Туган ил, туган җир, туган тел
Вилә Гарифулла кызы ХАФИЗОВА,Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 29 ел.Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Адәм баласы бәхе...
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 29 ел.
Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит! Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп, әллә кайларга чыгып китә. Нигъмәт-ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши, бәхетемне таптым дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсенең берәр сүземе аны кинәт кенә сискәндерә, чылтырап аккан чишмә сулары сагындыра, кыр-болыннары искә төшә. Чирмешән буйларын, Изге чишмәнең бер йотым суын эчәсе килеп тилмерә.
Туган җир! Әби-бабайларның әкият-кыйссалары, риваятьләр булып күңелгә, йөрәккә кергән күпме вакыйгалар шаһиты ул! Газиз анабыз һәм туган җиребез безне әллием, бәллием, дип иркәләгән-назлаган кебек, без үзебез дә, гомер биргән туфрагыбызның яшәешенә-ямьләнүенә өлеш кертсәк икән! “Әллием, бәллием...” - халык күңеленнән килгән сүз. Аны безнең хәтеребезгә олуг әдибебез - Нәби Дәүли уеп калдырган.
Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам. Безнең якта саф күңелле, тырыш, дингә һәм өлкәннәргә олы хөрмәт белән карый торган халык яши. Урман-күлләрен, чишмәләрен саклыйлар, җимеш бакчалары үстерәләр, мул иген игәләр, терлек асрыйлар. Кешеләре ачык йөзле, кунакчыл.
Туган ягым матурлыгына соклануымны, якыннарыма ягымлы сүзне, яратуымны мин синең аша белдерәм, туган телем. Шуңа күрә туган телнең дәрәҗәсен күтәрү һәм аны саклау – безнең иң әһәмиятле бурычыбыз. Бүгенге көндә балаларда әхлакый һәм толерант сыйфатлар, патриотизм, гражданлык хисе, югары культуралылык тәрбияләү бик мөһим.
Тормыш безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя. Хәзерге көндә тирән мәгълүматлы, югары белемгә ия булу гына җитми, ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча куллана белергә дә кирәк. Бүгенге көндә төп бурычларының берсе белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү куела. Бу турыда Г. Ибраһимов та үткән гасырда ук: “Мәктәпнең баш максаты укучыларны шәхси һәм иҗтимагый тормышка әзерләү һәм аларга тормыш көрәшендә егылып тапталмас өчен зарур булган куәтне бирмәктер”, - дип язган. Күрәбез, әдип эшләргә өйрәтү дигәндә, баланы “тормышка әзерләү”не күздә тота. Димәк, әдәбият дәресләренең һәм башка дәресләрнең дә төп максаты - балаларны эшләргә өйрәтү. Ә авыл укытучысына бу максатны тормышка ашыру бер генә дә авыр түгел, чөнки авыл тормышыннан да рәхәт тормыш бармы бу заманда? Менә мин кунак булып бер атна шәһәрдә торам. Шәһәр һавасына тыным кысыла. Гаиләдә кеше аз булса да, өй кысан, чүп сала торган чиләккә кадәр бар нәрсә өйдә. Сарай-фәлән юк. Авылга җитәме инде? Бакча тутырып бәрәңге, башка яшелчәләр утыртасың, балалар җәй буе җиләк-җимеш ашый. Тавык-кош асрап, кәҗә дә алып җибәрсәң, бернинди хәсрәтең юк. Күп баланың зурраклары менә дигән ярдәмче, эшкә өйрәнеп үсәләр. Авылда үскән балалар тәүфыйклы һәм эшчән булалар. Әнә шулай алга куйган максатларны тулы көченә тормышка ашырып, чын җир уллары һәм кызлары тәрбияли авыл укытучысы.
Комментарийлар