Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган җиребезне яратучылар тәрбиялик

(Ата-аналарга мөрәҗәгать)Зарипова Миләүшә Рафис кызы,Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыХөрмәтле ата-аналар!Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә,Кызы...

(Ата-аналарга мөрәҗәгать)
Зарипова Миләүшә Рафис кызы,
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хөрмәтле ата-аналар!
Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә,
Кызык ләкин, күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!
Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шау-шу!
Кызык җәй айрылып торган укуга көз көне каушу!

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигырендә нәкъ безнең мәктәп турында язылган кебек. Татарстан Республикасы хөкүмәте карары нигезендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай истәлеген мәңгеләштерү максаты белән төзелеп, аның балачак еллары узган Яңа Кырлай авылында урнашкан урта мәктәбебез 1953 нче елдан бирле яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көндә мәктәбебездә 130 бала укый.


Хәзерге көндә мәктәптә белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Безнең алда торган иң зур бурыч – укучыларны олы тормышка әзерләү, көндәшлеккә сәләтле, эзләнүчән, һәрьяклап камил булган зыялы шәхесләр тәрбияләү. Мәктәпне тәмамлаучы укучы туган җирен, туган телен, үз милләтенең, шулай ук башка милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихларын белүче, хөрмәт итүче шәхес тә булырга тиеш. Тарихын белгән, туган җирен сөйгән, берничә телдә иркен сөйләшә алган укучыны бәхетле киләчәк көтә, дип өмет баглыйбыз.


Тик, иң беренче чиратта, без авыл мәктәбендә эшләвебезне онытмаска тиеш. Авыл көчле булганда гына илебез һәрдаим алга барачак. Әгәр авыл үз илен азык-төлек белән тулаем тәэмин итә алмый икән, андый дәүләтнең киләчәге өметсез икәнлеге һәркайсыбызга мәгълүм. Ә бүгенге көн авылы Россия исемле зур дәүләтне туендыра алмый. Без чит илләрнең сыйфатсыз азык-төлеген сатып алабыз. Шул ук вакытта илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә алабута үсеп утырган басулар җәелеп ята. Менә шул басуларны эшкәртеп, аларда мул уңыш үстерерлек, терлекчелек тармагын тагын да алга җибәрерлек егетләр-кызлар тәрбияләү – авыл мәктәбенең иң зур бурычы. Бу – мәктәпнең генә түгел, ә дәүләтнең дә төп бурычы. Халык җитештерүне кайгыртсын өчен, хөкүмәт тә халыкны кайгыртырга тиеш. Матди байлыкны урында утыручылар түгел, һөнәр ияләре – эшчеләр, игенчеләр, терлекчеләр тудыра. Аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяли, аларга хезмәт итәргә тиешле шартлар тудырмый торып, бер ил дә алга бармаячак.


Дөрес, безнең җирлектә чүп үләннәре үскән басуларны күрмәссең. “Кырлай” агрофимасы җитәкчеләре һәм игенчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ел саен игеннәрдән мул уңыш җыеп алына. Терлекчелек тармагы да алга киткән бездә. Тик шундый алга киткән хуҗалыкларда да кадрлар мәсьәләсе бик кискен тора. Агрофирмага агроном, зоотехник, ветврач, механик кебек һөнәр ияләре җитешми. Ә бит әзер эш урыннары дигән сүз бит бу. Ә безнең егет-кызларыбыз бу һөнәрләргә укымыйлар түгел, укыйлар да. Тик алар, шәһәрнең вакытлы рәхәтлекләренә алданып, күбесе кибетче, шофер булып эшкә кала, авыл ягына әйләнеп тә карамый. Тулай торакларда һәм, зур суммалар түләп фатирларга кереп торса тора, авылдагы су-газы кергән, шәһәрдәге кебек уңайлыклары да, мунчасы да өенә терәп салынган, бөтен шарты китереп корылган әти-әнисе нигезенә ул шимбә-якшәмбе ялларында кунакка гына кайта.


Кем гаепле соң? “Минем балам кешенекеннән киммени? Төпсез Казан минекен генә сыйдырыр әле. Үзем җәфаланган да җиткән”, – дип, баласын гел шәһәргә җибәрергә генә торган ата-анамы? Балаларыбызны: “Яхшы укыгыз, югыйсә авылда калырсыз”, –- дип куркытып, эш кешеләрен, һөнәр ияләрен кимчелекле кешеләр итеп күрсәтәбез түгелме? Әллә мәктәп тиешле тәрбияне биреп җиткермиме? Гаеплене эзләп утырыр чак түгел. Безнең алда авылларыбызны яшәртү, аны тагын да алга җибәрү бурычы килеп баскан инде.


Бу бурычны гамәлгә ашыру юнәлешендә мәктәбебездә шактый эш башкарыла. Югары классларда химия-биология профиле буенча белем бирәбез. X классларда өстәмә “Агрономия” фәне дә укытыла. Бу профиль буенча укыган балалар, БДИ да химия яки биология фәнен сайлап, авыл хуҗалыгы белгечлеге әзерли торган уку йортларына керә алалар.


Һәр мәктәпнең тәрбия системасы үзенчәлекле. Безнең мәктәп Г.Тукай музее янына урнашкан. Бу безгә, бик күп мавыктыргыч чаралар белән беррәттән, зур җаваплылык та өсти. Һәрдаим кунаклар кабул итү, территорияне яшелләндерү, җыештыру, агачларны тәрбияләү – укытучы һәм укучыларның көндәлек хезмәт вазифасы. Мәктәбебездә Арча урманчылыгы вәкилләре дә еш булалар. Без аларга да ярдәм итәргә тырышабыз.


Мәктәптә экологик тәрбиягә зур урын бирелә. “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләрен дә еш очратасың безнең мәктәптә. Авылыбызның чишмәләрен, елга яннарын тәртиптә тотарга тырышабыз.


Тәҗрибә участогы да Тукайга баш ияргә килүчеләрнең күз алдында. Анда һәрвакыт тәртип. Укучылар көче белән биредә күп эш эшләнә. Үзебезне кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү өстенә, ярминкәләрдә сатарлык та уңыш җыеп алабыз. Ә җир хезмәте шәхесне үстерә, аңа аңлы һәм нәтиҗәле эш тәрбиясе бирә.


Һөнәр – нинди зур байлык, эштән ләззәт таба белү – нинди зур бәхет. Һөнәр – шундый ат ки, аңа атланган кешене рәхәткә җиткезәчәк. Җир үзен яраткан кешегә генә нигъмәт китерәчәк. “Игенчелек белән шөгыльләнү бик тә хәерле, бәрәкәтле эштер, үз халкыңа бик күп хәер-бәрәкәт эсти”, – дип язып калдырган хикмәт иясе Локман Хәким. Иң биек бина да җирдән күтәрелә. Балаларыбызны җирне яратырга өйрәтик. Ә ничек өйрәтергә? Моның билгеле бер кагыйдәләре юк. Моңа балаларыбызны кече яшь көче җиткән хезмәткә тартып кына ирешеп буладыр. Тик бу хезмәт авыр, мәҗбүри булырга тиеш түгел. Ул вакытта, киресенчә, баланың авылдан күңеле бизәчәк.


Хөрмәтле ата-аналар!


 Мәктәп еллары – кеше гомеренең, чыннан да, иң гүзәл чагы. Әмма гүзәл генә түгел, иң мөһим, җаваплы чагы. Мәктәп елларында кешенең шәхесе, холкы, вөҗданы, дөньяга карашы формалаша. Без тәрбияләгән балалар туган җиребезне, авылларыбызны саклаучылар, яклаучылар булсыннар иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ