Логотип Магариф уку
Цитата:

Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән...

РӘСҮЛЕВА Эльмира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле укытучысы һәм директорның укыту эшләре буенча урынбасарыХөрмәтле ата-аналар! Бераз гына укучылар булып алыйк. Чыгышымны баш...

РӘСҮЛЕВА Эльмира Рәис кызы,


Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең татар теле укытучысы һәм директорның укыту эшләре буенча урынбасары


Хөрмәтле ата-аналар! Бераз гына укучылар булып алыйк. Чыгышымны башлаганчы, слайдларга игътибар итүегезне сорыйм. Бу нәрсә? (Слайдта бик матур алма рәсеме.)


Алма.


Беренче карашка бу алмага карата нинди бәя бирә аласыз?


Кып-кызыл (зур, матур, татлы һ.б.) алма...


Ә хәзер уйлап карыйк, алма шулай үссен өчен нәрсә эшләргә? (Слайдлар ярдәмендә алма үстерү этаплары бергәләп күзәтелә.)


Җирне йомшартырга, үсенте, я орлык утыртырга, су сибәргә, үсентене тәрбияләргә, корткыч бөҗәкләрдән дәваларга, ашларга кирәк.


Тәҗрибәле кеше буларак, сез җимешне 1 елда гына алып булмавын беләсез. Менә шундый матур һәм татлы алма булып өлгерсен өчен, дистә елга якын вакыт кирәк әле.


Бала тәрбияләү дә нәкъ алма үстерү белән бер. Һәрбер ата-ана өчен бала җимешкә тиң. Ә җимешнең ачы яисә татлы булуы безнең тәрбия нәтиҗәсе.


Мәшһүр галим Р.Фәхретдинов сүзләре һәрберебезне тирән уйланырга мәҗбүр итәр: «Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә тәрбияле баладыр. Ата белән ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер».


Дөрестән дә, бала туып, ак биләүгә биләгәч, ата- ананың иң беренче теләге: «Бәхетле, тәүфыйклы булсын!» Шул рәвешле һәрберебез баланың тәрбияле булып үсүен телибез. Ә дөрес тәрбияне ничек бирергә мөмкин соң? Бүгенге көндә бу бик актуаль мәсьәлә, чөнки балалар замана шаукымы кочагына сыенырга гына торалар.


«Авыл баласы тәртипле инде ул» дигән сүзләрне элек еш ишетергә туры килә иде, ә хәзер замана башка. Авыл җирендә дә күршелек, туганлык кебек хисләр онытылып бара. Күрше күршене, туган туганны белми торган заманда яшибез. Шәхси байлык, дан-шөһрәт артыннан куу кебек сыйфатлар авыл кешесендә дә күңел тарлыгына, битарафлыкка юл ача. Ә болар исә кешедәге рухи кыйммәтләрнең берсе булган әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә киртә булып тора.


Халкыбыз: «Үгет-нәсыйхәт бездән, әдәп белү үзеңнән», дип, бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Әнә шул изге мирасны бәһасез кыйммәтләрне үзләштереп, яшь кеше үзенең рухи тормышын, әдәп-әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм  гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше, тормыш итү кагыйдәләре итеп кабул итсә, андый кеше киләчәктә үзенә дә, гаиләсенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтә алачак. Я, кайсыгызның баласын шундый итеп күрәсе килми?! Ләкин бу гаять катлаулы проблеманы хәл итү белән бәйле процесс, чөнки яшүсмер үзләрен әйләндереп алган эчүчелек, наркомания, җенси азгынлык, җинаятьчелек чәчәк аткан тормышта ак белән караны аера алырлык дәрәҗәдә аек акыллы, бик зур ихтыяр көченә, ориентлаша, гыйбрәт ала белү сәләтенә ия булырга тиешләр.


Баланың шәхес булып формалашуы, дөрес тәрбия алуы өчен гаилә һәм мәктәпнең кулга-кул тотынышып эшләве шарт. Гаилә бәхет ачкычы, ди халык, ә кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата-ана биргән тәрбия киләчәккә бәхетле шәхес формалаштыруда мөһим роль уйный.


Ата-ананың абруе балаларга дөрес тәрбия бирүдә көчле. Ата-аналарның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала.Шуңа күрә, хөрмәтле ата-аналар, дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзегездән башларга кирәк.


Мәктәпнең төп бурычы балага тәрбия һәм белем бирү. Авыл мәктәбе балага нәрсә бирә ала соң? Иң беренче чиратта, төпле белем. Бала саны аз булу сәбәпле, укытучылар һәр балага индивидуаль һәм дифференциаль якын килә ала. Сәләтле баланы күрергә, аның сәләтен үстерергә дә мөмкинлекләр зур. Безнең мәктәп үрнәгендә генә дә, соңгы өч елга нәтиҗә ясасак, 8090 % укучы вузга кереп, үзенең киләчәк тормыш юнәлешен билгели ала. Физика- математика профилендә белем алган  укучылар бик җиңел генә БДИ баллары белән Казан, Ижау, Яр Чаллының техник юнәлештәге югары уку йортларына укырга керәләр. Математика, физика фәннәреннән БДИның уртача баллары республика, Рәсәйнекеннән күпкә югары. Моның өчен кадрларның югары әзерлекле булуы шарт. Кадыбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 ел рәттән «100 яхшы мәктәп» исеменә лаек булган икән, димәк, авыл мәктәбе шартларында да төпле белем алуда балага зур мөмкинлекләр тудырылган.


Хезмәт – тәрбиянең аерылгысыз бер өлеше: куәтле тәрбия көче. Авыл мәктәбе баланы чын мәгънәсендә хезмәткә өйрәтә. Технология дәресләрендә, хезмәт түгәрәкләрендә өйрәнгән һөнәрләрне балаларыгыз өйләрдә дә күрсәтә. Бу юнәлештә дә мәктәп көчле кадрларга бай. Әйтик, югары категорияле технология укытучысы Илназ Нургаяз улы Заляев укучылары ел саен республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар. Лилия Рәзин кызы Айдарова җитәкләгән «Бүләк» түгәрәгендә дә укучылар нинди генә кул эшләренә өйрәнмиләр. Күргәзмәләр сезнең балаларыгыз тарафыннан әзерләнде (моны слайдларда да күрсәтеп була). Моннан тыш, авыл мәктәпләрендә профориентация, нигездә, авыл хуҗалыгына кагылышлы фәннәр аша бирелә.


Һөнәр сайлау тормышта үз урыныңны дөрес билгеләү белән бәяләнә. Шуңа күрә һөнәр сайлауда балага дөрес юнәлеш бирүне һәр педагог һәм ата-ана үзенең иң мөһим бурычы итеп аңлатырга тиеш.


Авыл мәктәбенең тагын бер изге миссиясе бар: туган телебез, милли гореф-гадәтләребезне саклау, әдәп-әхлакка өйрәтү.


Удмуртия кочагына сыенып урнашкан Әгерҗе районы Тугызбуй төбәгендә милли җанлы, саф татар авылының берсе безнең туган авылыбыз Кадыбаш урнашкан. Мәктәптә оештырылган түгәрәкләр, чаралар ярдәмендә милли традицияләрне саклау, үстерү аша укучыларда гомумкешелек кыйммәтләре тәрбияләнә. Милләтнең уңай сыйфатларын үзеңдә тәрбияләү мәсьәләсенә дә мәктәп зур игътибар бирә.


Хөрмәтле әти-әниләр, сез мәктәптә узган һәрбер чараның шаһитлары. Бала тәрбияләүдә, аларны хәзерге социаль-икътисади шартларда яшәүгә, һөнәри эшчәнлеккә, тирә-як мохиткә уңай мөнәсәбәтле итеп тәрбияләүгә дәүләт органнарының, җәмгыять оешмаларының, әти- әниләрнең, мәктәпнең бер юнәлештә килешеп, уртак максат һәм бурычлар билгеләп эш итүе зарур. Шулай булганда гына конкурентлыкка сәләтле, төпле белемле һәм тәрбияле шәхес формалаштырып була.


Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әйе, без үзебез үстергән, тәрбияләгән татлы җимешләрнең рәхәтен күрергә тиешбез. Шул чакта гына никадәр байлыкка ия булуыбызны аңларбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ