ле куя.)Дәфтәрләрдә поляга билге куяларРегулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне анализлый белү
Өйгә эша) дәреслектәге 114 нче күнегү;ә) эш дәфтәрләрендәге күнегү (укытучы кушуы буенча)
Алдагы дәрескә мотивация– Сүзнең атау функциясен тулысынча өйрәнеп бетерә алдыгызмы әле?– Димәк, алдагы дәрестә нишләрбез?– Дәрес тәмам, сау булыгыз!

 


яковлева


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ