Укытучы – зур хәрефләр белән язып куярлык Кеше ул
Гөлнәфис Наил кызы СИРАЕВА, Чистай районы Луч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел. Укытучы! Мөгаллим! Мөгаллимә! Ничек кенә әйтелмәсен, ничек кенә яңгырамасын бу исем,...
Гөлнәфис Наил кызы СИРАЕВА, Чистай районы Луч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы – 23 ел.
Укытучы! Мөгаллим! Мөгаллимә! Ничек кенә әйтелмәсен, ничек кенә яңгырамасын бу исем, укытучы дигәч, минем күз алдыма үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче Кеше килеп баса. Әйе, укытучы – зур хәрефләр белән язып куярлык Кеше ул. Укытучының сабырлыгына, түземлелегенә исең китәрлек. Кулына бер тапкыр да каләм тотмаган баланы язарга өйрәтү, хәреф танырга, укырга өйрәтү күп көч һәм сабырлык таләп итә. Синең нәни кулларыңнан тотып язарга өйрәтүче дә - Ул! Язган һәр хәрефең, укыган һәр сүзең өчен шатланучы да – Ул! Тормышта үз юлын тапкан һәр укучысы өчен сөенүче дә – Ул! Үз юлын таба алмыйча адашып йөрүче өчен кайгыручы да – Ул!
Авыл укытучысы! Хәлең ничек соң синең бүген? Заман алып килгән үзгәрешләр белән бергә атлыйсыңмы син дә? Шул үзгәрешләр алдында югалып калмадыңмы?
Әлбәттә, югалып калмадың. Замана җилләре кайсы яктан гына исеп, нинди генә яңалыклар алып килмәсен, авыл укытучысы югалып калмаячак, минем моңа иманым камил. Әллә нинди авыр заманнарда да, авыл укытучысы алгы сафта булган. Авылда үткәрелгән бер генә чара да, бер генә бәйрәм дә анардан башка узмаган бит. Олы апаларыбыз сөйләве буенча, алар колхоз кырында да бил бөккән, агитбригадаларда да йөргән, концерт-спектакльләрдә дә катнашкан, көлен-күмерен дә җыйган. Кыскасы, нинди генә эш кушсалар да, әзер булган. Әллә шуңа күрә микән, авылда укытучының дәрәҗәсе дә югары булган. Хәтта авылның аксакаллары да аның белән аягүрә басып, баш киемен салып исәнләшкән. Балалар аны илаһи бер бөек затка тиңләгәннәр.
Хәзерге авыл укытучысын иң куркытып торган проблемаларның берсе – мәктәпләр ябылу. Оптимизацияләштерәбез дигән сылтау белән, никадәр авыл мәктәпләре ябылды. Шау-гөр килеп эшләп торган урта мәктәпләрне кыскартып, башлангычка калдырдылар. Ә бит мәктәп бетсә, авыл да бетә. Бу турыда хөкүмәт белеп тора, югыйсә. “Авылда яшьләр калмый, эшсезлек, колхозлар тарала”, - дип күпме генә чаң суксак та, нинди генә биек трибуналарга менеп кычкырсак та, мәктәбе булмаган авылның киләчәге юк. Киләчәге булмаган авыл, билгеле, тарала, яшьләр китә. Авыл мәктәбен ябып, бетеп баручы авылның соңгы тамырына балта белән кизәнүләрен аңламый микән әллә бу җитәкчеләр?!
Авыл укытучысы яңа заман белән бергә атлый. Ул компьютерда да, ноутбукта да эшли ала. Интерактив такталар да куркытмый аны. Электрон журнал, электрон көндәлек, социаль челтәрдә теркәлү, аралашу – болар барысы да синең көндәлек эшеңә әйләнеп баралар. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру да синең өчен берни түгел хәзер. Тагын әллә нинди, әллә никадәр яңалыкларга әзер син. Тик мәктәпне генә япмасыннар! Шул уй, шул теләк белән яңа уку елын башлый, шул уй, шул теләк белән тәмамлый авыл укытучысы.
Эчкечелек дигән куркыныч афәт авыл җиренә дә әкренләп кереп бара. Шул чир каршында башын имичә, горур кыяфәттә басып торучы кеше – ул авыл укытучысы. Каршы торучы гына түгел әле, әти-әниләре шул афәткә чумган балаларны яклаучы да, саклаучы да ул. Өендә наз, мәхәббәт күрмәгән эчкече баласы, мәктәпкә килеп, укытучысына серләрен сөйли, эчен бушата, аның, башыннан сыйпап, киңәш бирүен көтә. Ул бала белә: укытучы аңа ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер, синең сереңне дә чәчеп йөрмәячәк ул. Әгәр мәктәп ябылса, бу балалар тормыш баткаклыгына чуммаслар микән? Үз укытучысы кебек аңлаучы булырмы соң аны?
Шундый мең сорау, борчулар белән авыл укытучысы янә эшкә ашыга. Мәктәбендә аны шатлыктан нур чәчеп торучы самими күзләр, шат авазлар, шаяру, көлү тавышлары көтә. Бу авазлар беркайчан да тынмасын иде!
Комментарийлар