Укуга омтылыш уяту
«Мотивация» сүзе инглиз теленнән «хәрәкәтләндерү» дигәнне аңлата. Ул – кешене алга таба этәрә, үҗәтлек һәм тырышлык белән куелган максатына ирешүгә канатландыра торган көч. Әлеге омтылышны тәрбияләп буламы? Бала мәктәптә теләп укый башласын өчен нишләргә?
Баласының кат-кат искә төшерүләрсез генә дәрес әзерләве, кисәтүләрсез генә китап укып, гел яхшы билгеләр генә алуы, һәр көнне бик теләп мәктәпкә йөрүе турында кайсы әти-әни генә хыялланмый икән? Төпле белем алу уңышлы киләчәкнең нигезе икәнен үсмер үз вакытында аңлап бетермәскә дә мөмкин. Өлкәннәр киңәшенә колак салмаган һәм укырга теләмәгән бала белән очрашканда, иң элек югарыда әйтелгән мотивацияне булдыру кирәк.
Беренче чиратта, омтылышны эчке һәм тышкы төрләргә бүлеп карыйк. Эчке мотивация кешенең күңелендәге ихлас теләкләрен, ягъни баланың ни теләвен күрсәтә. Мәсәлән, улыгыз яисә кызыгыз бик теләп музыка тыңлый, модадагы маҗаралы китаплар укый, заманча уеннар белән мавыга, ди. Аны алардан аерып булмый, чөнки бу – аның яраткан шөгыльләре.
Укуга кагылышлы тышкы омтылыш турында сүз барганда, яхшы билге өчен вәгъдә ителгән акча яисә бүләкне мисалга китерергә була. Әгәр чирекне «бишле» билгеләренә тәмамласа, әти-әни яңа телефон алып бирәчәк дигәнне үземнең укучыларымнан да еш ишетәм. Психолог Альфи Кон «Бүләкле җәза» («Наказание наградой») исемле китабында ата-аналарны әлеге алымны кулланмаска өнди. Мондый шартка куелган бала теләгәненә ирешә алмаса, янәшәсендәге бөтен кешене гаепли башлый. Гадәттә, яхшы билге алып, телефон отарга комачаулаучы төп гаепле кеше булып укытучы кала. Үпкәләү, агрессия, гомумән, фәннәрне күралмауга китерергә мөмкин.
Башка очраклар да бар. Киресенчә, баланы булган әйбереннән мәхрүм итәләр. Бу ысул шантажга тиң. Үсмер үсә барган саен, аны болай гына «җиңеп» булмый, өстәвенә шантажның гадәти күренеш булуын да аңына сеңдереп куячак.
Икенчедән, үзеңә игътибар итәргә кирәк. Бала гыйлем алуны теләп башкарсын өчен, нинди шартлар тудырабыз һәм аңлатуны ничек оештырабыз? «Уңышлы киләчәк өчен белем алу» девизы белән аны мәктәпкә озату гына нәтиҗә бирми шул. Белем алу – һәр гаиләнең, һәр кешенең үз эше, мәктәп бары тик ярдәмче генә. Бөтен җаваплылыкны мәктәпкә аударып калдыру дөрес түгел. Уку йорты саклау камерасы ролен генә үтәмәсен иде.
Бала без теләгәнчә укымаса, шундук аның тәртибенә йогынты ясау ысуллары эзлибез. Бүтәннән башларга кирәк: сезнең таләпләр ни дәрәҗәдә урынлы? Бала белән аны өлкән кешедәй тиң күреп сөйләшеп карагыз. 15 яшьлек үсмернең теләк-хыялларына шундук каршы килергә ашыкмагыз. Әгәр бала сезне остаз буларак кабул итсә, бу аралашу аның эчке мотивларын үстерергә ярдәм итәчәк. Яшь әңгәмәдәшегез үзен кушканны үтәүче буларак кына түгел, ә вакыйгалардагы мөһим канашучы итеп хис итәргә тиеш. Болай ул үзендә җаваплылык тоячак. Тәртибе начарланып китсә дә, сәбәбен сорарга тартынмагыз. «Болай да барысын да беләм» дияргә ашыкмагыз. Кайчакта баланың җавабы әти-әниләрне шаккатыра.
Өченчедән, могҗиза булмый, системалы эш кирәк. Эшне эзлекле алып бармыйча торып, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Баланың эчке дөньясына йогынты ясау җиңел булмаса да, белеп эш иткәндә, моңа ирешү мөмкин эш. Иң мөһиме – аның үз-үзенә ышанычын, бәясен үстерү. Моның өчен, без үзебез аның ирешкән нәтиҗәләренә укытучы куйган билгедән чыгып кына түгел, ә баланың үз максатларын, тойгыларын һәм өметләрен белгән хәлдә бәя бирә белергә тиешбез. Эчке мотивациягә йогынты ясау бик мөһим, чөнки уку гына түгел, тормыштагы күп вакыйгалар аңа бик бәйләнгән. Игътибарлы, ихлас, акыллы әти-әниләр моны булдыра алачак.
Илшат Исмәгыйлев,
Казан шәһәрендәге 2 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы
Фото: Альберт САБИР
Комментарийлар