Укытучы булу җиңел дә, авыр да
Фәнисә Фәнис кызы САДЫЙКОВА, Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 22 ел. Бала, тугач та, үзе аңламаган бер табигать дулкыны астында атлаганлыкта...
Фәнисә Фәнис кызы САДЫЙКОВА, Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең 1 категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 22 ел.
Бала, тугач та, үзе аңламаган бер табигать дулкыны астында атлаганлыктан, табигать аны теләгәнчә итәргә, хәтта беленмәгән караңгылыкка да илтеп тыгарга кодрәтле. Шунлыктан, бала, тугач та, өстеннән карап торучыга, тәрбиячегә мохтаҗ. Мин бу тәрбиячене – педагог дип, ә ул башкарган эшне педагогик эшчәнлек, дип атар идем. Минем фикеремчә, өлкәннәрнең, өлкән буын кешеләренең - ата-аналарның, укытучыларның - мәктәп һәм башка шундый тәрбияви оешмаларның, бала тәрбияләүдә башкара торган эшчәнлеге педагогик эшчәнлек. Бу эшчәнлекнең максаты - җәмгыятьнең өлгергән һәм җитлеккән әгъзаларын әзерләү. Моннан күренгәнчә, тәрбияче - педагог, бик киң мәгълүмәте өстенә, баланың кем икәнен, аның киләчәктә кем булачагын, табигатен, кыскасы баланың рухи дөньясын, хәләтен төшенгән кеше булырга тиеш.
Һәркемгә, һәр адәм баласына тәрбия кирәк. Кеше тәрбия аркасында гына чын әдәм була, дөнья бәхетенә ирешә, таулар кисә, диңгезләр кичә, җир йөзенә яхшылык, изгелек чәчә. Дөрес тәрбия иң беренче гаиләдән, әти-әнидән башлана, аннан гына ясле бакчада, мәктәптә дәвам итә. Халык юкка гына "ни чәчсәң, шуны урырсың" димәгән. Ләкин тарихи үзгәрешләр чоры үзенчәлекләре дә гаилә тәрбиясендә тискәре чагылыш таба.Тәрбияне күп очракта мәктәпкә кайтарып калдыралар.Бигрәктә авыл җирлекләрендә. Авылларның күбесендә халык кими, тәрбия учагы булган мәктәпләр дә ябыла, яисә кыскара.Кече яшьтә булуга карамастан, бала иртән таңнан торып күрше авыл мәктәбенә юл алырга мәҗбүр. Дәрестән соң уздырылган чараларда да ул катнаша алмый, ата-анасы белән аз аралаша. Өлкәннәрнең дә күпчелеге читкә йөреп эшли. Аларны күбрәк үзләренең эш урыннарын саклап калу, гаиләне ничек ашатырга - киендерергә дигән уй-фикерләр борчый. Кайбер ата-аналар, киресенчә, байлык туплау белән мәшгуль. Аларның тәрбиясе - балага тау-тау уенчыклар, тәм-том сатып алу, башына нәрсә килсә шуны эшләргә ирек куюдан гыйбарәт. Соңгы елларда ямьсез яшәүче гаиләләр саны ишәя барган саен, тәрбиягә авыр бирелүче балалар да арта. Мәктәп, укытучы гына гаилә тәрбиясен алыштыра алмый. Бала, укытучы, ата-ана. Менә шушы өч як арасында бәйләнеш булса гына педагогик эшчәнлек нәтиҗәле булачак.
Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны фән белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.
Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Кайвакытта укучыларга икеле куясы, тәртипсез булганнары өчен әти-әниләрен чакыртасы, көндәлекләренә язасы килеп китә, ләкин шул мизгелдә күңелгә: “Мин – укытучы. Минем укучыларымның уңышлары миннән тора. Әгәр укучы үзен шулай тота икән, димәк аңа педагогик, психологик ярдәм, минем ярдәмем кирәк”.
Балачак энергиясе иксез-чиксез. Аның белән, акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белергә кирәк. Дәрестә укучы иҗат итәргә, уйлап табарга тели икән, ул очкынны сүндермичә, ялкын итеп кабызырга кирәк. Уку аның өчен җәза түгел, ә кызыклы, хезмәткә әверелергә тиеш. Үзең тир түгеп, эзләп тапкан әйбер генә кадерле , якын була. Димәк укучылар да белемне үзләре эшләп, эзләп алырга тиеш. Бу юнәлештә Сингапур укыту структуралары ярдәмгә килә.
Укытучы ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Хәзерге чорда нинди генә технологияләр куллансак та, гаиләдә, мәктәптә бала тәрбияләүгә игътибарны көчәйтмичә, уңышка ирешә алмаячакбыз.
Комментарийлар