Укытучы барыбер укытучы булып калыр...
Чулпан Гали кызы ГАСИМОВА,Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысыЭш стажы – 18 елАвыл укытучысы гомер-гомергә зыялы, мәгърифәтле зат саналган. Ук...
Чулпан Гали кызы ГАСИМОВА,
Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы
Эш стажы – 18 ел
Авыл укытучысы гомер-гомергә зыялы, мәгърифәтле зат саналган. Укытучы һөнәрен сайлау мәртәбәле эш булган. «Ил карты да аңа башын иеп сәлам биргән...» Бүген заман башка, ул заман геройлары башкача фикер йөртә, алар өчен кыйммәтләр дә үзгәрәк. Шуңа күрә авыл укытучысына үз абруен саклап калу, күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешү җиңел генә бирелми. Шулай да мәгарифтәге реформалар белән бергә атлаучы, тормыш таләбенә җавап бирердәй укучылар әзерләүче укытучылар авыл мәктәпләрендә дә җитәрлек.
Мин башлангыч сыйныфларда эшлим. Авыл мәктәбендә бала саны аз булу сәбәпле, кыскаруга эләгү, сыйныф-комплектлар саны киметелеп, бергә ике сыйныфны кушып укыту проблемаларын үз җилкәмдә татырга туры килде. Биш ел элек башлангыч мәктәпләргә көчле дулкын булып килеп кергән яңа буын стандартлары бездән дә яңача укытуны, яңача дәрес оештыруны, хөкүмәт ышанычын аклардай нәтиҗәләр таләп итте.
ФДББС буенча программа материалын үзләштерүнең нәтиҗәләренә таләпләр башка. Моңа кадәр без укучының белем дәрәҗәсен дүрт баллы бәяләү системасында күрсәтсәк, яңа стандартта планлаштырылган нәтиҗәләр аерым предмет буенча белемнәрне генә түгел, предметара һәм шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр дә таләп итә. Димәк, ФДББСның төше – дәресләрдә универсаль уку гамәлләре (УУГ) формалаштыру.
Һәр дәрестә укучының аралашу культурасы үстерелә, коммуникатив УУГ формалаштырыла. Уйлап карасаң, бу өлеш чынлап та бик мөһим. Кеше белән аралашу, күргән-ишеткәнеңне сөйләү генә түгел әле ул, ә аңлата-анализлый белү; дөрес булмаса да, үз фикереңне әйтергә өйрәнү кирәклеген аңлау.
Дәресләрдә укучылар, парларда эшләп, кара-каршы хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр, коллектив эшчәнлек алып барып, төркемдә үзен күрсәтү, үз урынын табу мөмкинлеге туа. Шулай итеп, кечкенәдән үк лидерлар тәрбияләргә мөмкинлек барлыкка килә.
Үзбәя – ФДББСта тагын бер мөһим шарт. Күпчелек бала дәрес ахырында үз эшчәнлеген объектив бәяләргә өйрәнә. Үз ялгышларыңны тану, аны кабул итү дә уңай күренешләрдән санала.
Дәрес эшчәнлегендә укытучы һәм укучы субъект-субъект мөнәсәбәтендә була. Бу балага үзен шәхес итеп тоярга ярдәм итә, аның үз-үзенә карата ышанычы арта.
Яңа тип дәресләрдә укучыга әзер мәгълүмат бирелми, бала кирәклесен үзе эзләп табарга тиеш. Әлеге танып белү гамәлләре укучыны тормышка әзерли, кыен очракларда югалып калмаска, проблемаларны чишә белергә өйрәтә.
ФДББС дәрес эшчәнлеге белән генә чикләнми. Монда дәрестән тыш эшчәнлек тә мәҗбүри кертелә. Дәрестән тыш эшчәнлек – дәрес эшчәнлегенең дәвамы ул. Ләкин һич кенә дә дәрес, парта кысаларында гына үткәрелергә тиеш түгел. Монда яңа методлар алга чыга. Ул укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, дәрестә алган белемнәрен гамәлдә куллана белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә әти-әни дә канәгать, бала да иҗади эш белән шөгыльләнә.
ФДББСта иң актуаль метод – проект методы. Ул укучының активлыгын, мөстәкыйльлеген, иҗадилыгын үстерә. Ләкин проект эшчәнлеге дәрестә була алмый. Бу – дәвамлы процесс. Дәрестә проектның бурычлары, ничек, ниләр әзерләргә, кайдан нинди мәгълүмат алырга икәнлеге генә күрсәтелә. Укучылар проект эшләүне яраталар, тәкъдим ителгән тема буенча эзләнәләр, әллә нәрсәләр уйлап табалар.
Һәр нәрсә ике яклы була. ФДББСның да безгә кыен яклары белән очрашырга туры килде:
– мәктәп материаль-техник яктан яңа стандартның бөтен таләпләренә дә җавап биреп бетерми;
– ничә еллар буе тупланган укыту тәҗрибәсенә таянып булмый, яңа стандарт буенча 4 тип дәрес төзелеше тәкъдим ителә, һәрбер тип 8 –9 этаптан тора, димәк, белемне күтәрү өстендә ныклап эшләргә кирәк. Бу нисбәттән даими рәвештә курслар үтеп торабыз, башка район, өлкә укытучыларының тәҗрибәләрен өйрәнәбез, үзебез дә ачык дәресләр күрсәтәбез;
– яңа дәреслекләр белән укытабыз. Безнең мәктәп «Перспектив башлангыч мәктәп» укыту-методик комплектын сайлады. Бу – 8 УМК арасында үстерешле укыту системасына нигезләнгән комплект. Дәреслек материалы катлаулырак, ул урыс телле балалар өчен төзелгән. Өстәвенә I сыйныфның башында рус теленнән сөйләм телен үстерү дәресләре бөтенләй юк. Шуңа күрә милли мәктәптә эшләүче авыл укытучысына еш кына кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Ләкин һәр укытучы моннан чыгу юлын эзли, без боларны җиңәргә омтылабыз;
– дәресләрдә укытучы дирижер ролендә, бала белән даими әңгәмәдә булырга тиеш, дибез. Кая инде ул, ике сыйныф укытканда, мондый нечкәлекләрне тәгаенләп бетерү?!
– кайбер сыйныфларда бала саны аз, бары бер төркем оештырырга мөмкин. Кая монда көндәшлек, кая монда ярыш, тәҗрибә алмашу?!
– дәрестән тыш эшчәнлек вакытында төрле сәяхәтләр кылырга омтылабыз. Шәһәр җирлегендә эшләүче укытучыдан көнләшеп үләрлек: баланы нинди музейга алып барырга телисең, театргамы, күргәзмәгәме – мөмкинлекләр җитәрлек! Ә безгә күп вакыт виртуаль сәяхәтләр белән чикләнергә туры килә...
Әйе, ФДББСны тормышка ашыруда проблемалар бихисап. Ләкин алар – чишә алмаслык кыенлык түгел, минемчә. Иң мөһиме – алга карап эшләргә дә эшләргә. Һәм шуны истән чыгармаска кирәк: әгәр үзебездән өлеш кертмәсәк, бернинди методик материал да, соңгы марка заманча электрон җиһаз да көтелгән нәтиҗәне бирмәс. Укытучы барыбер укытучы булып калыр. Ә укытучы үзен бары тик укучы уңышы аша гына күрсәтә ала. Шуңа күрә барыбызга да сәләтле, белемгә омтылучан, кыю фикерле укучылар укыту насыйп булса иде.
Комментарийлар