Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы – туган телгә мәхәббәт уятучы

Чулпан Рафис кызы БАТТАЛОВА,Питрәч районы Чыты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 16 ел.Туган телем – татар теленә тирән мәхәббәт уяткан укытучымның һәрбер дәресе, һәрбер үт...

Чулпан Рафис кызы БАТТАЛОВА,
Питрәч районы Чыты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 16 ел.

Туган телем – татар теленә тирән мәхәббәт уяткан укытучымның һәрбер дәресе, һәрбер үткәргән әдәби чарасы бүгенгедәй күз алдымда. Татар теле дәресен кызыклы итеп үткәрергә бар көчен куя иде. Ә татар әдәбияты дәресендә аның илһамланып сөйләве аша әдәбият дөньясына чума идем. Татар теле һәм әдәбияты укытучымның тирән белемлелеге, зирәклеге, туган теленә карата олы мәхәббәте сокландыра иде мине. Шул соклану, укытучы уяткан туган телгә булган мәхәббәт татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга юл күрсәтте.


Тәүге дәрес. Ничә күз өмет тулы күзләре белән сиңа текәлеп карап утыра. Һәр дәрес баланың танып белүен, кызыксынучанлыгын үстерүгә һәм аның тирән белем алу күнекмәләренә ия булуына булышлык итсен өчен тырышам. Ә инде бу мәсьәләне оештыру үзәген тәшкил итүче өлеше, “укытучы – дәрес – укытучы” бәйләнешен күзаллаудан башлыйм. Чөнки максатларны тормышка ашыруда укытучының методик осталыгы, укучының шәхси сыйфатлары, дәреснең психологик тәэсир итү көче зур роль уйный.


Педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” принцибына нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәрә һәм үсештә барган дөньяда үземә дә өзлексез укырга, профессиональ осталыкны  камилләштерергә, заман  белән бер юлдан атлап барырга кирәклеген аңлап эш итәм, укучыларга төпле белем бирү һәм чын кешеләр итеп тәрбияләү юлларын өйрәнәм. Иҗади эзләнеп, эшләү алымнарын үстереп, белемне тулыландырып барганда гына эшеңдә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкинлеген аңлап, алдынгы укытучыларның  эш тәҗрибәсен өйрәнәм һәм үз практикамда кулланам.


Педагогик эшчәнлегемдәге икенче юнәлешем, “дәрес – укучының зиһенен, рухи байлыгын үстерүче чара” принцибы, чөнки укытучының методик осталыгы тулысынча дәрестә ачыла. Үткәрелгән һәр дәресем укучыларның танып-белү сәләтен үстерүче, рухи байлыкларын арттыручы чара булып торырга тиеш,  дип уйлыйм. Шушы принциптан чыгып эш итү алымнарын, юлларын эзлим.


Иң элек укучыларымның психологиясен, мөмкинлекләрен өйрәнәм, ягъни алгы планга укучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибын куям. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып оештырылган дәрес яки эш төре телгә карата кызыксыну, ярату уята.


Башлангыч һәм урта сыйныфларда укучыларда туган телгә, өйрәнелә торган материаллга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы-уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың фикерләве, эшчәнлеге, активлыгы үсә. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда балаларга төрле башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар, танып-белү характерындагы уеннар тәкъдим итәм.


Укучыларымның белем дәрәҗәләренең төрле булуын искә алып, укытуның индивидуальләштерелгән алымнарына игътибарымны көчәйтәм. Алдан әзерләнгән таратма  материаллардан, тест биремнәрен куллану балага индивидуаль якын килергә зур мөмкинлек бирә.


Дәресләрне мавыктыргыч, балалар тарафыннан көтеп алынган чара булырлык итеп уздырырга тырышам, “дәрес-иҗат җимеше” принцибы белән эш итәм. Стандарт булмаган дәрес формаларын да кулланам. Дәрес-сәяхәт, дәрес-очрашу балаларда өйрәнеләнә торган темаларга карата кызыксыну уята, аларның дөньяга карашын киңәйтә. Дәресләрне җыр, музыка, сынлы сәнгать белән кушып укучыларның эстетик тәрбиясен үстерергә тырышам.


Телне тирән белүче шәхеснең үз-үзен танып-белүе дә югары булырга тиеш. “Уйла. Фикерлә. Эзлән.”  принцибына нигезләнеп,  мөстәкыйль эшләргә өйрәтүгә зур әһәмият бирәм. Аерым темалар буенча рефератлар, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләү, проблемалы ситуацияләргә карата үз фикерләрен яклатып шушы максатыма ирешергә тырышам.


Шулар нәтиҗәсендә  укучыларым фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә актив катнашалар.


Көндәлек мәшәкатьләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә балаларның күңеленә белем орлыгы салу, изге теләкләр, наз өләшү- җиңел эш түгел, әлбәттә. Телебезгә, халкыбызга, җиребезгә, йолаларыбызга игътибар уятып, укучыларда кешелеклелек, әдәплелек, кечелеклелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатыма тугры хезмәт итеп, җиребезнең, телебезнең, халкыбызның, мәдәниятебезнең данын төшерми, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкта, берлектә, гел алга атларга язсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ