Логотип Магариф уку
Цитата:

Уйлану...

Дилбәр Җиһангәрәй кызы КАЮМОВА,Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.Кышкы авыл иртәсе. Урамнарда сихри тынлык. Мин, тирән уйга чумып,  әкрен генә т...

Дилбәр Җиһангәрәй кызы КАЮМОВА,
Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы. Эш стажы - 26 ел.

Кышкы авыл иртәсе. Урамнарда сихри тынлык. Мин, тирән уйга чумып,  әкрен генә таныш сукмак буйлап мәктәпкә  атлыйм. Менә инде егерме алтынчы кышымны, сагынып, көтеп алып, дулкынланып барам мин мәктәбемә. Аяк астында ап-ак кар бөртекләре нидер сөйләшәләр сыман. Чү! Бу гүзәл табигать бүләгенең әкияти   музыкасын таныш тавыш бүлдерә:


- Исәнмесез, Дилбәр апа! Хәлләрегез ничек? Мәктәпкә  юнәлдегезме?


- Әә, синме әле бу,  Гөлшат!?  Әйе, эшкә барышым. Ә Нәфис җыендымы инде?...


Эх, гомер агышлары... Әле кайчан гына Гөлшат минем укучым иде. Менә  инде аның икенче баласына тәрбия һәм белем бирәм.


Еллар, еллар! Кай арада уздыгыз сез,  сизелмәдегез дә бит?! Әле кайчан гына зур дулкынлану белән үзем тәмамлаган газиз мәктәбемнең ишеген укытучы буларак  ачып кергән идем. 1988 елда, Казан дәүләт педагогик  институтын тәмамлап  кайтканда,   мәктәп балалар тавышыннан гөрләп тора иде. Авылыбыз кечкенә генә булса да, классларда  укучылар саны 7-8дән дә  ким түгел иде. Атнасына 36 сәгать эшләп тә арып-талу сизелмәгән, күрәсең. Дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр, кичәләр үткәрергә ашкынып тора идем. Чараларның да,  дәресләрнең дә күңелле, мавыктыргыч үтүендә балаларның күплеге дә зур роль уйнагандыр,  дип уйлыйм. Ә авыл кешеләренең эчкерсезлеге, укыту-тәрбия системасының уңайлы, аңлаешлы  булуы – болар һәммәсе  позитив эмоция өсти иде.


Ә хәзер? Хәзер күпкә катлаулырак шул. Үзгәртү җилләре авылларга  зур зыян салды: яшьләр шәһәргә күченде, туучы балалар саны күпкә кимеде. Нәтиҗәсе – мәктәпләр ябылды, укытучылар эш урыннарын югалтты. Бу  югалтуларга  күбрәк тәҗрибәле, намус белән  хезмәт итүче педагоглар  дучар булды. Минем туган мәктәбем  дә башлангыч  мәктәп, филиал статусында гына  калды. Быел 4 сыйныфта  нибары   10 бала белем ала. Мәктәп системасын белмәгән кешеләрдән: “Ии, хәзер укытырга бигрәк җиңел бит, берничә баланы  гына  отличник та ясап була”, –  дигән сүзләр ишетергә туры килә. Ләкин балалар санының аз булуы заманча укыту технологияләрен куллануда аяк чала да инде. Беренчедән, укучыларда үзара ярышу хисе тудырып булмый. Икенчедән, бәхәсләшеп ниндидер нәтиҗәгә килү, үз фикереңне  әйтергә  өйрәтү бик авыр. Өченчедән, төркем белән, парлап эшләү турында сөйләргә дә юк. Балага  аралашу, уйнау  өчен үзе кебек яшьтәшләре, дуслары кирәк. Ә “картаеп барган” авылда кайдан алырга аларны? Дөрес, ФДБС буенча белем биргәндә  бер уңайлылык бар:  мөстәкыйльлеккә  өйрәтү, проект төзү, аның өстендә эшләү, интернет белән якын мөнәсәбәттә булу баланы алга этәрә. Ләкин, дәрес уңышлы килеп чыксын өчен,  укытучыга бик күп көч куярга кирәк. Укытучы, үзе дә сизмәстән, оста актёр, режиссёр, дирижёр һәм тагын бик күп төрле һөнәр кешесенә әйләнә (уйный, җырлый, оештыра, җитәкли...).


Әйе, авыр,  бик авыр авыл укытучысына! Ләкин  ул бирешми. Изге Коръән китабында әйтелгәнчә,  “булган белемеңне  башкаларга җиткерү – зур изгелек”  икәнен онытмыйча эшләп яшәү – үзе  олы бәхет”,  дип уйлыйм мин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ