Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы: яшь җаннарга Ходай илчесе

Гөлназ Нургали кызы РАИМОВА,Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 16 ел.Укытучы булу теләге кайчан барлыкка килде икән? Курчакларымны тезеп утырты...

Гөлназ Нургали кызы РАИМОВА,
Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы. Эш стажы – 16 ел.

Укытучы булу теләге кайчан барлыкка килде икән? Курчакларымны тезеп утыртып, аларга дәрес биргән вакыттан алыпмы? Юктыр... Алданрактыр, мөгаен. Урамыбыз буйлап матур итеп киенгән укытучыларның мәктәпкә баруларын күргәннән соң туды бугай ул хис миндә. Мичкә ягу, чиләк-көянтә белән су ташу, сыерын көтүгә куу кебек бетмәс-төкәнмәс эшләрен эшләп бетереп, мәктәпкә ашыккан авыл укытучылары. Авыл кешеләре арасында аерылып торалар иде алар.  Айлар буе укучылары белән бергә бәрәңге алып, суган чүбе утап басудан кайтып кермәсәләр дә, укытучы исемен горур йөртерлек гади дә, шул ук вакытта мәртәбәле дә  булдылар алар.


Бернинди икеләнүләрсез укытучы һөнәрен алырга  педагогика институтына юл алдым. Белем нигезләренә ия булганнан бирле авыл мәктәбендә балалар укытам. Бу һөнәрне сайлавыма, авылда калып, авыл мәктәбендә эшләвемә бер мизгелгә генә булса да үкенү хисе булдымы икән? Юктыр мөгаен. Авыр вакытларымда олы тормыш юлына фатыйха биргән укытучыларым миңа һәрчак маяк булдылар. Ә яхшы укытучы булу өчен укытучы булып туарга кирәк икән. Ә авыл укытучысы булу бигрәк тә  зур җаваплылык сорый торган хезмәт.


Замана бездән күпкырлы шәхес булуны таләп итә. Авылдагы мәдәният чараларының уртасында кайнаучы, сайлаулар  вакытында мәгълүмат бирүче, юл кырыйларын чүптән арындыру, җирле хуҗалыкка ярдәм итү кебек эшләрдә башлап йөрүче дә улм- авыл укытучысы. Элекке еллардагы укытучылардан бу яктан әллә ни аерылып тормасак та, үзгәрешләр дә юк түгел. Хәзерге авыл укытучысы – замана белән бергә атлаучы, күп белемнәргә ия булган шәхес. Авыл хуҗалыгының бетмәс-төкәнмәс эшләреннән күбебез азат бүген. Юк, эшләргә иренүдән яки ялкау булуыбыз өчен түгел. Ә авыл хуҗалыгының бик күп чыгымнар соравы аркасында ул. Безнең инде үз һөнәребез буенча белемебезне арттыруга вакытыбыз күбрәк.


Ә вакыт бик күп кирәк. Компьютерда эшләргә өйрәнү, электрон китаплар уку, интернет кулланып дәрескә хәзерләнү авыл укытучысының да көндәлек тормышына  әверелеп бара. Замана белән бергә атларга, һәр яңалыкны өйрәнеп барырга тырышырга кирәк. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төшә барган мәлдә хөкүмәтебез безгә дә йөз белән борылды. Һәрбер укытучыга  ноутбуклар бирү илебезнең цивилизациягә таба ясаган тагын бер адымы. Кәгазь журналларга алмашка килгән электрон журналлар  бик уңайлы һәм эшебезне күпкә җиңеләйтте.  Чирек ахырында отчетларны да бастырып кына алабыз хәзер. Интерактив такталар, видеопроекторлар барлык сыйныф бүлмәләренә дә җитешми, әлбәттә. Шулай да коллегаларыбыз өчен сөенеп йөрибез.


Мин тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытам. Кулдан язылган таблицалар, мөстәкыйль эш эшләтү өчен карточкалар заманасы артта калды. Интернетта дәрес өчен материал бик күп. Дәрестә презентацияләр куллану, анимацияле карталар күрсәтү бик отышлы.  Тарихи фильмнар карау, картиналарга анализ ясау, бөек шәхесләребезнең портретларын күрсәтү дәресне мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Теманы үтеп бетергәч, тест биремнәре эшләтү, ахырдан компьютерның белемнәрне бәяләве укучылар өчен бик кызыклы.


Укытучылар өчен төрле конкурслар оештыру, грантлар уйлап табу да бик отышлы булды. Аларда катнашу авыл укытучысының да хезмәтен дөрес бәяләү өчен зур адым булып тора. Алга таба тырышыбрак эшләргә омтылыш тудыра.


БДИ дип төннәр йокламау, ашаудан калу авыл укытучысының да башыннан үткән нәрсә. Минемчә, БДИ ирекле булырга тиеш. Бала югары уку йортында белем алырга тели икән, үзенә кирәк булачак фәнне сайлап алсын. Математиканы бөтен балага да бирдертү шулай ук дөрес түгел дип саныйм. Чөнки, барлык баланың да математикага сәләте булмаска мөмкин.


Илебез буенча барган авыл мәктәпләренә кагылышлы вәзгыять мине дә бик борчый.  Яшьләр авылда калуга караганда шәһәргә китүне артыграк күрәләр.  Авыллар бетү ягына бара. Бу үз чиратында мәктәпләрнең ябылуына китерә.  Якын тирәбездәге ике мәктәп ябылып, андагы  балалар безнең мәктәптә белем ала башладылар. Яшьләрне авылда калдыру буенча зур эш алып барырга кирәк.  Шунсыз авылларыбызны саклап кала алмаячакбыз.


Замана укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Алга таба да укучыларыбызның уңышларына сөенеп, авылларыбызның үсеп, балалар тавышларыннан гөрләп торуын күрергә язсын безгә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ