Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиңдәш булыйк яңа заманга!

Исламия Мирхәт кызы МУСИНА,Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.Укытучылык – үзеңне кемнәргәдер багышлау таләп итә торган һөнәр. Мөгаллимлек ул кеш...

Исламия Мирхәт кызы МУСИНА,
Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.

Укытучылык – үзеңне кемнәргәдер багышлау таләп итә торган һөнәр. Мөгаллимлек ул кешегә тумыштан-табигатьтән, Аллаһының тәкъдире белән иңдерелә торган бер сыйфат.


Тау ягыннан - Зөя суларыннан алган дәрт-дәрман, Апас районы Колгына авылы урманнарыннан күчкән сафлык миңа тормышта көч-куәт биреп тора. Чирек гасырга якын укытучылык тәҗрибәсе туплаган Әни кеше мин. Һәр иртәдә тормыш иптәшем белән Кайбыч районы Бәрлебаш төп гомумбелем бирү мәктәбенә юл алабыз. Улыбыз Булат - безнең горурлык. Ул туган тел буенча район күләмендә генә түгел, республика олимпиадаларында катнашып танылды. “Кайбыч Тукае” дигән кушамат тактылар үзенә. Ул Казан медицина университетының стоматология факультетының икенче курсын тәмамлый инде, хәзер дә иҗат итә. Кызыбыз Фирүзә дә абыйсы юлыннан бара. Балаларыбызга туган телгә мәхәббәт гаиләбездә тәрбияләнә. Ә туган телен яраткан, әти-әнисенең сүзен тыңлаган бала әхлак кануннарын саклый, яклый ул! Югыйсә, авылда иҗат эшенә вакыт табылмый кебек, эш җитәрлек! Әмма син балаларыңны туган халкыңа, гореф-гадәтләргә якынайтырга тиешсең! Һәрберебезгә мәгълүм: кешеләр арасында һөнәр бүлешү дигән бик борынгы күренеш бар. Кемдер чүлмәкчегә, кемдер күлмәкчегә әйләнгән кебек, аерым сәләткә ия булучылар башкаларның балаларын тәрбия кылуны да үз өсләренә алалар. Менә шул рәвешчә укытучы дигән үзгә бер һөнәр формалаша башлаган. Мөгаллим һөнәрен сайлаучылар тәрбиячегә, остазга, балаларны яратучы фидакарьгә әйләнәләр.


Авыл укытучысы заманадан калмаска тырыша. Электрон мәгариф системасына да бернинди өйрәтүләрсез, аңлатуларсыз, үҗәтлекне кушып кереп китте ул. Аны бу эштә шәһәр укытучысыннан аерырга мөмкин түгел. Минем үземнең дә “Фәнни эш үрнәкләре” исемле берләшмәм бар. Анда үзем һәм укучыларым белән катнашып җиңү яулаган фәнни-эзләнү, иҗади-эзләнү эшләремне урнаштырам. Үрнәкләрем белән хезмәттәшләремә дә ярдәм итәсем килә. Берләшмә озын гомерле булсын өчен күп көч һәм вакыт таләп ителә,әлбәттә. Авыл укытучысы моның өчен төн йокысын кызганамени? Тик электрон мәгариф ике теллелекне югалтмасын иде. Анда бит барлык мәгълүмат та рус телендә генә бирелә. Югыйсә, татар теле дә Татарстан дәүләтенең рәсми теле бит!


Авыл җирлегендә укытучы гел кеше күзе уңында. Бәйрәмнәрдә концерт куярга кем тиеш? Укытучы! Юл кырыйларын кем чистарта? Чираттагы җәйге ялга чыккан у-к-ы-т-у-ч-ы! Сайлауларда, референдумнарда комиссия рәисләре, әгъзалары да укытучылар. Җәй көне - бакчада чәчәк үстерүче, кыш көне - кардан, боздан сын ясаучы скульптор. Әле дә ярый шундый чаралар бар, югыйсә укытучының яшеренеп яткан сәләтләре ачылмый калыр иде. Дөрестән дә, менә шундый эшләрдә коллектив белән аралашасың, бер-береңә якынаясың. Хатын-кызның өй эшен тавык та чүпләп бетерә алмый, дигән мәкаль дә яши татар халкында. Бу эшләрдән ул беркайчан зарланмый.


Сингапурча укытуны да авыл укытучысы тиешенчә кабул итте. Тагын шул ук манзара: һөнәргә тугры каласы килгәч, тырышлык, үҗәтлек эшкә җигелде. Сингапурча укытырга ике көн эчендә дә өйрәнергә мөмкин икән бит! Тик тагын каршылык: психологик яктан да, дәрес бирү вакыты буенча да (Сингапурда бер дәрес 60 минут бара бит!) авыл мәктәпләре мондый укытуга әзер түгел бит әле. Чын-чынлап асылына төшенеп бетелмәгән сингапур алымнары кулланып кына әллә нигә ирешеп булмас кебек тоелса да, вакытны дөрес кулланырга, фикерләргә өйрәтү алымнары үтемле, кызыклы. Заман бездән дә, киләчәк буыннан да шуны таләп итә бит!


Менә бу урында бер тәкъдим дә кертәсе килә. Кайбер нәрсәләрне мәҗбүриләп өйрәтү кирәк. Инглиз теленә шулай өйрәтсеннәр иде. Мәҗбүри итеп куйганда, эшкә ныграк тотынасың бит.


Ә шулай да заманга яраклашыр өчен дә, эшеңнең нәтиҗәсен татыр өчен дә укытучы булып туарга, укытучы булып калырга кирәк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кэннэн кэн ниндидер яна тэжрибэлэр уйлап табалар, укытучылар кунэрлэрдэ, тик балалар гына нишлэр? Шул борчый, без ускэндэ буыннан-буынга килгэн бер ук китаплар иде, э хэзер ел саен яна тэрле уку эсбаплары. Анлап бетерерлек тугел, э балалар нишли, надан калып бетмэслэрме эллэ бездэндэ акыллырак, тэжрибэлерэк булырлармы? Автор: Кафия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ