Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы заман белән бергә атлый

Зөлфия Ләбиб кызы НӘБИЕВА,Кукмара районы, Зур Сәрдек гимназиясе Аш-Буҗи авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 27 ел. Гомер дигәнең үтә тора, бер-бер артлы сәгатьләр, көннәр,...

Зөлфия Ләбиб кызы НӘБИЕВА,

Кукмара районы, Зур Сәрдек гимназиясе Аш-Буҗи авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы. Эш стажы – 27 ел.


Гомер дигәнең үтә тора, бер-бер артлы сәгатьләр, көннәр, еллар үтә. Уңышлары, кыенлыклары, борчулары һәм шатлыклары белән егерме җиде ел узып та киткән. Тик шулай да тормыш матур һәм ул дәвам итә. Ирексездән К.Сибгатуллинның сүзләрен кабатлыйм: “Дөнья матур, матур итеп гомер итсәң”.


Һәр иртә могҗизалар тулы мәктәбемә юнәләм. Өемнән ерагайган саен, үземнең эчке дөньямның үзгәрүен сизәм: әкренгә барлык шәхси мәшәкатьләрем артта кала, мин укучыларымның җылылык һәм яктылык бөркелеп торган йөзләрен күрергә, һәрберсенә яхшылык һәм ягымлы мөнәсәбәт күрсәтергә ашыгам. Бар нәрсәне белергә омтылучы укучыларым, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер хезмәттәшләрем булу “Тормышымны укытучы һөнәре белән бәйләп дөрес эшләдемме икән?” дигән уйларымны юкка чыгара. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлында армый-талмый хезмәт итү теләге күңелемә канатлар куя.


Элек-электән укытучы хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез.Үзгәрешләр мәктәпне дә урап узмый.


Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы нинди булырга тиеш соң? Башлангыч сыйныф укытучысы да заманнан бер адым да калышмыйча алга атларга тиеш, минемчә. Ул - балалар аласы бик күп белемнәрнең нигез ташын салучы кеше. Нигез нык булганда гына нидер төзергә мөмкин. Безнең төп максат – уйлый белергә, укый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемнәрен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Шушы максатларга ирешү өчен мин һәрвакыт эзләнүдә. Яңа технологияләр аша балаларда ныклы белем һәм күнекмәләр формалаштыру, укыту методларын һәм чараларын камилләштерү, иҗат лабораториясен баету өстендә эш алып барам. Педагогик эшчәнлегемдә татар галиме, язучы, бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең түбәндәге сүзләренә таянып эш итәм: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль шикелле. 2013-2014 нче уку елында федераль дәүләт стандарлары белән белем бирә башладым. ФГОС буенча дәреслекләр дә, укыту методикасы да башкача. Хәзер без генә түгел, ә әти-әниләр дә, башлангыч сыйныфта укучы балаларына ярдәм итү өчен, яңа укыту технологиясен өйрәнәләр. Быелгы уку елыннан Сингапур методикасы килеп керде. Әлеге методиканың уңай яклары күп. Баланың психикасы да, фикерләү сәләте дә исәпкә алына. Шул ук вакытта яңа технологияләрнең тискәре яклары белән дә очрашырга туры килә. Авыл башлангыч мәктәпләренең күбесе заманча техник чаралар белән тәэмин ителмәгән. Шуңа күрә яңа технологияләр кулланып заманча дәрес бирү безгә әле кыенлыклар тудыра.


Башлангыч сыйныф укытучысы югары сыйфатлы белем бирү белән бергә балаларда рухи-әхлакый сыйфатлар да тәрбияләргә тиеш. Заман ничек кенә үзгәрсә дә тормыш кыйммәтләре бер булып кала. Укучыларны әдәпле, әхлаклы кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы. Әлеге гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, без, башлангыч сыйныф укытучылары, көчебезне кызганмаска, армый-талмый эшләргә, һөнәри осталыгыбызны күтәрергә тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ