Укучы сәләтен ачуның дүрт шарты
Равил САДРИЕВ,Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы.Кулдагы бармаклар бертигез булмаган кебек, укучы балалар да төрле сыйфатларга, характерга һәм сәләткә ия....
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы.
Кулдагы бармаклар бертигез булмаган кебек, укучы балалар да төрле сыйфатларга, характерга һәм сәләткә ия. Бер үк елда туган балалар бер сыйныфка тупланса да, аларның һәрберсе кабатланмас үзенчәлекле, шуңа күрә дә белем бирү системасында индивидуаль эшләү алымнары бар.
Совет чорыннан бирле «А» сыйныфларына югары дәрәҗәдә үзләштерүче, яхшы билгеләргә генә укучыларны туплап, «Б» сыйныфына «3» ле билгесенә укучы балаларны калдыру кебек күренеш яшәп килә. Бу эшчәнлекнең максаты – материалны тиз үзләштереп, артта калган укучының мәсьәләне чишеп бетергәнен көткән укучының вакытын экономияләү. Ата-аналарның бер өлеше бик үк хупламаса да (чөнки берәүнең дә үз баласын «икенче сортлы» итеп күрәсе килми), бу алымны уңай яктан бәялисем килә. Ләкин бу юнәлештәге проблема моның белән генә чишелер микән соң? Юк, чөнки «А» сыйныфында гына да сәләте буенча укучыларны 3-4 төркемгә бүлеп булыр иде.
Аеруча сәләтле укучыларның мөмкинлеген тулаем эшкә җигү һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен укытучы нишләргә тиеш, нинди алымнар кулланырга, ничек итеп баланың яшеренеп яткан сәләтен уятырга? Бу нисбәттән, үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.
Иң беренче эш итеп, башлангыч сыйныфтан килеп кергән балаларга дәресне аеруча кызыклы, мавыктыргыч итеп бирергә һәм алдагы елларда дәрескә битараф утырган укучыны да «йокысыннан уятырга» кирәк. Кайбер елларда «3»легә генә укып килгән укучының минем фәнне отличниклар белән бертигез дәрәҗәдә үзләштереп баруы ачыклана. Башка фән укытучылары белән аралашканда, бу баланың уку сыйфаты минем фәннән иң югарысы икәнен чамалыйм. Дәресне игътибар белән тыңлаучы, сыйныф җавап бирә алмаган авыр сорауларга да берүзе җавап биреп, киеренкелекне җиңеләйтүче укучыга әйләнә ул. Әгәр дә бу укучыга игътибарны аз гына киметсәң, аның уңышларын «күрмәсәң», кызыксынуы кимеп, янә «3»легә төшеп бетәргә мөмкин. Быелгы V сыйныфка да андый укучы керде һәм тарих фәнен аеруча яратуын сиздерде. Ә инде минем тарафтан хупланып, киләчәктә фән олимпиадасына әзерләргә теләвемне белгәч, аның түбәсе күккә тиде.
Икенчедән, укытучы биргән материалны азсынып, үзе эзләнүчән вундеркиндлар, һәр сыйныф саен булмаса да, мәктәптә берничә укучы даими булып тора. Дәрес материалы бирелә, ныгытыла, сәләтле бала, иптәшләрен артта калдырып, укытучы биргән өстәмә тестны да башкара. Гадәттә шулай эшлибез бит, тизрәк үзләштерүче укучыларга, тик утырмасыннар өчен өстәмә индивидуаль биремнәр әзерлибез. Ләкин замана үзгәрә. Интернет һәм телевидение белән “коралланган” сәләтле бала белән эшләү өчен өр-яңа алымнар кирәк.
Мәсәлән, тарих фәненнән БДИда С вариантының иң соңгы биреме тарихи шәхесләрнең эшчәнлегенә характеристика бирүгә корылган. VII яки VIII сыйныфның сәләтле укучысына берничә шәхесне тәкъдим итәм. Ул сайлап алганнан соң, иң беренче башкарган уңай эшләрен, ә аннан соң җәмгыять өчен тискәре эшчәнлеген саный. Шулай ук бу чорда илдәге һәм тышкы сәясәттәге төп вакыйгаларда бу шәхеснең ни дәрәҗәдә роль уйнаганлыгы турында берничә фикер яза. Иҗади сәләте дә булган укучы өчен бу биремне катлауландырып та эшләтәм. Ягъни, бала сайлаган тарихи шәхеснең берничә замандашын таптырам һәм алар арасында билгеле тарихи вакыйгага катнашы булганын аертып алып, төп шәхес белән ике арада диалог оештыртам. Укучы бу диалогны уйлап чыгара һәм аерым биремнәр дәфтәренә терки. Әйтик, укучылар фетнәсеннән соң Петр I белән апасы Софья арасында булырга мөмкин булган сөйләшүне күзаллау.
Шулай ук, IX яки X сыйныфның сәләтле укучысы белән җәмгыять белеме фәненнән БДИның С9 биреме өчен тарихи аргументлар эзләтү дә – бик отышлы ысул. XI сыйныф укучылары эссе язганда теоретик һәм гадәти аргументларны таба алсалар да, тарихи фактларны мисал итеп китерүне авырсыналар. Чөнки темага туры килерлек тарихи фактны барлау өчен, дәрестән тыш тирәнрәк белемнәр таләп ителә. Ә сәләтле укучыга бу биремне бирү аны тарихи вакыйгаларны тирәнрәк анализлауга этәрәчәк, телевидение, интернет һәм башка матбугат чараларыннан мәгълүмат эзләүгә мәҗбүр итәчәк. Мәсәлән, «Деспотизм не может существовать в стране до тех пор, пока не уничтожена свобода прессы, подобно тому, как ночь не может надвинуться, пока Солнце не зашло» дигән фикерне ачу өчен Россия тарихыннан Сталинның тоталитар режимы чорында «Звезда» һәм «Ленинград» журналларын тыю фактын аргумент итеп китерергә кирәк була.
Өченче фикергә килсәк, ул түбән сыйныфларда сәләте ачылмый калган, ә VIII – IX сыйныфларда теге яки бу фәнне җиңел үзләштерү сәләтенә ия булып та, укырга һич теләге уянмаган укучы турында. Сыйныфларда мондый укучылар да очрый. Әгәр игътибар итми генә аны башкалар рәтендә йөртсәң, ул шуңа риза булып, үзенең файдаланылмаган ресурсларына битараф булып йөриячәк. Ул гадәттә өйдә дәрес әзерләми, өстәмә әдәбият укымый, дәрестә укытучы сөйләгәнне губка шикелле сеңдереп, интернет һәм телевизордан кергән мәгълүматларга таянып, «5»легә җавап биреп яши. Моның өчен дә сәләт кирәк бит әле! Бу укучыны эшләргә этәрү өчен, башка авыр укучыларның зур көч куеп тырышып та, «3»легә укулары, ә аның булган сәләтен дә эшкә җикмәвен үзенә төшендерергә кирәк. Аннан соң, ул, вакытын сарыф итә торган кирәкмәгән шөгыльләрен ачыклап, алардан биздереп, укучы белән эшләүнең төгәл планын төзергә була. Бу очракта мин кабинеттагы видеотекада тупланган тарихи нәфис һәм документаль фильмнарны файдаланам. Китап укырга яратмаса да, бу укучы теге яки бу чорга караган фильмнар аша тарихны тирән үзләштерә. Нәтиҗәдә, сыйныфта «троечник» булып яшәгән Алмаз Гыйләҗев «Россия тарихы» буенча олимпиаданың район туры призеры булды!
Сәләтле балалар белән эшләүдә дүртенче адым – фән түгәрәгендә, төркемнәрдә гамәли эшләр алып бару. Тарих дәреслекләрендә параграф ахырында тарихи документлар бик аз бирелә: дәреслек күләме чикле. Ә кызыксынучан бала өчен бу материаллардагы мәгълүматлар күлдәге бер тамчы кебек кенә. «Татарстан һәм татар халкы тарихы»н тирәнрәк үзләштерергә теләүче укучылар өчен, Казандагы архивлардан, төбәк тарихын чагылдырган материалларның күчермәләрен алып кайттым. Укучылар аларны хронологик тәртиптә тезде. Мин төркемнәрдә анализлау өчен темалап бүлдем. XX гасырның 20 – 30 нчы елларындагы документларны латин графикасыннан кириллицага күчерүне укучылар бик бирелеп башкарды. Идел буендагы ачлык, продразверстка чорындагы чынбарлыкны балалар исләре китеп кабул итте. Шулай ук җирле материалларны анализлауга үтә дә сәләтле укучылар бар. Өлкәннәрдән интервью алып, мәгълүматларны эшкәртеп, эзләнү эшләрен электрон презентация формасында фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясау өчен мөстәкыйль рәвештә әзерләү түгәрәк укучылары өчен гадәти эшкә әверелде. Иң мөһиме: эшнең юнәлешен укытучы, төркемдәге укучыларның сәләтенә карап, дөрес итеп бүлергә тиеш.
Бәрәңге төбен ат белән сызганнан соң, кайберләренең сабаклары балчык астында кала. Әгәр дә буразна буйлап һәр төпне барлап чыкмасаң, күмелгән төпнең яфрагы саргая, үсеше тоткарлана. Укучыларның тумыштан килгән сәләте дә, мин – укытучы ача алмасам, шул сабак шикелле үсә алмый күмелеп калыр һәм фән күгендә балкыган йолдызлар арасында минем укучым булмас та иде...
Комментарийлар